муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Бәйрәм белән! 30.09.2016 “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы укучыларыбыз мәктәптә эшләп чыккан ветеран-укытучыларыбызны Өлкәннәр һәм Укытучылар көне белән котладылар, профсоюз оешмасы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле укытучыларыбыз!

-
Рус теленнән старт диагностикасы 30.09.2016 Бүген 5 нче класс укучылары өчен рус теле фәненнән старт диагностикасы үткәрелде.

-
1 октябрь – Өлкәннәр көне. 28.09.2016 Октябрь ае башында илебездә Өлкәннәр көне уздырыла. Бу дата уңаеннан өлкәннәрне котлыйлар, бүләклиләр, искә алалар. Укучыларыбыз да әби-бабайларын бәйрәм белән котларга бүләкләр әзерлиләр.

-
“Интернет челтәрендә куркынычсызлык” 28.09.2016 28 сентябрь көнне мәктәптә “Интернет челтәрендә куркынычсызлык” дип аталган бердәй класстан тыш чара үткәрелде. Чарада 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Информатика һәм ИКТ укытучысы тарафыннан укучыларга интернет челтәре һәм анда безне адым саен сагалап торучы куркыныч ситуацияләр турында файдалы мәгълүмат сөйләнде, кызыклы презентация тәкъдим ителде. Укучылар чарада бик актив катнаштылар, куелган проблемалы сорауларга бергәләп җавап эзләделәр һәм чара ахырында бердәм нәтиҗәгә килделәр: интернет челтәрен һәм компьютерны дөрес куллана белү – бик мөһим!

-
“Юлда күренә торган бул!” 27.09.2016 “Юлда күренә торган бул!” (Стань заметной на дороге») акциясе укучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. 2015 нче елның 1 нче июленнән юл йөрү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде: караңгыда юл аркылы чыкканда яки юл кырыеннан барганда җәяүлеләргә уткайтаргыч элементы булган предметлар булдырырга тәкъдим ителде. Яшәү урыныннан читкә чыккан очракта аның булуы мәҗбүри. Безнең мәктәп укучылары да бу акциягә кушылдылар: һәр укучыда уткайтаргыч элементы булган предмет булдырылды. Юл кагыйдәләрен үтә! Юлда күренә торган бул! Гомереңне сакла!

-
Всероссийский интернет-урок 27.09.2016
Сегодня обучающиеся и учителя школы приняли участие во Всероссийском Интернет-уроке по теме «Профилактика наркомании в образовательной среде». -
Волейбол түгәрәгендә 26.09.2016

Мәктәпнең волейбол командасы районда көчлеләрдән санала. Бу уку елында да укучылар ике төркемгә бүленеп волейбол секциясендә шөгыльләнәләр.Тренерлары - Гарифуллин Г.В.
-
"Тимер юлда сак бул!" 24.09.2016 Сентябрь - куркынычсызлык айлыгы. Шушы айлык кысаларында 24 нче сентябрь көнне 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары "Тимер юлда сак бул!" темасына презентация карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

-
"Профсоюз дәресе" 23.09.2016 ТР Дәүләт Советының 2010 елның 1 декабрендәге карары белән 24 сентябрь, һөнәри бәйрәм буларак, Татарстан Республикасы профсоюзлары көне итеп билгеләнә. Шушы уңайдан Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә 7-8 нче сыйныф укучылары өчен "Профсоюз дәресе" үткәрелде. Дәрескә 20 елдан артык мәктәпнең профсоюз оешмасын җитәкләгән ветеран укытучы Мингазова Д,Д. чакырылды.Профсоюз оешмаларының тарихы, эшчәнлеге турында укучыларга мәгълүматлар җиткерелде.

-
Хезмәте каты-җимеше татлы. 21.09.2016 Укучыларыбыз җәй буе мәктәп бакчасында тырышып хезмәт куйдылар. Үзләренә кышка җитәрлек азык әзерләделәр. Хәзерге вакытта уңышны җыеп алу дәвам итә.










