муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 303 304 305 ( 306 ) 307 308 309 310 >>
-
Мул уңыш көтелә 18.07.2016

Мәктәп бакчасында быел да помидордан, кәбестәдән мул уңыш көтелә. Укучылар дежур укытучы җитәкчелегендә аларның төпләрен йомшарталар, артык ботаклардан арындыралар, су сибәләр.
-
Мәктәп бакчасында 06.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар бик күп төрле эшләр башкаралар: чүп утыйлар, яшелчәләргә, чәчәклекләргә су сибәләр, мәктәп янын һәрчак тәртиптә тоталар.
-
Хуш, мәктәбем! 27.06.2016

Бүген мәктәптә 9 нчы класс укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы үткәрелде. Мәктәбебезнең 3 укучысы да кулларына өлгергәнлек аттестатлары алдылар.Бәйрәмгә укытучылар, укучыларның әти-әниләре дә килде. Укучыларыбызга исәнлек-саулык, тормышта үз юлларын табуларын телибез.
-
Республиканский флэш-моб по пропаганде здорового образа жизни «Будь здоровым! Танцуй!» 26.06.2016

Члены отряда “Ritm” Республиканского проекта «SaMoSтоятельные дети» провели танцевальный флеш-моб по пропаганде здорового образа жизни «Будь здоровым! Танцуй!». После окончания танцевальной части участники раздали агитационные листовки о проекте.
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2016

21 июнь-"Кояшкай" лагеренда "Золушкалар һәм принцлар" көне. Бүген лагерыбызда кызлар -"Золушкалар", ә малайлар принцлар булып уйнадылар. Ахырдан вальс биеделәр. Лагерьда булган кызыклы вакыйгалар искә төшерелде. Күңелле уеннар уйнатылды. Көннең икенче яртысында лагерьны ябу тантанасы булды. Укучыларыбыз лагерьдан канәгать булып кайтып киттеләр.
-
Кем өлгер? 20.06.2016 20 июнь көне “Кояшкай” балалар лагерында “В поисках клада” исеме астында үтте. Мәктәп территориясенә төрле бүләкләр тутырылган тартма яшерелгән иде, укучылар шуны эзләү белән мәшгуль булдылар. Бу уен барышында укучылар арасында дуслык хисләре тагын да ныгыды, укучыларның үз-үзләрен коллективта тотышлары күзәтелде. Хәзинәле тартманы тапкач, укучыларга бүләкләр өләшенде. Көн төрле уеннар белән дәвам итте.

-
Наркотикларсыз тормыш 20.06.2016

Бүген лагерьда тәрбияләнүчеләр белән "Наркотиклардан башка тормыш" акциясе буенча рәсем конкурсы, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган спорт уеннары оештырылды.
-
Бездә бүген сабантуй! 19.06.2016

Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
Лагерьда бүген балалар САБАН ТУЕ гөрләп үтте. Уеннарның иң кызыклылары әзерләнгән иде: аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, кашык белән су ташу, таяк тарту, шакмак җыю һ.б. Әлбәттә, уен булгач, җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә була. Ә бүләкләр һәр катнашучыга да бирелде. Бәйрәм балаларга бик ошады.
-
Тамчы шоу 18.06.2016 18 июнь көнне “Кояшкай” лагеренда "Тамчы шоу" үткәрелде. "Спортсменнар" һәм "Җиңелмәсләр" командасы көч сынашты. Һәр командага биш турда төрле авырлыктагы сораулар бирелде. "Җиңелмәсләр" командасы 34 балл җыеп "Спортсменнар" командасын җиңделәр. Ахырдан җиңүче командага диплом, катнашкан укучыларга грамоталар, бүләкләр бирелде. Көннең икенче яртысында күңелле уеннар уйналды. Көнебез күңелле үтеп китте.

-
Күңелле поход 17.06.2016 17 июнь көнне “Кояшкай” балалар лагеры укучылары һәм әйдаманнары табигатькә ял итәргә чыктылар. Төрле-төрле күңелле уеннар уйналды, чәчәкләр җыйдылар, соңыннан иң матур букет иясе ачыкланды. Ахырдан үткән көнгә бергәләп анализ ясалды: укучылар походның ошадымы, нәрсәсе белән ошады икәнен әйтеп, үз фикерләрен белдерделәр. Походтан барлык укучылар да бик канәгать калдылар.










