Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Күңелле эстафета... 07.09.2016

Мәктәбебездә терроризм айлыгы кысаларында спорт ярышлары булып узды. Әлеге чаралардан укучылар бердәм булырга, дус-тату яшәргә, авыр чакта ярдәм кулы сузарга кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Ярышларда бик актив булдылар.
-
Тәрбияви чара 05.09.2016

Мәктәбебездә, терроризмга каршы тәрбия максатыннан чара үткәрелде. Мероприятие террор актларында һәлак булганнарга, хезмәт вазифасын үтәгәндә башларын салган кешеләргә багышланды. Бу дата 2004нче елда Бесланның №1 мәктәбендә терроризм аркасында һәлак булган укучылар һәм укытучыларга бәйләнгән. Кинофильм караганда күзләргә яшьләр килде. 334 кешенең гомере өзелгән. Аларны 1 минут тынлык белән искә алдык.
-
"Әдәби мәйдан" 02.09.2016

Бүген Кушлавыч мәктәбе, авыл клубы һәм китапханәсе берлегендә Г.Тукай иҗатына багышланган "Әдәби мәйдан" чарасы үткәрелде. Бу мероприятиедә укучылар, әти-әниләр, укытучылар Тукай иҗатын никадәр белүләрен күрсәттеләр. Җырлар җырланды, төрле шигырьләре сөйләнде.
-
"Белем көне" 01.09.2016

1 сентябрь - "Белем көне". Бүген барлык мәктәпләр ишекләрен киң ачып үзенең нәни дусларын каршылады. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, барлык укучыларга иң изге теләкләр юлланды. Хәерле сәгатьтә!..
-
25.08.2016

-
"Россия - без табака" акциясе 28.06.2016

Мәктәбебезнең "Самостоятельные дети" төркеме "Россия - без табака" дигән акция уздырдылар. Алар урамнан үтүче өлкән һәм яшь кешеләргә тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр, зәңгәр ленталар өләштеләр, ахырдан бу ленталар бәйләнгән агач янында фотога төштеләр.
-
Кушлавычта зур очрашу... 26.05.2016

Бүген Кушлавыч авылындагы Тукаевлар музей-йортында Бөтендөнья татар конгрессы әгъзаларын һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театр артистларын каршы алдык. Алар Г.Тукай музеенда һәм һәйкәле янында булдылар, аның иҗатын искә төшереп, шигырьләрен сөйләделәр һәм җырларын җырладылар. Шуай ук Г.Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улының каберен зиярат кылдылар. Без алар белән очрашуыбызга бик шат!
-
Түгәрәк уен 24.05.2016

Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортының 20 теллыгы уңаеннан авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән фольклор түгәрәк уенда катнаштык. Яшел аланда әби - бабайларыбызның онытылып беткән уеннарын искә төшерделәр. Балалар бик канәгать калдылар.
-
Хокук бозу һәм җинаятьләрне булдырмау 23.05.2016

Мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече Нигматуллин Мансур Камбил улы 7-9 нчы сыйныф укучылары белән җәйге каникул чорында хокук бозу һәм җинаятьләрне булдырмау турында эчтәлекле әңгәмә үткәрде.
-
Ышаныч телефоны 17.05.2016

2010нчы елның 1нче сентябреннән бирле Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшләп килә. Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үтүгә Россиядә 2009нчы елда кушылдылар. Бу бәйрәм 17нче май көнне билгеләп үтелә. Ышаныч телефоны буенча бала аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук бу номер буенча гаиләдә һәм аннан тыш физик көч куллану очраклары буенча да ярдәм сорарга була. Россия күләм ышаныч телефоны 8-800-2000-122 (гади телефоннан да, кесә телефоныннан да шалтырату бушлай).
Cайттагы менюда район күләм телефон номерларын да таба аласыз...













