Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Инглиз теле атналыгы 09.04.2018

Бүген мәктәбебездә инглиз теле атналыгы башланып китте. "Сертификат на 5" акциясе старт алды.
-
Ачык дәрес 09.04.2018

Инглиз теле атналыгы кысаларында 2нче сыйныфта ачык дәрес үткәрелде. Укытучылары Гильванова А.М бик җанлы, матур дәрес бирде. Балалар да актив булдылар, материалны яхшы үзләштергәнлекләрен күүрсәттеләр.
-
7 апрель-Сәламәтлек көне 06.04.2018

7 апрель -Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан классларда "Сәламәтлек" темасын яктыртучы класс сәгатьләре булып узды. Класс җитәкчеләре укучыларга дөрес туклану серләре, сәламәт яшәү күнекмәләре формалаштыручы күнегүләр, сәламәтлекне ныгытучы алымнар хакында мәгълүмат бирделәр, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты.
-
"Без бергә" республика конкурсының җиңүчеләре 03.04.2018

3 апрель көнне Арча шәһәренең сәнгать мәктәбендә балалар тавышы белән гөр килеп торды. Әйе буген бирегә районыбызның талантлы балаларының иң-иңнәре җыелган иде.Республикакүләм үткәрелгән "Без бергә" бәйгесенең җиңүчеләре гала-концертта үзләренең матур биюләре,җырлары, нәфис сүз ,милли бизәкләр төшерелгән киемнәр киеп ,төрле халык уен коралларында уйнап,җырлап күрсәтүләре белән тамашачыларны таң калдырдылар.Алар арасында безнең мәктәбебезнең дә талантлы укучылары бар иде. Вильданова Г.Ш . җитәкчелегендәге "Энҗе бөртекләре" фольклор ансамбле районда 1 урынны алды,диплом белән бүләкләнде.Шулай ук ү яшьләре буенча 1 класстан Багаветдинов Рүзәл-нәфис сүз,Самигуллина Иркә-нәфис сүз,Фаттахова Айгөл-нәфис сүз,Худойдодова Манижа-нәфис сүз,Хабибрахманова Айгөл-нәфис сүз буенча лауреат булдылар. Диплом белән бүләкләнделәр."Энҗе бөртекләре" фольклор ансамбле Саба районында үтәчәк зона республика этабына барачак. Уңышлар телибез! Җиңүче укучыларны һәм аларны әзерләүче укытучыларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Педсовет 28.03.2018

Собрание педсовета.
-
Фән һәм без
26.03.2018
Укучыларыбыз Сагдуллин Алмаз һәм Гараева Назлыгөл "Фән һәм без" фәнни конференциясендә катнашып 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Үз проектларында алар Л.Толстой иҗатын физика фәне белән бәйләп күрсәттеләр. (Җитәкчеләре Файзрахманова Г.И. һәм Нуриева Р.Р.) Алда да уңышлар теләп калабыз!
-
Ата-аналар җыелышы 26.03.2018

24 март көнне мәктәптә ата-аналар җылышы үткәрелде. Җыелышта 3 чиреккә йомгак ясалды, язгы каникулларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Шулай ук 24 март-туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан әти-әниләргә информация җиткерелде. Аннан соң әти-әниләр белән әңгәмә класс җыелышларында дәвам итте.
-
Беседа: 24 - март - Туберкулезга каршы көрәш көне 24.03.2018

24 - март - Туберкулезга каршы көрәш көне.
Шушы уңайдан биология укытучылары 9-11 классларга әлеге авыру, килеп чыгу сәбәпләре, билгеләре, профилактика турында чыгыш ясадылыр. -
Туберкулез авыруы турында ата - аналар җыелышында чыгыш 24.03.2018

Тәрбия завучы һәм биология укытучысы Самигуллина Ч.М. туберкулез авыруы турында ата - аналар җыелышында чыгыш белән чыгып профилактик уку үткәрде
-
Экологик даталарны барлау дәвам итә 24.03.2018

Табигать фәннәре кысаларында экологик даталарны барлау дәвам итә
















