Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Мәктәптә табигать фәннәре атналыгы гөрли: "Экологик ассорти" 21.03.2018

5- 7 класс укучылары катнашында бүген биология укытучылары Самигуллина Ч.М. һәм Хадиева Р.Р. “Экологик ассорти ” дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрделәр. Чарада укучылар Тукталышлар буенча һәртөрле биремнәр үтәп, туган авыллары табигате, топонимикасы, экологиясе турында бик кызыксынып уйладылар, фикерләрен матур итеп җиткерә белделәр. Аралашу, өстәмә белем туплау бик җылы матур атмосферада үтте.
-
8 класс укучыларын - Химикларга кабул итү тантанасы
21.03.2018
Традициясенә тугры калып химия укытучысы Лилия Шагимулловна быел да үзенең яраткан 8 класс укучыларын “Яшь химиклар” сафына кабул итте. 11 класс укучылары белән берлектә төрле сынаулар аша укучыларны төп химик төшенчәләр, җиһазлар, процесслар дөньясына алып керделәр. Белемнәрен тикшерделәр, сынадылар, гаҗәпләндерделәр. Яңа кызыксынулар өстәделәр.Чара – “Яшь химиклар” хөрмәтенә “вулкан аттыру” һәм таныклыклар тапшыру белән тәмамланды.
-
Географиядән дәрес - конференция "Кешелекнең глобаль проблемалары" 11 класс 20.03.2018

Бүген, табигать фәннәре атналыгы кысаларында 11 классларда "Кешелекнең глобаль проблемалары"темасына дәрес-конференция узды. Чыгарылыш класс укучылары үзләрен борчыган экологик проблемаларны күтәрделәр, аларны чишү юлларын эзләделәр, кешелекне борчыган иң зур мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр. Үз фикерләрен кыю җиткерә алган укучыларыбызга без киләчәктә уңышлар телибез!
-
Биологиядән ачык дәрес:"Кошларның тышкы төзелеше" 7 класс Самигуллина Ч.М. 20.03.2018

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында 7 класс укучылары белән биология укытучысы Чулпан Миннуловна “Кошларның тышкы төзелеше” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Укытучы ФГОС классында яңа стандартлар буенча методик яктан дөрес төзелгән, эшлекле дәрес әзерләп тәҗрибә уртаклашты. Кошларның тышкы төзелешендә очуга җайлашу эзләнү –дәресе аша яхшы үзләштерелде, укучыларда фән белән кызыксынуга тагын да омтылыш өстәде. Һәр укытучы өчен үрнәк, матур дәрес булды.
-
Табигать фәннәре атналыгы:"Могҗизалы иҗат дөньясы" күргәзмәсе - Канатлы дусларга - мәдхия 19.03.2018

Мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы башланды. Бу атнада укучыларыбызны ачык дәресләр, кызыклы чаралар, күңелле конкурслар көтә. "Могҗизалы иҗат дөньясы" стенды укучылар иҗаты - матур кош рәсемнәре белән тулыландырылды. Язгы кошлар сәламен без түземсезләнеп көтәбез!!!
-
Биологиядән ачык дәрес:"Бүлеп чыгару системасы" 8 класс Хадиева Р.Р. 19.03.2018

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында бүген 8 класста биологиядән "Бүлеп чыгару системасы" темасына ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Хадиева Р.Р. оста педагогик алымнар , дөрес дәрес бирү методикасы кулланып укучыларны бүлеп чыгару органнары төзелеше белән таныштырды, өстәмә мәгълүматлар белән дәресне баетты. Укучылар үзләре дә дәрестә актив катнашты.
-
18.03.2018 «Я выбираю Президента» 18.03.2018

"Весення неделя добра" кысаларында 18 март "Я выбираю Президента".Бу көнне Ахмадуллина Лилия,Шаймуллина Илүзә, Хайруллина Ләйлә "Айданавыборы" акциясендә катнаштылар.Илебез Президентын сайлаулар бердәм һәм тыныч үтте.
-
16.03.2018 День «Спортивный Татарстан» 16.03.2018

"Весенняя неделя добра " кысаларында мәктәбебездә 16 март "Спортивный Татарстан"көне билгеләп утелде. Бу көнне башлангыч класс укучылары белән "Батырлар бәйгесе"үткәрелде.
-
Җыйнак һәм җәенке җөмләләр 16.03.2018

Мәктәбебездә башлангычлар атналыгы дәвам итә. 16 март көнне 3 сыйныфта татар теленнән ачык дәрес узды. Әзерләнгән төрле биремле карточкалар ярдәмендә укучыларга дәрес материалы үтемле итеп аңлатылды. Дәрестә кулланылган Сингапур структуралары теманы ныгытырга мөмкинлек бирде.
-
Тамчы шоу 16.03.2018

3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен табигатьне саклау темасына "Тамчы шоу" интеллектуаль бәйге уздырылды. Экрандагы слайдлар аша укучыларга күңелле биремнәр тәкъдим ителде. Уен катнашучыларны гына түгел, бәйгене күзәтеп утыручыларны да кызыксындырды. Белемгә омтылырга тагын бер стимул булды.
















