муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 ( 247 ) 248 249 250 >>
-
15 март – Изге эшләр көне 15.03.2019
Ел саен март уртасында «Изге эшләр көне» акциясе уздырыла. Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә укучылар игелекле гамәлләр кылу, изге эшләр башкару, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булу турында йөкләмә алдылар. Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар истәлегенә куелган обелиск янын кардан чистарттылар.Изге эшләргә һәрчак урын бар. -
Профориентация 14.03.2019

Һәр ел саен мәктәбебездә Арча агросәнәгать көллияте вәкилләре 9 сыйныф укучылары белән очрашу уздыралар. Бүген дә алар укучылар белән очрашып, көллият хакында файдалы мәгълүматлар бирделәр, көллият әзерли торган белгечлекләр, керү тәртибе, яшәү шартлары белән таныштырдылар. Укучылар әлеге очрашуда үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
"Без бергә" фестивале 13.03.2019

Мәктәптә республикакүләм уздырылучы "Без бергә" фестиваленең мәктәп туры үтте. Укучылар төрле номинацияләрдә үзләрен сынап карадылар. Аларның район турында уңышлы чыгыш ясауларын телибез.Уңышлар!
-
Созвездие-Йолдызлык 11.03.2019

Мәктәбебезнең сандугачы, 4 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим "Арча йолдызлары-2019" фестивалендә катнашып, уңышлы чыгыш ясады һәм лауреат дипломына лаек булды. (Җитәкчесе - Гайнуллин Б.М.) Афәрин, Кәрим! Сиңа алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2019

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
-
Бәйрәм белән, әнием! 07.03.2019

Бүген 1-3 нче класс укучыларының әниләре бәйрәм кичәсендә катнашты. Укучылар газиз кешеләренә үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк иттеләр, укытучылары белән бергәләп күңелле ял оештырдылар.
-
“Гаилә бәхете-балада” 06.03.2019
Ана күңелен аңлап булмый, диләр,Аңлап була, күңелең теләсә.Алар безгә изге фатыйхасын,Күңел көткән моңын өләшә.Мең кисәккә бүлә бер йөрәген,Ә үзендә соңгы кисәге.Анысы да шулай өзелеп тибә:“Балам, кеше булып үс әле”.Бүген мәктәбебездә 5-9 нчы сыйныф кызлары һәм аларның әниләре белән “Гаилә бәхете-балада” исеме астында күңелле кичә узды. -
Биология, география, химия атналыгы 04.03.2019

Мәктәбебездә биология, география, химия атналыгы башланып китте. Линейкада укучылар атналыкның планы белән таныштылар, конкурс биремнәре алдылар.
-
1 март – Халыкара гражданнар оборонасы көне 01.03.2019
1972 нче елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. Бу көн Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне буларак 1994 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре, ачык дәрес, эвакуацион тренировка уздырылды. -
Всероссийское образовательное мероприятие «Урок цифры» по теме «Искусственный интеллект и машинное обучение» 28.02.2019
28 февраля прошло Всероссийское образовательное мероприятие «Урок цифры» по теме «Искусственный интеллект и машинное обучение».«Урок цифры» — по-настоящему важная инициатива для школьников всех возрастов, где они в игровой форме знакомятся с основами программирования и цифровыми технологиями. Ученики 7 класса посмотрели видеоролик и выполнили работу на компьютере.









