Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында III дәрәҗә призёр
Опубликовано: 15.04.2017
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбе базасында Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының финал туры үтте. Әлеге бәйге-конференция укытучылар һәм укучылар өчен төрле юнәлешләрдә барды. Укучылар Габдулла Тукай-тәрҗемәче; Бакый Урманче һәм Габдулла Тукай иҗаты; Г.Тукайны төрле елларда өйрәнүләр тарихыннан; Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза; "Табигать-тиңсез хәзинә” (Укучылар тарафыннан иҗат ителгән хикәяләр) темалары буенча чыгыш ясадылар. Катнашучылар Республиканың күпчелек районнарыннан җыелган иде. Укытучылар өч юнәлештә эш алып барды. Алар: Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү; Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы; Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү; Фәнни-гамәли конференциягә КФУ дан укытучы-профессорлар, язучылар берлегеннән күренекле шәхесләр һәм район вәкилләре килгән иде. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләделәр.
Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Әюпова Рания Фирдүсовна да әлеге бәйге-конференциядә "Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнү" юнәлешендә эшен уңышлы яклап призлы III дәрәҗә дипломга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
К списку новостей













