Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Хезмәт һәм ял лагеры
08.06.2018
Мәктәп тирә-ягын тәртипкә китерү,чүпләрне чистарту.
-
Лагерьда "Һөнәрләр илендә" көне 07.06.2018

Дүртенче көн. Бүгенге көн “ Һөнәрләр илендә“ дип аталды. Иртәнге аштан соң отрядларда һөнәрләр буенча тәрбия сәгатьләре үтте.Балалар районыбызның күренекле һөнәр ияләре белән таныштылар. Саф һавада яңа уеннар өйрәнделәр. Көннең икенче яртысында патриотик темага асфальтта рәсемнәр ясадылар.
-
Табигать кочагында
07.06.2018
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләрне тәмамлагач балалар белән урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында тәрбиячеләр файдалы беседа үткәрделәр.
Иң күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чвагында:
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны пычыратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз,
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
-
Хезмәт һәм ял лагеры 06.06.2018

Бүгенге көнебезне көндәлек планерка белән башлап җибәрдек һәм иртәнге зарядкага җыйналдык.Аннан соң тәмле иртәнеге аш белән сыйландык.Тәмле аштан соң эшне мәктәп яны бакчасында дәвам иттек. Көннең икенче яртысында мәктәбебез медсестрасы белән очрашу булды.ул балалар белән бик файдалы әңгәмә үткәрде һәм балаларның антропометрик күрсәткечләрен билгеләп алды. Көн бик файдалы үтте.
-
Бүгенге көн“Батырларга дан!” дип исемләнде. 06.06.2018

Бүген лагерьның өченче көне . Бүгенге көн“Батырларга дан!” дип исемләнде. Зарарлы гадәтләргә урын юк!” дигән исемдә тәрбия сәгате булды. Рус халык язучысы А.С.Пушкинның туган көнедә искә алу кичәсе булды. Презентацияләр карап,әкиятләрен искә төшереп алдылар. Көннең икенче яртысында саф һавада төрледән-төрле уеннар уйнадылар.
-
Хезмәт һәм ял лагеры
05.06.2018
Мәктәп бакчасын тәртипкә китерү
-
“Без тынычлык телибез!” 05.06.2018

Бүген лагерьның икенче көне .Патриотик тәрбия бирү атнасы кысаларында лагерыбызда бүгенге көн“Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән иде. Патриотик темага презентация карадык. .“Бөек -Җиңүгә 73 ел”дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрдек. Рәсемнәр выставкасы ясадык. Көннең икенче яртысында Балаларны яклау көненә карата мәктәпнең актлар залында зур концерт куйдык. Көнебез бик тыгыз һәм күңелле булды.
-
Хезмәт һәм ял лагерын башлап җибәрдек
04.06.2018
Аллага тапшырып хезмәт һәм ял лагерын башлап җибәрдек. Бүгенге көн куркынычсызлык кагыйдәләр искә төшерүдән башланды,балаларга куллар куйдыртылды.Иртәнге аштан соң балалар белән бергәләп мәктәп яны бакчасында хезмәт куйдык.Төшке аш ашагач балалар белән "Эйдә таныш булыйк "исемле чара үткәрдек.Көн бик файдалы һәм кызыклы үтте.
-
“Исәнме, лагерь, без килдек!” 04.06.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә балаларның "Күбәләкләр"дип исемләнгән мәктәп яны җәйге лагере ачылды. Балаларыбызның җәйге ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыруга безнең мәктәптә зур әһәмият бирелә. 4 нче июньнән 24 нче июньгә кадәр мәктәптә 50 балага исәпләнгән көндезге лагерь эшен башлап җибәрде. Лагерьның беренче көненнән үк балалар Габдулла Тукай музеенда экскурсиядә булдылар. Габдулла Тукай йөргән сукмаклардан атладылар. Музей экспонатларын кызыксынып карадылар. Балалар экскурсиядән алган кичерешләрен киләчәктә дә онытмаслар. Сәяхәтне оештырган мәктәбебез директоры Шаймарданова Р.Г.га укучылар исеменнән зур рәхмәт әйтәбез.
-
Ата-аналар җыелышы 28.05.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта мәктәп эшчәнлегенә еллык йомгак ясалды. Балаларның иминлеге, куркынынычсызлыгын булдыру ата-аналарның иң беренче чираттагы бурычы икәнлеге әйтелде. Укучыларның уңышлары, җәйге хезмзт чиреге, лагерьлар турында информация бирелде.Имтиханнар тапшыручы 9 һәм 11 сыйныф укучыларының әти-әниләренә күркәм сабырлык телибез.
















