муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг 08.05.2019

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан бүген укучыларыбыз "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, тантаналы рәвештә авыл уртасындагы һәйкәл янына килделәр. Биредә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары өчен әдәби-музыкаль кичә үткәрелде, сугыштан кайтмый калганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Митингка килгән кунаклар ветераннарны бәйрәм белән котладылар, илебез күгенең һәрчак аяз, тыныч булуын теләделәр. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте.
-
Бөек Җиңүгә – 74 ел 07.05.2019

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Сарай-Чокырча авылында һәйкәлгә венок салынды, тантаналы митинг үтте. Башлангыч мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын котлап чыгыш ясадылар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Всероссийская акция «Перерыв на кино». 06.05.2019

Была проведена акция «Перерыв на кино». Учащиеся смотрели кино о Великой Отечественной Войне. Делились своими впечатлениями. Они сочувствовали детям, пережившую войну. Понимали, какой ценой добились победы наши дедушки и бабушки. И мы благодарны им за то что, они подарили нам свободу и жизнь.
-
"Ветеранны котла!" акциясе 04.05.2019

9 нчы Май - Җиңү көне якынлаша. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Исән калган ветераннар, тыл батырлары әлеге елларның тере шаһите. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
-
Акция"Чемодан памяти"/"Хәтер чемоданы "акциясе 30.04.2019
В преддверии Великого праздника - «Дня Победы» в нашей школе была проведена акция «Чемодан Памяти». Цель акции - приобщение школьников к изучению традиций и истории защиты Отечества на примере своей семьи. Акция «Чемодан Памяти», это память о великом подвиге нашего народа должна жить в каждой семье и в каждом новом поколении. Мы должны помнить, должны гордиться подвигом своих дедов и прадедов! -
“Татарстан – туган йортыбыз” укучылар фәнни-гамәли конференциясе 29.04.2019

29 апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге III районара, VII мәктәпкүләм “Татарстан – туган йортыбыз” укучылар фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Укучыларның эшен Арча районының күренекле шәхесләре, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, ветеран-укытучылар, педагоглардан торган жюри бәяләде. Конференциядә мәктәбебез укучылары да актив катнашты. “ТАССР үсешендә безнең төбәкнең керткән өлеше: колхоз, авыл, мәктәп, төрле оешмалар тарихы, шушы чорның күренекле якташларыбыз” юнәлешендә уңышлы чыгыш ясап, Хәмзин Ришат (9 кл.) 1 нче урынга, (Җитәкчеләре – Садриева Н.З., Шәфигуллин Н.Ф.), “ТАССР ның күренекле шәхесләре: 1920-1990 еллар аралыгында ТАССР үсешендә өлеш керткән күренекле , төрле өлкәдә эшләгән аерым шәхесләр” юнәлешендә Гайнуллина Зилә (8 кл.) 3 нче урынга, (Җитәкчесе – Гыймадиева Г.Н.), “ТАССР тарих битләрендә. ТАССР оешу тарихы, 19 20-1990 еллар аралыгында ТАССР үсешендә булган аерым тарихи вакыйгалар” юнәлеше буенча уңышлы чыгыш ясап, Хәйретдинова Илүзә (6 кл) лауреат исеменә (Җитәкчесе – Фәйзуллина Л.И.) лаек булды. Афәрин!!!
-
Котлыйбыз!!! 28.04.2019

27 нче апрель көнне Арчада 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында волейбол ярышы узды. Мәктәп командасы әлеге ярышта 1 нче урынны яулады. (Тренерлар – Насыйбуллина А.Ф., Мингазов М.В.) Котлыйбыз!!!
-
Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе 28.04.2019

28 апрель көнне Арча мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйгедә 5 нче класс укучысы Мингазов Самат Гран-прига лаек булды. (Җитәкчесе – Гайнуллин Б.М.) Саматка алдагы конкурсларда да иҗади уңышлар телибез!
-
Агач утырту көне 27.04.2019

Экологик айлык барышында бүген укучылар мәктәп тирәсен, бакчаны тәртипкә китерделәр, агач утырту акциясендә катнаштылар.
-
Тукай иҗаты буйлап сәяхәт 26.04.2019

26 апрель көнне Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбе укучылары өчен авыл китапханәсе хезмәткәре Гайнуллина А. әдәби уен оештырды. Балалар “Тукай иҗаты буйлап” кызыклы “сәфәргә” чыктылар. Укучылар үзләренең иң яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Ә сәяхәтнең иң соңында, бик теләп “Кәҗә белән сарык” әкиятен карадылар.









