муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Атналыкка нәтиҗә 26.02.2019

Бүген сәнгать һәм технология атналыгына нәтиҗә ясалды, яярышларда җиңүче классларга һәм укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Мөрәле авылында чаңгы ярышы 25.02.2019

23 нче февраль көнне Мөрәле авылында Арча мөхтәсибәте беренчелегенә чаңгы ярышы уздырылды. Әлеге ярышта мәктәбебез чаңгычылары да актив катнашты. Яруллин Д., Закирҗанов Ә., Бакирова Д., Зәйнетдинова Э., Гатауллин Р., Бакирова И., Минһаҗев И. составындагы команда әлеге ярышта уңышлы чыгыш ясады һәм 2 нче урынны яулады, грамота һәм кубок белән бүләкләнде. Чаңгычыларны һәм аларның тренерлары Минһаҗев М.В. чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!
-
“Матурлыкка бер адым” 25.02.2019

5-8 нче сыйныф укучылары арасында сынлы сәнгать һәм технология фәннәре буенча “Матурлыкка бер адым” исеме астында уен-ярыш узды. Укучылар төрле картиналар буенча сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Соңыннан уенга нәтиҗә ясалды һәм бүләкләр тапшырылды.
-
VI халыкара вокалистлар конкурсы 24.02.2019

23 февраль көнне Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында РФ һәм РТ ның халык артисты, профессор Винера Ганиева җитәкчелегендәге VI халыкара вокалистлар конкурсы үтте. 4 нче сыйныф укучысы Закирҗанов Кәрим, уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Кәримне һәм аның укытучысы Булат Марселевичны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 23.02.2019
Кадерле ир-егетләр! Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Бүгенге матур бәйрәмегез мөбарәк булсын!!! -
"Әти һәм мин" - күңелле очрашу. 22.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 1-3 нче класс укучылары әтиләрен чакырып, аларны бәйрәм белән котладылар, үзләренең матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр, кулдан эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Соңыннан спортзалда әтиләр белән берлектә күңелле уеннар оештырылды. Әлеге ярыш бик күтәренке рухта барды. Бәйрәмгә килүче һәрбер әти ярышта теләп катнашты. Әлеге күңелле кичәне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
21 нче февраль - Туган тел көне 21.02.2019

21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Туган тел көне уңаеннан бүген мәктәптә "Туган телем" исемле кичә үтте. Ул күмәк рәвештә "Туган тел" җырын җырлау белән төгәлләнде.
-
"Ягез әле, малайлар!" бәйгесе 21.02.2019
1918 елның 23 февралендә Кызыл армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп еллар буе бу көн- Кызыл Армия көне , Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелде. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне дип атала.Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышлап , 1-5 нче сыйныф малайлары арасында “ Ягез әле, малайлар!” бәйгесе үткәрдек.Безнең малайлар да булачак солдатлар бит. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз. Тырышып укуларын, батыр, көчле, чын-ир егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп , илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз.Бәйрәм белән, укучы һәм укытучы ир-егетләребез! -
"Тылсымлы пластилин" 20.02.2019

Хезмәт һәм сәнгать атналыгы кысаларында 1-8 сыйныф укучылары арасында “Күңелле бизәлеш” һәм “Тылсымлы пластилин” конкурслары үткәрелде. Укучыларның эшләре бәяләнде. Укучылар конкурсларда бик теләп катнаштылар.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 20.02.2019

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан укучылар рәсем дәресләрендә әлеге темага рәсемнәр ясадылар. аларның эшләреннән күргәзмәләр дә оештырылды.









