Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
"Кошларга ярдәм!" акциясе дәвам итә 29.01.2017

Мәктәбебездә "Кошларга ярдәм!" акциясе дәвам итә. Укучыларыбыз җимлекләр әзерләү, аларны карап тоту эшендә бик актив булып чыктылар. Эшләгән эшләрнең нәтиҗәсе дә куандырырлык...
-
Район башлыгы студентлар белән очрашты. 28.01.2017

28 нче гыйнвар көнне Арча педагогика көллиятендә район башлыгы Илшат Нуриев студентлар белән очрашты. Районда югары, һөнәри уку йортларын тәмамлап эшкә кайтканнар өчен нинди мөмкинлекләр бар? Бу көнне әнә шул хакта сүз барды. Студентлар каршында җитәкчеләр, эшмәкәрләр чыгыш ясады. Әлеге очрашуда безнең мәктәпне соңгы биш елда тәмамлаучы укучыларыбыз да катнашты. Аларның күбесе хәзерге көндә Г.Тукай исемендәге Әтнә совхоз техникумында, Арча педагогика көллиятендә, Казанда белем алалар. Бу чара студентлар өчен бик файдалы һәм мәгълүматлы булды.
-
27нче гыйнвар - Ленинград блокадасыннан азат ителгәннәрне искә алу көне!.. 27.01.2017

Бүген, 27нче гыйнвар, тарихта Ленинград блокадасыннан азат ителгәннәрне искә алу көне. Бүген мәктәбебездә 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, патриотик хисләр тәрбияләү, батырларны искә алу чаралары үткәрдек...
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Ленинградта сугышчан эш кайный башлый. Зур әһәмияткә ия объектларны, һәйкәлләрне каплыйлар, күп кенә завод-фабрикаларны, музей кыйммәтләрен илнең көнчыгышына озаталар. Сугыш башланып, бер атна үтүгә, ун эшелонда 235 мең бала шәһәрдән чыгарыла. Июль – август айларында эвакуацияләнгән халык саны 1 миллионга якынлаша. Шулай булса да, шәһәрдә 2,5 миллион кеше торып кала. Алар шәһәр оборонасын ныгыту эшләрендә катнаша: танкка каршы 625 километр озынлыгындагы чокыр, 400 километр эскарп, меңләгән дот һәм дзот, шәһәр эчендә 35 километр баррикада төзиләр.Июль башыннан Гитлер Ленинградны алу өчен 300 мең солдат һәм офицер, 600 орудие, 5 000 миномет, 1 000 танк, 1 000 самолет җибәрә. Август азагында немецлар өлкәнең күп өлешен басып алалар һәм шәһәргә якынлашалар. Сентябрь башында Шлиссельбургны (хәзерге Петрокрепость) алып, ил белән бәйли торган коры җир юлларын кисәләр. Бердәнбер булып Ладога күле өстендәге су юлы гына кала.1941 елның 4 сентябре көнне гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар. Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана. Ай буена барган каты сугышлардан соң, безнекеләр дошманнарның һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар. Гитлерчыларның зур каршылык күрсәтүләренә карамастан, 1944 елның 14 гыйнварында гаскәрләр һөҗүмгә күчә. Канкойгыч сугышлар 15 көн буена бара. 27 гыйнварда безнең гаскәрләр 324 орудиедән салют биреп, Ленинградны азат иткән тарихи җиңү турында бөтен дөньяга хәбәр ирештерәләр. Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр.
-
ТДИ (ОГЭ)га әзерләнәбез... 26.01.2017

Бүген рус теле фәненнән 9нчы сыйныфлар белән ТДИ (ОГЭ)га әзерлек, укучыларның белемнәрен камилләштерү максатыннан, сынау тесты үткәрде. Укучылар тест биремнәрен эшләделәр, изложение, сочинение яздылар...
-
Чаңгы шуабыз... 25.01.2017

Кыш айлары электән балаларның чана - чаңгы шуар вакытлары. Күп әти-әниләр без кечкенә чакта тауда шуып кар калмый торган иде дип тә искә алалар. Тау шуу сирәгрәк күренеш саналса да безнең мәктәп укучылары чаңгыда бик теләп шуалар, төрле ярышларда катнашалар. Мәктәпнең махсус чаңгы трассасын да һәркем үз итә. Укучылар тавышыннан мәктәп яны шау-гөр килеп тора. Чаңгыда шуу сәламәтлек өчен дә бик файдалы шул...
-
Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдуллага 55 яшь... 23.01.2017

