муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>
-
“Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” 14.11.2016

14 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр “Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!” россиякүләм антинаркотик акциясе старт алды. Мәктәптә әлеге акция буенча чаралар планлаштырылды.
-
Сак булыгыз, бозлавык! 11.11.2016 Һава торышы бернинди закончалыкларга да буйсынмый. Ноябрь башында ук һава торышында үзгәрешләр башланды. Бозлы яңгырлар яву, юлларның бик тайгак булуы җәяүлеләр өчен дә куркынычка әйләнде. Бүген укучыларга кабат елга-күл өсләрендәге боз катламының бик юка икәнлеген искәртелде, юлларда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре тагын бер кабат искә төшерелде.

-
Класс сәгате. "Тәмәке белән бергә тартучы да яна" 10.11.2016 Бүген 6-7 нче класс укучылары белән сәламәтлек сәгате үткәрелде. "Тәмәке белән бергә тартучы да яна" дигән тема астында укучыларга начар гадәтнең кеше организмы өчен зыяны турында аңлатылды. Бу дәрес тискәре гадәтләрдән саклану максатыннан уздырылды.

-
II Международная научно-практическая конференция 09.11.2016 9 ноября в Арском педагогическом колледже имени Габдуллы Тукая прошла II Международная научно-практическая конференция "Национально-культурный компонент в контексте духовно - нравственного воспитания". В ней участвовала и наша учительница русского языка и литературы Зайнуллина Фильсина Габдулхаевна с докладом на тему: "Духовно-нравственная составляющая процесса обучения и воспитания в образовательных организациях".

-
Котлыйбыз! 08.11.2016

9 нчы класс укучысы Садриева А. "Йолдызлык-2016" дип аталган 17 нче Бөтенроссия олимпиадасының "Флора һәм фауна" номинациясендә катнашып республика этабында 2 нче урынны алды. (Укытучысы - Сафина Н.Г.) Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Юлларда сак булыйк! 07.11.2016

Бүгеннән мәктәпләрдә 2 нче чирек башланды. Кышкы чорда юлда йөргәндә укучыларга аеруча сак булырга кирәк. Бүген алар белән юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, юлларда йөргәндә сак булу турында кабат сөйләшүләр уздырылды.
-
Казан шәһәренә экскурсия 03.11.2016

Бүген 8-9 нчы класс укучылары Казан шәһәренә бардылар. Алар музейларда, шәһәрнең истәлекле урыннарында булдылар. Сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Имтиханнарга әзерлек 01.11.2016

Каникул көннәрендә 9 нчы класс укучылары өчен имтиханнарга әзерлек эше алып барыла.
-
Көзге каникуллар 31.10.2016

Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды. Укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан аларга һәм әти-әниләренә куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде, имзалар куйдыртылды. Шулай ук классларда интернеттан файдаланганда сак булырга кирәклеге турында әңгәмәләр уздырылды.
-
Уңыш бәйрәме 28.10.2016 Уңыш бәйрәме - көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм. Ул татар халкының Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру,татар халык уеннарын пропагандалау, игенче хезмәтенә дан җырлау максаты белән уздырыла. 1-6 нчы класс укучылары әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр, бүген үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр.










