Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Инглиз теленнән мониторинг эшләр 22.11.2016

Бүген мәктәптә 4, 6, 8нче сыйныфларда инглиз теленнән белемнәрне тикшерү-мониторинг эшләре узды. Укучыларыбыз офлайн видео төшерү алдында 45 минут әлеге фәннән үз белемнәрен сынау эшләрен башкарды.
-
"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016". "Независимая детская литературная премия "Глаголица - 2016" 21.11.2016

"Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" тәмам! Быел бу премия халыкара дәрәҗәдә үткәрелде. Катнашучылар эшләре Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Әрмәнстан, Белоруссия, Украинадан да килгән. Ике яшь категориясенә (10-13 һәм 14-17) 6 номинациядә барлыгы 801 эш кабул ителгән! Оештыручылар түбәндәге номинацияләрне тәкъдим иткәннәр иде: рус телендә проза, рус телендә поэзия, татар телендә проза, татар телендә поэзия, рус телендә эссеистика һәм француз, инглиз, немец, татар телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемә...
Быелгы әдәбият премиясенә яшь төркемдә (10-13) татар телендә поэзия номинациясендә безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Әюпова И.И.ның да эше тәкъдим ителгән иде. Һәм менә ниһаять оештыручылардан рәсми сайтлары, шәхси почта аркылы башта укучыбызның нигезләмә буенча 100 эш арасына сайлап алынуын, ә соңрак халыкара "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" лауреаты булуы турында шатлыклы хәбәрләр килеп иреште. Оештыручылар, спонсорлар лауреатларга бушлай (!) "Байтик" лагеренда 6 көнлек юллама тәкъдим иттеләр...
19нчы ноябрь көнне Казан шәһәре "Әкият" курчак театры бинасында (әти-әниләрне дә чакырып) премиянең йомгаклау тантанасы узды. Искиткеч матур шоу итеп әзерләнгән программа, лауреатларга кыйммәтле бүләкләр, барлык кунаклар белән 30 кг. махсус торт белән чәй эчу һәм ахырдан Г.Тукайның "Су анасы" әсәре буенча курчак театры спектакле өчен барлык оештыручыларга, премиянең спонсорларына олы рәхмәтләребез.
Бүләкләр дөрестән дә бик саллы: лауреат дипломы, яңа модельле планшет, бик яхшы эчтәлекле "Кече китапханә" җыелмасы, "Казан шәһәре күренешләре" сувенир комплекты һәм халыкара "Бәйсез "Глаголица" әдәбият премиясе - 2016" махсус альманахы...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән МОНДА (яңа биттә ачылачак).
-
"Тәмәке белән тартучы да яна". Тәрбия сәгатьләрендә
18.11.2016
17 нче ноябрь - Халыкара тәмәкедән баш тарту көне. „Тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында”гы законны кабул итү нәтиҗәсендә „Реклама турында” гы федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында”гы РФ кодексына кертелгән төзәтмәләр эшли. Әлеге төзәтмәләр җәмәгать урыннарында көйрәткән өчен штраф салуны һәм аны рекламалауны тыюны үз эченә ала. Тәмәкенең кеше организмына никадәр зыянлы булуы хакында күмпе генә сөйләсәләр һәм язсалар да, бу алым халыкны начар гадәттән туктата алмый. Ел саен Русиядә 400 меңнән артык кеше тәмәке тарту аркасында фани дөнья белән хушлашканыннан чыгып әйтелгән бу сүзләр.
Авызына тәмәке капкан яшүсмерләрне күргәч, яшь организмның күпме зарарлы матдәләргә дучар булганын уйласаң, кызганыч булып китә. Тәмәке тарту көйрәтүченең үзеннән тыш, янәшәдәгеләрнең сәламәтлегенә зур зыян сала. Пассив көйрәтүчеләр шул ук күләмдә зарарлы һава суларга мәҗбүр.
Шушы уңайдан, 1-6 класс укучыларына "Тәмәке белән тартучы да яна" дигән тәрбия сәгате үткәрелде. Бу файдасыз шөгыльнең бихисап чирләр килеп чыгуына сәбәп булуы Һәм сәламәтлеккә зур зыян салуы турында мәгълүмат бирелде. -
Арчада Республикакүләм семинар (+фотомизгелләр)
17.11.2016
Бүген Арча шәһәре 2нче номерлы мәктәбе базасында "Информатизация образования как фактор повышения качества предоставления образовательных услуг" дигән темага эшлекле семинар узды. Очрашуга Арча, Актаныш, Саба, Балык Бистәсе, Мөслим районнарының ИКТ буенча методистлары һәм укытучылары җыелды.
ИРОның заманча белем бирү технологияләре кафедрасы өлкән укытучысы А.А.Рябова, Арча "Мәгариф идарәсе" начальнигы З.М.Дәүләтбаев катнашындагы киңәшмәгә килүчеләрне мәктәп фойесында ук Арча укучылар сарае, Шушмабаш, Урта Пошалым мәктәпләрендә әзерләнгән техник җиһазлар күргәзмәсе каршы алды...
Тулысынча һәм фотомизгелләр белән МОНДА (чирткәч яңа биттә ачылачак).
-
Тәрбия сәгатьләрендә
16.11.2016
16 ноябрь -Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә бар кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча мәдәниятле кеше-ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия булган һәм үз-үзен ихтирам иткән кеше дә.
Нәрсә соң ул толерантлык?
Фәлсәфи энцеклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык (латин сүзе tolerantia-түземлелек мәгънәсендә)-икенче төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек.
Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык –чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек” дип бирелә.
Бүген безнең мәктәптә дә тәрбия сәгатьләрендә сыйфныфларда шушы көн билгеләнеп үтте. Укучылар эчтәлекле презентацияләр карадылар һәм ахырдан кызыклы сорауларга җавап бирделәр. -
Изгелек, игелеклелек көне... 14.11.2016

