муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Шашка ярышлары 29.03.2019

25 нче март көнне Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә 2 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Шәхси беренчелектә Шагниев Р. 3 нче, Яруллин Р. 4 нче урыннарны яулады. Ә мәктәп командасы 1 нче урында. Тренер – Лотфуллин М.Л. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Арча ягы-данлы Тукай ягы" 28.03.2019

26 март көнне Арча сәнгать мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 елга багышланган "Арча ягы-данлы Тукай ягы" дип исемләнгән XIV республика конкурс-фестивале булды. Бу конкурста безнең мәктәптән дә 3 укучы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады: Гайнуллина Зилә - 2 дәрәҗә лауреат (укытучысы Валиуллина В.В.), Мингазов Самат-1 дәрәжә лауреат, Мингазов Ильяс-2 дәрәжә лауреат (укытучылары Гайнуллин Б.М.).Котлыйбыз!
-
Шигырь укучылар конкурсы 26.03.2019

26 нчы март көнне Арчаның 3 нче мәктәбе базасында башлангыч класс укучыларының "Разукрасим мир стихами" дигән темага шигырь конкурсы узды. Безнең мәктәптән Бикбаев Ильяс (1 кл.), Мингазов Ильяс (3 кл.), Гайнуллина Зөләйха (4 кл.) уңышлы чыгыш ясадылар. Аларны котлыйбыз!!!
-
Чаңгы ярышы 25.03.2019

Арчада чаңгы сезоны уңаеннан уздырылган чаңгы ярышында мәктәп командасы актив катнашты һәм призлы 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә призлы урыннар күп. Алар - Бакирова Инзилә (3 кл.) - 1 урын, Гыйләҗев Азат (5 кл.) - 2 урын, Гатауллин Радик (6 кл.)-3 урын, Бакирова Диләрә(8 кл.) - 3 урын, Яруллин Дәниф (8 кл.) -3 урын. Тренер - Мингазов М.В. Афәрин, укучылар!
-
Суда куркынычсызлык 22.03.2019

Бүген Сарай –Чокырча башлангыч мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр буенча учреждениенең Арчадагы вәкиле Лесенко А.П. катнашында “Язгы чорда суда куркынычсызлык” темасы астында тәрбия сәгате үтте. Ул “Буду бдительным на льду и на воде” Республика рәсем конкурсында катнашкан укучыларыбызга Сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларны яз көне су буйларында, урамда очрарга мөмкин булган куркыныч хәлләр турында кисәтте.
-
Профориентация 21.03.2019

Бүген Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары укучылар белән очрашуга килде. Алар көллияткә укырга керү шартлары, алырга мөмкин булган белгечлекләр белән таныштырдылар, презентация аша уку йортына виртуаль экскурсия ясадылар.
-
"Иң матур кош оясы" конкурсы 19.03.2019

Укучылар арасында "Иң матур сыерчык оясы" конкурсы игълан ителгән иде. Бик күп укучылар әтиләре белән тырышып сыерчык оялары ясадылар. Иң матур сыерчык оясы ясаган 6 нчы класс укучысы Шәфигуллин Әмирнең эше район буенча уздырылучы конкурста катнашачак.
-
Чаңгы ярышы җиңүчеләре 18.03.2019

Бүген иртәнге линейкада мәктәп күләмендә уздырылган чаңгы ярышы җиңүчеләре бүләкләнде, грамоталар тапшырылды.
-
Дөрес туклану-озак яшәүнең нигезе 18.03.2019

Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. 8 класста Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе" дигән темага сыйныф сәгате үтте. Укучылар анкета сорауларына җавап биреп үзләренең дөрес туклану күләмен ачыкладылар, Күп сорауларга җаваплар таптылар.
-
Конкурс чтецов "Живая классика" 16.03.2019
15 марта в МБОУ «АСОШ №2» прошел районный этап Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика». В конкурсе участвовал из нашей школы Зайнетдинов Ильмир. (9 класс, учитель Г.Н.Гимадиева). По решению жюри, Ильмир награжден Дипломом за участие. Поздравляем!









