Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Үзидарә көне 06.10.2018

Укытучылар көне уңаеннан бүген мәктәптә Үзидарә көне үтә. 8-11 класс укучылары , ныклы әзерлек белән, хезмәтләренә бик җитди карап, чын-чынлап укытучылар булып дәрес бирә!. Остазларының киңәшләрен истә тотып, матур презентацияләр,эчтәлекле видеофрагментлар, укучылар чыгышлары белән тулыландырылган әлеге дәресләр балаларыбызның күңелендә озак сакланачак эле...
-
Укытучылар җидекөнлеге 03.10.2018

Шушмабаш урта мәктәбендә “Укытучылар җидекөнлеге” акциясе старт алды. “Укытучыма-бишлем! ” акциясендә укучылар атна буе тырышып “5” билгесе алачаклар, ә иң күп “5” алган укучыларны истәлекле бүләкләр көтә.
“ Бәйрәм бизәлеше” акциясе кысаларында мәктәп кабинетларында “Укытучылар көне” темасына махсус композицияләр ясалды.
-
Укытучылар җидекөнлеге 03.10.2018

Мәктәбебездә “Укытучылар җидекөнлеге” кысаларында “Укытучыңны котла! ” акциясендә укучылар укытучыларга булган эчкерсез теләкләрен матур , оригиналь котлаулар аша җиткерде.
-
Өлкәннәр көне 02.10.2018

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәбебездә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз һәм техник хезмәткәрләр белән очрашу оештырылды. Чәй өстәле артында, җылы атмосферада кунакларыбыз рәхәтләнеп аралашты, җыр-моң, күңелле уеннар, истәлекле фотолар , күңелле хатирәләр белән уртаклашты. Беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Муртазина Ф.С. үткәргән “Логика кайда?” интеллектуаль уены барлык ветераннарның күңеленә хуш килде.Бәйрәм ахырында кунакларыбызга чәчәк букетлары һәм күчтәнәчләр тутырылган пакетлар бүләк ителде.
-
"Экстремизмга-ЮК" 25.09.2018

Бүген "Экстремизмга-юк! " айлыгы кысаларында һәм укучыларның иминлеген булдыру юнәлешендә рәсемнәр конкурсы үткәрелде. 5-7 класс укучылары үзләренең террорчылык һәм экстремистлыкка карата мөнәсәбәтләрен рәсемнәр һәм лозунглар аша җиткерделәр.
-
Мәктәпкүләм эвакуация 20.09.2018

Бүген "Иминлек" айлыгы кысаларында һәм укучыларның куркынычсызлыгын саклау максатында мәктәп күләмендә эвакуация үткәрелде.Укучылар, укытучылар, техперсонал, тиешле таләпләргә туры китереп, мәктәп бинасыннан вакытында чыгып урнашты.
-
Бердәм тәрбия сәгате 10.09.2018

2018 ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы уңаеннан һәм бөек язучының туган конен искә алып буген мәктәптә Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бердәм класс сәгатьләре булды. Тәрбия сәгатьләрендә данлыклы язучының гомер юлы,. аның әсәрләре, иҗаты белән танышып, укучылар видеоязма , презентация материаллары белән таныштылар.
-
Янгыннан сак булыйк! 06.09.2018

Бүген мәктәбебездә Арча янгын сүндерү бүлегеннән килүчеләр белән очрашу булып үтте.Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды.Очрашу файдалы булды.
-
1 сентябрь-Белем бәйрәме! 01.09.2018

Бүген мәктәпләрдә көмеш кыңгырау чыңы укучыларны яңа 2018-2019 уку елына чакырып чыңлады. Шушмабаш урта мәктәбендә дә кешелекнең иң гүзәл, иң кадерле, күңелләргә шатлык өстәүче, биеклекләргә алып менүче булган Белем бәйрәме гөрләде. Тантанада “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе урынбасары Гомәров Рөстәм Кәлимуллович, Арча АТП җитәкчесе Гараев Рүзәл Баязитович , “Арча мәгариф идарәсе”нең әйдәп баручы белгече Хәбибуллин Ильшат Альфредович катнашты. Кунаклар мәктәпкә һәм укучыларга зур бүләкләрен тапшырды. Шулай ук “Сервис- агро” оешмасы җитәкчесе, авылдашыбыз Каримов Габделхай Йосыпович 1 класска керүче нәни укучыларга елдагыча мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзак бүләк итте. Бәйрәмнән сон авылдашыбыз Рөстәм Кәлимуллович укучылар белән патриотик юнәлештә “Россия дәресе” үткәрде. Шулай ук 9, 11 класс укучыларын Кишет авылында урнашкан Гани Сафиуллин музеена алып барып мавыктыргыч экскурсия тәкъдим итте. Хәерле сәгатьтә, дуслар!
-
Прием в первый класс на 2018-2019 учебный год 31.08.2018

Вниманию родителей будущих первоклассников!
Прием заявлений в первый класс для граждан,проживающих на закрепленной территории,начинается с 1 февраля и завершается не позднее 30 июня текущего года.
Для детей , не проживающих на закрепленной территории , прием заявлений в первый класс начинается с 1 июля текущего года до момента заполнения свободных мест ,но не позднее 5 сентября текущего года.Порядок приема по ссылке : https://edu.tatar.ru/arsk/shushmabash/sch/page1712795.htm
Более подробно по ссылке : https://edu.tatar.ru/arsk/shushmabash/sch/page1712787.htm
