Бүген шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Татарстанның Г.Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдуллага 55 яшь тулды. 9 нчы сыйнф укучылары аның иҗатына күзәтү ясап киңкырлы шәхес белән таныштылар. Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, бүгенгене халыкның, милләтнең тарихи үткәне белән тыгыз бәйләнештә үзенең дөньяга карашын, уй-фикерләрен поэтик образларда риторикасыз, ихлас күңел кайнарлыгы белән гәүдәләндерергә омтыла.
Р. Зәйдулла — проза, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да сәләтен күрсәткән әдип. Прозада ул үзен бигрәк тә тарихи-милли хикәяләр остасы итеп танытты. Аның Идел буе болгарларының Ислам динен кабул итү вакыйгасына багышланган «Тимер Буга», мәшһүр җиһангир Аттила турындагы «Тәңре кылычы», Алтын Урда чоры тормышыннан «Хан һәм шагыйрь», Казан ханлыгы чорыннан «Шаһгали» кебек хикәяләрендә тасвирлана торган вакыйгалар шул дәверләрнең мохите, тормыш-көнкүреше, үзәккә алынган төп каһарманнарның җанлы образлары белән бергә бербөтен картина бүлып күз алдына килеп баса. Р. Зәйдулла — үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. -
"Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы... 20.01.2017

Районыбызда "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы бара. Кичә, 19 нчы гыйнвар көнне, Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе базасында АГ №5, Курса Почмак, Наласа, Түбән Аты Һәм Кушлавыч мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләре арасында зона буенча сайлап алу туры булды. Безнең мәктәбебезнең данын 8 нче сыйныф укучыларының җитәкчесе Бикчәнтәева Нурзилә Рафаэль кызы яклады. Барлык конкурсантларга да уңышлар телибез!
-
Дәрестән тыш чаралар... 18.01.2017

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
Бүген безнең мәктәптә дә “Юллар имин, адымнар нык булсын” исеме астында кичә үтте. Кичәгә Арча ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Энҗе Газиз кызы кунакка килде.
Балалар Буратино, Мальвина, Белмәмеш кебек әкият геройлары белән Урман мәктәбенә сәяхәткә чыктылар. Анда юл билгеләре турында күп мәгълүмат алдылар, төрле кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Ахырдан жюри нәтиҗәләр ясап, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. -
Түгәрәкләрдә... 17.01.2017

Тууына 110 еллыгы уңаеннан "Әдәби җәүһәрләр" түгәрәгендә Мирсәй Әмирнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучының башлангыч чор иҗаты, кулга алыну, төрмәдәге булган хәлләре, әсәрләре турында өйрәнделәр. Әсәрләрендәге актив катнашкан геройларны бай рухлы һәм тирән хисле шәхесләр рәвешендә күрсәтеп, аларның күңел матурлыгын турында да фикер алыштылар.
Мирсәй Әмирнең әсәрләре бүген дә укучылар тарафыннан яратып укыла. Чөнки аларда әдип яшәгән чорның проблемалары, шул чор үзе чагылыш таба, әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый.20 нче елларның күренекле вәкилләреннән берсе — Мирсәй Әмир. Ул күпчелек замандашлары өчен уртак булган тормыш һәм иҗат юлы үтә.
Мирсәй Әмир 1907 елның 6 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, башта туганнан туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында волость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакытта авыл комсомол ячейкасы секретаре булып эшли, Башкортстандагы «Яшь юксыл» газетасының селькоры да була. 1926 елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә. Шул елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басыла.
1929-1931 елларда М.Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә: башта полк мәктәбендә укый, соңрак Идел буе хәрби округының Казан горнизонында татарча чыга торган «Кызылармеец» газетасында журналист булып эшли, газетаның күчмә редакциясе белән Урта Азиягә барып, татар-башкорт солдатлары арасында ЛОКАФның (Кызыл Армия һәм Кызыл флот язучылары берләшмәсе) татар әдәбияты түгәрәкләре оештыру эшен башкара. Армия хезмәте аның иҗатына яңа темалар алып килә. -
Татар-башкорт көрәше... 15.01.2017

14нче гыйнвар көнне Яңа Кенәр мәктәбе базасында Арча муниципаль районы башлыгы призларына татар-башкорт көрәше буенча район беренчелеге узды. Әлеге бәйгедә 1999нчы елгы һәм аннан да яшьрәк яшьүсмерләр бил алышты. Ярышта безнең мәктәбебездән дә бертуган Шерматовлар катнашып үз көчләрен сынадылар, осталыкларын арттырдылар...













