Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Доброгод" акциясе 21.04.2018

Бүген мәктәбебездә "Доброгод" акциясе кысаларында "Путь к Победе" исеме астында квест үтте. 8 класс укучылары Бөек Ватан сугышы елларына багышлап төрле станцияләр ("Истәлекле даталар", "Сугыш елы җырлары", "Тынычлык иле") буенча уеннар үткәрделәр.
-
Язгы өмә 21.04.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбе язгы өмәдә катнашты. Мәктәбебез коллективы мәктәп яны, мәктәп бакчасы территориясендә кар тарату белән шөгыльләнде.Матур, кояшлы язны, җылы кояш нурларын без түземсезлек белән көтәбез!
-
Изгелек-дөньяны коткарыр... 20.04.2018

20 апрельдән башланып киткән республикакүләм "Доброгод" акциясенә безнең Шушмабаш урта мәктәбе укучылары да бик теләп кушылды. Башлангыч класс укучылары авылыбызның күрке булган обелискны чистартуда үз көчләрен куйдылар. Әйдәгез, сез дә кушылыгыз!
-
ВПР башланды 19.04.2018

Ниһаять, ел буе әзерләнгән тикшерү эшләре башланды. 17, 19 апрельдә 4 класс укучыларына рус теленнән эшләр килде. Беренче көнне укучылар диктант язса, икенче көнне биремнәр эшләделәр. Яхшы нәтиҗәләр көтәбез.
-
"Тамчы-шоу" интеллектуаль уены 18.04.2018

Бүген Шушмабаш урта мәктәбендә күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде. Уенда Ашытбаш һәм Яңа Кырлай урта мәктәбе командалары көч сынашты.”Тукай оныклары” һәм “Тукай варислары “ командалары Габдулла Тукайның тормыш юлы, биографиясе, иҗаты буенча үзләренең белемнәрен сынадылар. Киеренке көрәштә Ашытбаш урта мәктәбе укучылары җиңү яулады. Җиңүчеләрне Арча мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Мустафина Энҗе Габдуллаҗановна котлады, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Республика конкурсы 18.04.2018

Мәктәбебеәнең башлангыч сыйныф укучылары, Казан шәһрендә үткән, "Инглиз телендәге театрлар конкурсының" Республика турында катнашып кайттылар. Кеченә артистларыбыз бик оста итеп уйнап уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Своя игра 14.04.2018

Инглиз теле атналыгы "Своя игра" уены белән тәмамланды.9-11 класс укучылары уенда катнашып инглиз телле илләр, аларның башкалалары, язучылар турында күп информация белүләрен күрсәттеләр. Укучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Ш.Мәрҗани белән танышу 13.04.2018

Шекә мәктәбе укучылары Ш.Мәрҗани иҗаты белән таныштылар. Аның олугъ мәгърифәтче, философ, дин әһеле икәнен белделәр. Якташыбызның Ташкичүдә, Казанда истәлекле урыннары барлыгына инандылар.
-
Час караоке 13.04.2018

Башлангыч класс укучылары өчен "Час караоке" чарасы үткәрелде. Алар инглиз телендә күңелле җырлар өйрәнеп, караокега кушылып җырладылар.
-
Интересные факты о Великобритании
13.04.2018
Бүген укучыларга инглиз телле илләр һәм анда яшәүче халыклар турында кызыклы фактлар хәбәр ителде. Нәтиҗә ясаганнан соң укучыларнаң күп информацияне истә калдырулары билгеле булды.
