13 ноябрь - тарихта изгелек, игелеклелек көне буларак билгеләнеп үтелә. Әлеге уңайдан мәктәптә тәрбия сәгатьләре үткәрдек. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һәм башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим-мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
Олыны олы ит, кечене кече ит дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк.Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.
Шушы уңайдан юукучыларыбыз тәрбия сәгатьләрендә презентацияләр карап, әңгәмәләр кордылар. Үзләренә бай мәгълүмат алдылар. -
Белемнәрне тикшерәбез... 11.11.2016

Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрен, әзерлек торышын ачыклау максатыннан, 9нчы сыйныфлар рус теленнән сынап карау имтиханы үтте. 9нчы ноябрьдә алар математикадан, 8нче ноябрьдә татар теленнән дә белемнәрен тикшергәннәр иде. Әлеге сынау имтиханнарының нәтиҗәләре укучылар өчен дә укытучылар өчен дә санап кителгән фәннәр буенча кайсы өлкәләрдә даими һәм тырышыбрак эшләргә кирәклеген аерымачык күрсәтә. Мондый сынаулар алга таба да да планлаштырыла, ә иң беренче чиратта сайлап алу фәннәре...
-
"Зарарлы гадәтләргә - юк!". Тәрбия сәгатьләрендә 10.11.2016

Начар гадәтләрне кисәтү - безнең иң төп бурычларыбызның берсе. Шул максаттан чыгып, мәктәбебездә "Зарарлы гадәтләргә - юк!" дигән тема астында тәрбия сәгате үтте. "Әгәр кешеләр үзләрен шәраб, аракы, тәмәке, әфьюн белән исертүдән, агулаудан туктасалар, моның тормышта уңай тәэсире искиткеч зур булыр иде" - дип язып калдырган Л.Н.Толстой да. Укучыларга тәмәке, спиртлы эчемлекләр һәм наркотикларның зарары турында тирәнтен аңлатылды. Буш вакытларын файдалы үткәрү турында киңәшләр бирелде. Ахырдан укучылар түгәрәк өстәл артында үзара фикер алыштылар.
-
Семинар 09.11.2016

Бүген мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Гөлгенә Нурулловна Арча районы Иске Чүриле төп гомуми белем мәктәбе базасында рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә база дәрәҗәсе компетенцияләрен формалаштыру" темасына семинарда катнашты.
Семинарда укытучыларга эчтәлекле һәм кызыклы ачык дәресләр күрсәтелгән. Беренче дәрес 10 класста "Учимся понимать исходный текст" темасына үткән. Дәресне укытучы Сафиуллина Фәридә Нариман кызы алып бара. Икенче дәресне 5 класста тәкъдим иткәннәр. Класстан тыш уку дәресе "Игра в красавицу" темасына әзерләнгән. Укучыларның дәрестә укытучының сорауларына бик актив җавап бирүләрен, "Нәрсә ул матурлык?" соравына балалар бик кызыксынып җаваплар эзләүләрен игътибарга алганда семинар бик күңелле һәм эшлекле үткән... -
Сынау эшләре 08.11.2016

Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрен, әзерлек торышын ачыклау максатыннан, татар теленнән, Бердәм Республика тесты формасында сынау эшләре башкардылар. Имтиханга никадәр җаваплы карарга кирәклеге турында тагын бер кат инандылар. Алдагы көннәрдә дә беренче чиратта мәҗбүри имтихан фәннәре буенча сынау имтиханнары көтелә.













