Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"ГТО тапшырырга әзерсеңме?" әңгәмә 13.06.2018

Иртә әле, вакыт бар дип
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да
Физзарядка яса син.
Җәй көннәре суда коен,
Велосипедта элдер.
Ә кышын кәшәкә тотып
Тимераякта йөгер.
Яшелчәне ешрак куллан,
Үләннәр сихәтен бел.
Тәмле боткалар ашасаң,
Кәеф күтәрелә гел.
Көндәлек режимны сакла
Чисталыкны онытма!
Саф һавага чыкмыйча
Интернетта утырма!
ГТО нормативын үтәү халыкта, бигрәк тә яшьләр арасында популярлык казана. Бар халык бик теләп катнаша. ГТО значогына лаек булу һәм аны тагып йөрү олы дәрәҗә саналган.“ГТО значогыннан - Олимпия медаленә!” лозунгысы яшьләрне, балаларны зур җиңүләргә рухландыра. Значокны алу өчен совет гражданнары йөгерү, йөзү, чаңгыда узышу, ату буенча һ.б. нормативлар үтәргә тиеш булалар.ГТО - яңача расшифровкасы - «Горжусь тобой, Отечество!»-«Ватаным-горурлыгым!» Бу лозунг Россия гражданнары өчен якынрак та, чөнки ул Ватанпәрвәрлек хисе белән бәйләнгән.
-
Лагерьда "Рухи -әхлакый тәрбия бирү" атнасы 13.06.2018

Лагерьдагы бу атнабыз "Рухи -әхлакый тәрбия бирү" атнасы дип игълан ителде. Бүгенге көнебез "Дуслар җыелган җирдә" дип аталды.Көннәр суык, яңырлы булуга карамастан, җәйнең һәр мизгелен күреп калу максатыннан без экскурсияләргә еш йөрибез.Менә бүген дә җәйге табигатькә сәяхәт кылдык. Авылыбызның матур су буйларын күзәттек,үләннәр,бөҗәкләр белән якыннан таныштык. Көннең икенче яртысында "Татарстан -туган җирем" темасына дәрес презентациядә катнаштык.
-
Бәйрәм белән! 12.06.2018

-
"Свободная Россия" беседа 12.06.2018

Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрварлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. Гимн, герб, флаг - безнең тарихыбызның аерылгысыз өлешләре. Гербка, флагка һәм гимнга мөнәсәбәт - дәүләтнең үзенә, аның халкына, тарихына карата мөнәсәбәт, ул ихтирамлы булырга тиеш. Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белик.
-
Волейбол ярышы 11.06.2018

Барлык эшләрне тәмамлагач балалар белән волейбол ярышы уздырдык.Бүгенге көн бик кызыклы үтте.
-
Без көчлеләр һәм җитезләр 11.06.2018

Лагерьның җиденче көне. “ Көчлеләр, җитезләр” девизы астында саф һавада.“Күңелле стартлар” уены узды. Балаларыбыз үзләре эшләгән проект эшләре белән таныштырдылар.
-
Файдалы үләннәр турында әңгәмә
10.06.2018
Табигать безгә сәламәтлегебез өчен күптөрле хәзинә бүләк итә. Ул хәзинәне күрә белергә, аларның кыйммәтен аңлый һәм аларны файдалана белергә кирәклеге турында бик файдалы һәм кызыклы әңгәмә узды.
Узган чакта урманнардан,
Болыннардан, аланнардан,
Очраттык бик күп дару үләннәрен.
Инде хәзер танырбыз,
Киләчәктә кулланырбыз!
-
Хезмәт һәм ял лагеры
09.06.2018
барлык эшләрне башкаргач тәмле ашлар белән сыйлангач Экология темасына викторина үткәрдек. бу викторина бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Безгә лагерьда бик күңелле! 09.06.2018

Лагерьның бүген алтынчы көне. Балаларыбыз тулы составта ,мәктәп яны җәйге лагерена бик теләп йөриләр. Ничек инде йөрмәскә,чөнки ашханәдә пешекче апаларыбыз тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар,вожатый,тәрбияче апаларыбыз бер минутыбызны да бушка уздырмыйлар,төрле конкурслар,тәрбия сәгатьләре,кызыклы уеннар оештыралар.Менә бүген дә без оригами белән шөгыльләндек. Кәгазьдән бөкләп төлке,эт ясадык.Эшләребезгә карап бик сөендек.
-
Табигатькә сәяхәт 08.06.2018

Лагерьның бишенче көне. Иртәнге зарядка һәм тәмле аштан сон табигатькә сәяхәт оештырылды, дару үләннәрен аерырга өйрәнделәр һәм аның нинди авыруга шифасы булуы белән таныштылар.Төрле кызыклы уеннар уйнагач бүгенге көннең салкынлыгы да сизелмәде.
















