муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Яздан аерып булмый Тукайны! 26.04.2019
Бу дөньялыкта бары 27 ел яшәп, халык җанына әверелгән Тукайның рухы – бүген дә безне иманга, туган телгә дәшә, моң, әдәп, әхлакка чакыра. Аның үлемсез иҗат җимешләре, вакыт сынавына бирешмичә, һаман сокландыргыч төстә җемелдиләр, уйландыралар.Бишектә тирбәтелгән нәни баладан, чал гасыр тиңдәшләренә кадәр аның әсәрләрен үз итәләр, яраталар. Г. Тукай татар әдәбиятында беренче буларак, балалар аңларлык җиңел һәм матур телдә шигырьләр, мәсәлләр яза. Бу әсәрләре белән балаларда кешелек сыйфатлары тәрбияләүне бурыч итеп куя. Тукай балаларны хезмәт сөюче, тырыш кешеләр булырга өнди. Бу көннәрдә безнең мәктәп укучылары да Тукай рухы белән илһамланып яши. Бүген "Яздан аерып булмый Тукайны" музыкаль әдәби кичә һәм Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку конкурсы үтте. -
Син бит, шагыйрь, татар халкы өчен Яшәү дәреслеге язган зат! 25.04.2019
Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң зурысы. Еллар узган саен бу исем ешрак телгә алына. Тукай шәхесе елдан – ел калкурак күренә. Татар халкының даһи улына якты дөньяда озак яшәү насыйп булмый. Әмма ул башкарган эшләр гасырларга тиң. Димәк, Тукай яши, Тукай – үлемсез.26 нчы апрель көнне 5- 6 нчы сыйныф укучылары катнашында, Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен уздырылды. -
Фестиваль-конкурс школьных театральных коллективов 24.04.2019

24 апреля на базе МБОУ "АГ №5" прошел муниципальный этап республиканского фестиваля-конкурса школьных театральных коллективов на иностранных языках, конкурса стихов и песен на английском языке. Ученица 9 класса нашей школы Гайнуллина Зиля успешно выступила со стихотворением "Music" на английском языке.
-
Милли ризык - табын күрке 23.04.2019

Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кул эшләренә, җырга-биюгә бик сәләтле булу белән бергә, аш-суга да оста булганнар, тәмле ризыклар пешергәннәр. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Бүгенге кичәдә без татар халкының милли ашларына дан җырладык. Авылыбызның абыстае Дамира апа укучыларга икмәкне иң кадерле ризык булуы турында сөйләде, өстәлебездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда гына яшәүнең ямьле булуын төшендерде. Әйе, без милли ризыкларыбызны кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез.
-
Республикакүләм экологик олимпиада 22.04.2019

5 нче класс укучысы Гарифуллин Галим республика экологик олимпиадасының читтән торып уздырылган I турыннан үтеп, II турда катнашу хокукына ия булды. Бу бәйгегә республикабызның төрле төбәкләреннән иң көчле укучылар җыелган иде. Алар биредә үзләренең белемнәрен тагын бер кабат сынадылар, тест һәм практик эш башкардылар. Галимне әлеге олимпиадада уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!
-
"Балаларны яклау көне" уңаеннан волейбол ярышлары 22.04.2019

"Балаларны яклау көне" уңаеннан узган атнада класслар арасында волейбол ярышлары уздырыла башлады. Укучылар бик теләп әлеге ярышларда уйныйлар. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.
-
Өмәдә 20.04.2019

Бүген мәктәбебезнең укучылары, укытучылары һәм барлык хезмәткәрләр күмәк рәвештә өмәдә катнаштылар. Зур көч белән мәктәп территориясе, тирә-юнь чүптән арындырылды. Өмәдә һәркем тырышып эшләде.
-
Язгы табигатькә экскурсия 19.04.2019

Елның дүрт фасылын да күрәбез без туган ягыбызда. Менә хәзер табигатьтә яз. Инде гөрләвекләрен агызырга да өлгерде. Тиздән ул бөтен җирне яшеллеккә күмәр. Табигать бизәкләре – кошлар, туган җиребезне сагынып җылы яклардан кайтып җиттеләр. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары язгы табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигать уянган ел фасылын һәм аккошларны күзәттеләр.
-
Всероссийское мероприятие «Урок цифры» по теме «Управление проектами» 19.04.2019
19 апреля прошло Всероссийское мероприятие «Урок цифры» по теме «Управление проектами».«Урок цифры» — по-настоящему важная инициатива для школьников всех возрастов, где они в игровой форме знакомятся с основами программирования и цифровыми технологиями. Ученики 6 класса посмотрели видеоролик и задали интересующие вопросы. -
"Без - Тукай варислары" конкурсы 19.04.2019

Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, 2019 нчы елның 18 нче апрелендә Арча муниципаль районы В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» базасында «Без – Тукай варислары» исемендәге шигырь укучылар конкурсы үтте. Анда мәктәбебездән 4 нче класс укучысы Бикбаева Айзилә катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. (Укытучысы - Мингазова Ч.М.)









