Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Шушмабаш мәчетендә дини лагерь 10.07.2018

Теләгән укучыларыбыз өчен Шушмабаш мәчетендә дини лагерь эшли башлады. Кызыксынучы укучыларыбыз шактый, бүгенге көндә лагерьда 31 бала ял итә.
-
Мул уңышка бердәм тырышабыз 09.07.2018

Бакчабызда һәртөрле яшелчәне яратып тәрбияләп үстерәбез. Аларны үстерү агротехникасы серләрен үзләштерәбез
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш өзлексез дәвам итә 09.07.2018

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш эстафетасын 9 июльдән -14 июльгә кадәр Хадиева Рузилә Рафиковна җитәкчелегендә һәр класстан тупланган яңа төркем укучылары кабул итте. Ә алдагы атнада эш командасын Камалетдинова Рәмзилә Мансуровна җитәкләде.
Хезмәт чирегенең беренче июнь аеның яртысын Ләлә Фәритовна җитәкчелегендә 10 класс укучылары - “Хезмәт һәм ял ” лагеры кысаларында бик тырышып бакчада эшләделәр, тәмле һәм туклыклы сыйланып хезмәт һәм актив ялны күңелле, җаваплы башкардылар. Лагерь җитәкчесе Вафина Гүзәл Рузалевна һәм мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе Шаймарданов Әнис Равилевич укучылардан канәгать булуларын белдерделәр.
Июнь аеның икенче яртысы инде уңышлы итеп имтиханнар тапшырган һәм кулларга төп һәм урта белем турында аттестат алырга әзерләнгән 9 һәм 11 класс укучыларының хезмәт чиреге белән дәвам итте. Алар, уңышлары өчен нык куанган, яраткан класс җитәкчеләре Гильванова Альфира Масхутовна (9 класс) һәм Гараев Рамиль Камилевич (11 класс) җитәкчелегендә матур итеп хезмәт чиреген дә тәмамладылыр.
Ә алда әле шактый хезмәт көннәре. График нигезендә эшлисе укучы һәм укытучылар һәм һәр чорның үзенең бик күпләгән эшләре...
Җәй үзенең сынаулары белән хакимлек итә. Бакчада мәктәбебезнең киләсе елга азык запасы, мулырак уңыш булса, ярминкә продуктлары үстерелә. Үзебез өчен муллыкны бердәм хезмәт белән укучы, укытучы, техперсоналлар барыбыз бергә Әнис Равилевич җитәкчелегендә һәм Шаймарданова Рәзилә Габдельнуровна контрольлегендә, күркәм алып барабыз.
Имин,сәламәт эшләргә һәм бердәм хезмәт уңышы белән куанырга язсын!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик 22.06.2018

-
Хезмәт һәм ял лагереның соңгы көне
21.06.2018
Балалар лагерьнын ябылуына эзерлэнделэр. Тырышып-тырышып класс-кабинетларны жыештырдылар, актлар залын чыгарылыш кичэсенэ бизэделэр. Спортзалда волейбол, пионербол уйнадылар.
Тантаналы линейкада лагерьда оештырылган спорт уеннарында актив катнашкан балаларга Грамоталар бирелде. Тырышып эшлэгэннэре очен лагерь начальнигы балаларга зур рэхмэт белдерде.
Хезмэт хэм ял лагерында 18 кон буена балаларнын ялын файдалы хэм нэтижэле итеп оештырган лагерь начальнигына,тәрбиячеләргә зур рэхмэт белдерелэ, гаилэ бэхете, ныклы сэламэтлек телибез. -
Лагерьда “ Сулыклар-табигать байлыгы” дигән көн 21.06.2018

Лагерьда “ Сулыклар-табигать байлыгы” дигән көн игълан ителде.
“Оста балыкчы” конкурсы үткәрү өчен Шушма елгасына бардык. Көн бик җилле булу сәбәпле балык бары тик бик оста балыкчыларга гына эләкте. Иң оста балыкчы Шаяхметов Назил булды. Ул барлыгы 3 балык каптырды. Көннең икенче яртысында табигать темасына шигырьләр, җырлар конкурсы үткәрелде. Соңыннан балаларыбыз бик рәхәтләнеп биеделәр.
-
Финанс грамоталылыгы буенча әңгәмә 20.06.2018

Бүген лагерьда Финанс грамоталылыгы көне үтте. Әлеге көн кысаларында тәрбиячеләр икътисад терминнарына аңлатма бирде. Укучылары Саклык банкның авылыбыздагы өстәмә офисларына экскурсиягә барды. Укучылар банкларның эшчәнлеге белән танышты, үзләре өчен мәгълүмат алды.
-
"Күбәләкләр" лагерьында 17 көн 20.06.2018

-
Мәктәп музеена экскурсия
19.06.2018
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, ә телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Татарстан җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.Һәр мәктәптә дә музей почмаклары бар. Ә менә безнең музейдагы кадәр экспонат юктыр. Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы...Музеебыз көннән-көн үсә, матурая, тарихи экспонатларга байый. Авыл халкы, укучылар бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып торалар.Әле күптән түгел генә якташыбызның сугышта булган шәхси эйберләрен тапшырдылар.
-
“Күңелле ял итәбез!” 19.06.2018

“Күңелле ял итәбез!” Әйе чыннан да “Күбәләкләр” лагерында бик күңелле итеп үзебезнең вакытыбызны үткәрәбез.ял итәбез,көч туплыйбыз. Көнебез сизелми дә үтеп китә.Сәяхәтләргә йөрү безне бик күп без белмәгән туган авылыбызның урыннары белән танышырга ярдәм итте. Көннең икенче яртысында авыл китапханәсендә булдык.
















