муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Лагерьда 7 нче көн 07.06.2019

Бүген укучылар арасында "Минем гаиләм" темасына рәсемнәр ясау конкурсы үтте. Ә аннары алар авыл читендәге соры челәннәр колониясенә экскурсиягә бардылар.
-
Күңелле уеннар 06.06.2019
Лагерьда 6 нчы көн. Бугенге көн тәртибендә концелярия уеннары тора. Балалар 2 командага бүленеп көчләрен сынаштылар. "Кем иң озын чылбыр ясый?", "Кем ручкаларны тизрәк җыя?", "Кем тасманы дөрес үлчи?" кебек уеннар уйнадылар. -
Походта 05.06.2019

Лагерьда 5 нче көн. Бүген без походта. Туган якнын гүзәллеген күзәттек, төрле уеннар уйнадык. Соңыннан шифалы дару үләннәре җыеп алып кайттык.
-
Лагерьда 4нче көн 04.06.2019

Лагерыбызда бүген " Сәламәтлек көне" иде. Шул унайдан балалар комик футбол уйнады. Уйнап арганнан соң ике командага бүленеп "Устами младенца" викторинасында катнаштылар. "Тапкырлар" командасы җиңү яулады.
-
" Әкияттә кунакта" көне. 03.06.2019

Лагеребызда бүген " Әкияттә кунакта" көне. Көнебез бик тыгыз үтеп китте. Балалар белән бергәләшеп Югары Курса авылында урнашкан Габденнасыйр Курсави һәйкәленә сәяхәт кылдык.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл. 02.06.2019

"Кояшкай" лагере эшен дәвам итә. Балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере ачылды 01.06.2019

1 июнь - Балаларны яклау көнендә "Кояшкай" исемле мәктәп яны лагере эшли башлады. Укучылар группаларга бүленделәр, асфальтта үзләре теләгән рәсемнәрне ясадылар.
-
Спорт бәйрәме 30.05.2019

Балаларны сәламәт, көчле, акыллы итеп үстерү - һәр мәктәпнең бурычы. 1 нче июнь - балаларны яклау көне уңаеннан мәктәп стадионында спорт уеннары оештырылды. Ярышларда актив катнашып җиңгән укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
"Мәктәпнең иң көчле спортчысы" 29.05.2019

Уку елы төгәлләнде. Ел буена спорт ярышларында актив катнашкан, призлы урыннар яулаган укучыларның уңышларын санар вакыт җитте. Менә алар - мәктәпнең иң көчле спортчылары - 6 нчы класс укучысы Гатауллин Радик һәм 8 нче класс укучысы Бакирова Диләрә. Радик ел буена 25 грамота һәм медаль яуласа, Диләрәнеке -16. Афәрин, укучылар! Киләсе елда да сезгә уңышлар гына насыйп булсын!
-
Экскурсиядә 28.05.2019

Әйләнә-тирә белән танышу, андагы гүзәллекне, терек һәм терек булмаган табигатьне күзәтү максатыннан бу көннәрдә мәктәбебез укучылары экскурсиягә чыктылар.









