муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 ( 298 ) 299 300 >>
-
Ата-аналар җыелышы 25.11.2016

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булып үтте. Әниләр көне уңаеннан укучылар әниләренә иң матур шигырьләрен, җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Әти-әниләр белән очрашуга Арча шәһәренең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспекторы Зәйнуллин И.Җ., участок уполномоченные Йосыпов И.Н., фельдшер Хәсәнова Ә.килгән иде. Алар әти-әниләргә киңәшләр бирделәр, балаларның язмышы, сәламәтлеге өчен җаваплы булырга чакырдылар. Соңыннан чирек нәтиҗәләре, укучыларның уңышлары белән укыту эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Н.Т. таныштырды. Балаларның психикасына йогынты ясаучы тискәре гадәтләр турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Садриева Н.З. чыгышы тыңланды.Мәктәп директоры Хәбибуллин Ф.М. укучыларның дәрес хәзерләүдәге җитешсезлекләрен ассызыклады, әти-әниләрне балаларның укуына, үз-үзләрен тотышына тагын да игътибарлырак булырга чакырды.
-
“Сүзлекләр – безнең ярдәмчеләребез" 24.11.2016

4 нче сыйныфта «Сүзлекләр көне” уңаеннан “Шундый төрле, төрле сүзлекләр” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар презентация генә карап калмадылар, төрле сүзлекләр белән таныштылар, алардан файдаланып карадылар. “Сүзлекләр – безнең ярдәмчеләребез. Алардан файдаланырга кирәк,” – дигән нәтиҗә ясадылар.
-
"Тормышың өчен үзең җаваплы!" 23.11.2016

Наркоманиягә каршы көрәш акциясе кысаларында 2-3 нче сыйныф укучылары белән "Тормышың өчен үзең җаваплы!" темасына сөйләшү үтте. Укучылар белән зарарлы гадәтләрдән саклану, җәмгыятьтә үзеңне тоту нормалары турында сөйләшенде һәм укучылар фильмнар карадылар.
-
Жизнь без наркотиков! 22.11.2016

22 ноября в рамках акции "Сообщи, где торгуют смертью!" учащиеся 8 класса сделали экспозицию из собственных рисунков. Каждый защищал свою работу, пытался раскрыть тему, идею.
- Инглиз теленнән диагностик тест 22.11.2016 Бүген 4 нче,6 нчы,8 нче класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр.
-
Әниләр көненә әзерлек
21.11.2016
Тиздән Әниләр бәйрәме җитә. Әни! Әнием! Бу сүзләргә никадәр ярату, хөрмәт хисләре салынган. Ул безне тудырган, күпме йокысыз төннәр уздырган, сөеп-иркәләп үстергән. Ул һәрчак безнең янәшәбездә. Авырлыклар булса, ярдәмгә иңен куя, шатлыгыбызга сөенә. 2 нче сыйныф укучылары әниләр көненә әзерлек эшләрен башлап җибәрде: укучылар әниләренең рәсемен ясады, гаиләләре турында шигырьләр иҗат итте, күмәкләшеп символик букет әзерләде.
Елмайса йөзеннән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен!!!
- “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” 18.11.2016 Бүгенге көндә гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре белән кызыксыну, буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр турында күзаллауларны киңәйтү, үз гаиләң белән горурлану киң колач алды. Нәсел тамырларыңны барлау – яшь буынны әхлаклы, иманлы, мәгърифәтле итеп тәрбияләүгә ярдәм итә. Шәҗәрәне белү балаларда туган илгә, туган җиргә, телгә, дингә, милләткә мәхәббәт; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп тора. Шул максаттан 4 нче сыйныфта “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар әти-әниләре ярдәме белән шәҗәрә агачы ясадылар.
- “Нәрсә ул яхшы,нәрсә ул начар?” 17.11.2016 1 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мөхәмәдиева Н.З. белән берлектә “Нәрсә ул яхшы,нәрсә ул начар?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр, шигырьләр укыдылар, рәсемнәр ясадылар.
-
“Наркомания-кешелекнең дошманы”
16.11.2016
Наркомания-иң начар чир. Кеше нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалган бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту. Буген 6-7 класс укучылары арасында “Наркомания-кешелекнең дошманы” темасына тренинг үткәрелде.
Гомер дәфтәреңнең ап-ак битен
Син кара тап белән буяма.
Үтсен гомерең үрнәк гомер булып,
Начар гадәтләргә карама.
-
Региональная конференция
15.11.2016
10 ноября ученица 8 класса Султанова Камиля участвовала в Региональной конференции в Институте филологии и искусств КФУ. Выступала по теме "Проблемы русского национального языка". Научный руководитель: Зайнуллина Фильсина Габдулхаевна.









