муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Иртәнге гимнастика 11.10.2016 Мәктәптә дәресләргә кадәр иртәнге гимнастика уздырыла башлады. Вакыты аз булса да, укучылар күнегүләрне теләп башкаралар.

-
Уен-ярыш 10.10.2016 Урамда һәм җәмәгать транспортында үз – үзеңне әдәпле тоту сыйфатларын тәрбияләү максатыннан 2 нче сыйныф укучылары арасында "Четвёртый лишний" уен-ярыш үткәрелде. Уенда укучыларның транспорт чараларын, юл билгеләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен белүләре тикшерелде.

-
Өлкәннәр көненә багышланган концерт 08.10.2016

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Безнең буын аларның һәрберсен хөрмәт итәргә тиеш. 8 нче октябрь көнне авыл мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган концерт булды.
-
Тимурчылык эше 07.10.2016

Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Укучылар әби-бабайларның бакчаларын чистарту, кышка әзерләп калдыру кебек эшләрне башкаралар.
-
Өлкәннәр декадасы 06.10.2016

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында укучылар әби-бабайларга ярдәм итәләр, йорттагы эшләрендә булышалар. 5 нче класс укучылары үзләренең ярдәмнәре турында классташларына да сөйлиләр.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез. Илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз!
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә
Тулып яткан акыл байлыгын?Телим бүген: шуны саклар өченКүбрәк булсын иде саулыгың. -
ГТО 04.10.2016 29 нчы сентябрь көнне мәктәптә барлык укучылар да ГТО нормаларын тапшырдылар. Һәр укучы йөгерү (30 м, 60 м, 1500 м, 2 км ), урыннан торып озынлыкка сикерү, турник, отжимание, 150 г туп ату буенча көчләрен сынады. Укучылар нормативлар тапшыруга җаваплы карадылар. 4 алтын, 5 бронза, 8 көмеш медальгә нормаларны үтәүчеләр бар.

-
Волейбол ярышы 03.10.2016

1 нче октябрь көнне Арча шәһәрендә 2002-2003 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча сайлап алу турниры уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең кызлар командасы уңышлы чыгыш ясады һәм 2 нче урынны яулады. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Агач утырту көне 01.10.2016 “Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Бүген 1 нче, 9 нчы класс укучылары мәктәп территрориясенә агачлар утырттылар, төпләрен йомшарттылар.

-
Өлкәннәргә дан һәм хөрмәт! 01.10.2016 Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. 4 нче сыйныф укучылары да өлкәннәрне хөрмәт итәләр, яраталар. Үзләренең яратуларын алар интервью вакытында исбатладылар: өлкәннәрне ни өчен яратулары турында сөйләделәр һәм аларны хөрмәт итү йөзеннән эшләгән изге гамәлләре турында фикер алыштылар. Ахырдан өлкәннәрне котлар өчен кулдан бүләк ясадылар.










