муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
"Елмаюың белән бүлеш" 20.09.2016 «Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар “Елмаюың белән бүлеш!” акциясе үткәрделәр. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, төрле уеннар уйнадылар, елмаюлы смайликлар, буклетлар өләштеләр.

-
Терроризмга каршы мөнәсәбәт - рәсемнәрдә 19.09.2016 6 нчы сыйныф укучылары "Балалар террорга каршы" девизы астында рәсемнәр ясадылар. Укучыларның рәсемнәрендә аларның төп теләкләре чагыла: җиребездә һәрвакыт тынычлык булсын, кеше гомерләре вакытсыз өзелмәсен, күз яшьләренә юл куелмасын!

-
Волейбол ярышы 18.09.2016 Бүген мәктәпнең 2001-2002 нче елгы кызлар командасы белән Арчаның 2 нче номерлы мәктәбенең кызлар командасы арасында волейбол ярышы буенча иптәшләрчә очрашу уздырылды. Ике як команда уенчылары да әлеге ярыштан күңел күтәренкелеге, алдагы ярышларга энергия алды.

-
“Укучының мәдәни көндәлеге” 17.09.2016 16 сентябрьдә мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” н тапшыру чарасы узды. Әлеге чараны башлангыч сыйныф укытучылары бергәләшеп оештырды. “ Укучының мәдәни көндәлеге” проекты Татарстан Республикасы Президенты химаясендә ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгәриф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектка 160 000 артык башлангыч сыйныф укучысы катнаша. Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итә. Мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән әлеге проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дигән ышаныч бар. Укучыларга бары тик саулык, укуларында уңышлар, матур киләчәк теләп калабыз.

-
“Җир-уртак йортыбыз” 16.09.2016 16 сентябрьдә 7-8 сыйныф укучылары өчен “Җир-уртак йортыбыз” темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән кешенең табигатькә ясаган химик һәм физик зарарлары, экологик проблемалар һәм аларны чишү юллары, табигатьне саклау җир йөзендәге һәрбер кешенең изге бурычы булуы турында сөйләшенде.

-
"Экстремизму - нет!" 16.09.2016 16 сентября в 5 и 8 классах проведен классный час на тему "Экстремизму - нет!" Дали определение понятию "экстремизм", работали со слайдами, давали письменные ответы на вопросы. В конце провели инструктаж.

-
Спортлы Татарстан 15.09.2016

Кеше сау-сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы булыр. Шуларны истә тотып, мәктәбебездә төрле спорт-сәламәтләндерү кичәләре даими үткәрелеп килә. Бүген дә “Көзге игелек атнасы” кысаларында “Күңелле стартлар” уздырылды.
Җир шарында һәрбер бала
Булсын таза-сәламәт.
Ә аның нигезендә, әлбәттә,
Тора спорт һәм хезмәт.
-
“Терроризм булмасын! Без тыныч тормыш яклы!” 14.09.2016 Терроризм темасына 4 нче сыйныфта сыйныф сәгате үткәрелде, видеофильмнар каралды, рәсем күргәзмәсе оештырылды. Чөнки хәзерге тормышта һәркем терроризм очраклары белән очрашырга мөмкин. Үзеңне ничек якларга, сәламәтлегеңне, тормышыңны ничек сакларга, туганнарың һәм дусларыңа ничек ярдәм итәргә соң?Сыйныф сәгатендә укучылар белергә тиешле кагыйдәләр өйрәнелде: Көтелмәгән хәлләргә әзер бул! Әгәр заложник булу куркынычы туса: *Үзеңне кулга ал, паникага бирелмә, *физик,мораль, эмоциональ сынауларга әзер бул, *дошманның күзенә карамаска тырыш,үзеңә игътибар җәлеп итмә, *дошманның кушкан эшләрен үтәргә, каршы әйтмәскә, тыныч тавыш белән сөйләшергә, *дошманны истә калдырырга тырыш бу аларны тизрәк тотарга ярдәм итәчәк, *котылачагыңа ышанып бетмәсәң качарга тырышма! Укучылар “Терроризм булмасын! Без тыныч тормыш яклы!” дип кулларын кысыштылар.

-
“ Яхшылык аллеясы” 14.09.2016 Бүген 7 нче сыйныф укучылары “Яхшылык аллеясы” кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирә-ягын чистарттылар.

-
Җанга яхшылык #Татарстан командасы 13.09.2016 Бүген укучылар “Ләйсән” балалар бакчасында кунакта булдылар. Кечкенәләргә уеннар уйнаттылар, концерт номерлары белән чыгышлар ясадылар. Кечкенәләр бик канәгать калдылар.










