• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт
Телефон: +7(843)-669-31-85
E-Mail: Ssb.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шушмабашская СОШ"
Руководитель: Шаймарданова Разиля Габделнуровна
Год основания учреждения: 1923
У нас учатся: 132 обучающихся / укучы
У нас учат: 24 учителей / укытучы

Новости Шушмабашской СОШ

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш өзлексез дәвам итә

Опубликовано: 09.07.2018

     Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш эстафетасын 9 июльдән -14 июльгә кадәр  Хадиева Рузилә Рафиковна  җитәкчелегендә һәр класстан тупланган яңа төркем укучылары  кабул итте. Ә алдагы атнада эш командасын Камалетдинова Рәмзилә Мансуровна  җитәкләде.

    Хезмәт чирегенең беренче июнь  аеның  яртысын Ләлә Фәритовна җитәкчелегендә 10 класс укучылары  - “Хезмәт һәм ял ” лагеры кысаларында бик тырышып бакчада  эшләделәр, тәмле һәм туклыклы сыйланып хезмәт һәм актив ялны күңелле, җаваплы башкардылар. Лагерь җитәкчесе Вафина Гүзәл Рузалевна һәм  мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе Шаймарданов Әнис Равилевич  укучылардан канәгать булуларын белдерделәр.

    Июнь аеның икенче яртысы  инде уңышлы итеп имтиханнар тапшырган һәм кулларга төп  һәм урта белем турында аттестат алырга әзерләнгән  9 һәм 11 класс укучыларының хезмәт чиреге белән дәвам итте.  Алар, уңышлары өчен нык куанган, яраткан класс җитәкчеләре Гильванова Альфира Масхутовна (9 класс) һәм Гараев Рамиль Камилевич (11 класс) җитәкчелегендә матур итеп хезмәт чиреген дә тәмамладылыр.

     Ә алда әле шактый хезмәт көннәре. График нигезендә эшлисе укучы һәм укытучылар һәм һәр чорның үзенең  бик күпләгән эшләре...

       Җәй үзенең сынаулары белән хакимлек итә. Бакчада мәктәбебезнең киләсе елга азык запасы, мулырак уңыш булса, ярминкә продуктлары үстерелә. Үзебез өчен муллыкны бердәм хезмәт белән укучы, укытучы, техперсоналлар барыбыз бергә Әнис Равилевич җитәкчелегендә һәм Шаймарданова Рәзилә Габдельнуровна  контрольлегендә, күркәм алып барабыз.

    Имин,сәламәт эшләргә һәм  бердәм хезмәт уңышы белән куанырга язсын! 



К списку новостей