муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Волейбол түгәрәгендә 26.09.2016

Мәктәпнең волейбол командасы районда көчлеләрдән санала. Бу уку елында да укучылар ике төркемгә бүленеп волейбол секциясендә шөгыльләнәләр.Тренерлары - Гарифуллин Г.В.
-
"Тимер юлда сак бул!" 24.09.2016 Сентябрь - куркынычсызлык айлыгы. Шушы айлык кысаларында 24 нче сентябрь көнне 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары "Тимер юлда сак бул!" темасына презентация карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

-
"Профсоюз дәресе" 23.09.2016 ТР Дәүләт Советының 2010 елның 1 декабрендәге карары белән 24 сентябрь, һөнәри бәйрәм буларак, Татарстан Республикасы профсоюзлары көне итеп билгеләнә. Шушы уңайдан Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучылары өчен "Профсоюз дәресе" үткәрелде. Дәрескә 20 елдан артык мәктәпнең профсоюз оешмасын җитәкләгән ветеран укытучы Мингазова Д,Д. чакырылды.Профсоюз оешмаларының тарихы, эшчәнлеге турында укучыларга мәгълүматлар җиткерелде.

-
Хезмәте каты-җимеше татлы. 21.09.2016 Укучыларыбыз җәй буе мәктәп бакчасында тырышып хезмәт куйдылар. Үзләренә кышка җитәрлек азык әзерләделәр. Хәзерге вакытта уңышны җыеп алу дәвам итә.

-
"Елмаюың белән бүлеш" 20.09.2016 «Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар “Елмаюың белән бүлеш!” акциясе үткәрделәр. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, төрле уеннар уйнадылар, елмаюлы смайликлар, буклетлар өләштеләр.

-
Терроризмга каршы мөнәсәбәт - рәсемнәрдә 19.09.2016 6 нчы сыйныф укучылары "Балалар террорга каршы" девизы астында рәсемнәр ясадылар. Укучыларның рәсемнәрендә аларның төп теләкләре чагыла: җиребездә һәрвакыт тынычлык булсын, кеше гомерләре вакытсыз өзелмәсен, күз яшьләренә юл куелмасын!

-
Волейбол ярышы 18.09.2016 Бүген мәктәпнең 2001-2002 нче елгы кызлар командасы белән Арчаның 2 нче номерлы мәктәбенең кызлар командасы арасында волейбол ярышы буенча иптәшләрчә очрашу уздырылды. Ике як команда уенчылары да әлеге ярыштан күңел күтәренкелеге, алдагы ярышларга энергия алды.

-
“Укучының мәдәни көндәлеге” 17.09.2016 16 сентябрьдә мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” н тапшыру чарасы узды. Әлеге чараны башлангыч сыйныф укытучылары бергәләшеп оештырды. “ Укучының мәдәни көндәлеге” проекты Татарстан Республикасы Президенты химаясендә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгәриф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектка 160 000 артык башлангыч сыйныф укучысы катнаша. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итә. Мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән әлеге проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дигән ышаныч бар. Укучыларга бары тик саулык, укуларында уңышлар, матур киләчәк теләп калабыз.

-
“Җир-уртак йортыбыз” 16.09.2016 16 сентябрьдә 7-8 сыйныф укучылары өчен “Җир-уртак йортыбыз” темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән кешенең табигатькә ясаган химик һәм физик зарарлары, экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары, табигатьне саклау җир йөзендәге һәрбер кешенең изге бурычы булуы турында сөйләшенде.

-
"Экстремизму - нет!" 16.09.2016 16 сентября в 5 и 8 классах проведен классный час на тему "Экстремизму - нет!" Дали определение понятию "экстремизм", работали со слайдами, давали письменные ответы на вопросы. В конце провели инструктаж.










