Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Бәйрәм белән!.. 27.09.2016

27 нче сентябрь - Тәрбиячеләр көне. Барлык балалар белән эшләүче киң күңелле, шәфкатьле апаларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Шул нисбәттән файдаланып Кушлавыч балалар бакчасында эшләүче Равиля Гадиловнаны, Алинә Рүзәловнаны, Алисә Мансуровнаны да тәбриклисебез килә. Аларга ныклы сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телибез. Һәрвакыт бала җанлы, мәрхәмәтле булып калыгыз.
-
Интернет-урок 27.09.2016

Сегодня 27 сентября в 11.00 часов состоялся Всероссийский интернет-урок на тему "Профилактика наркомании в образовательной среде"...
-
Көн һәм төн... 23.09.2016

Бүген көзге көн белән төн тигезләшү көне. 1846нчы елның 23нче сентябрендә И.Галле Кояш системасындагы сигезенче планетаны - Нептунны ача. Тәрбия сәгатьләрендә бу турыда информация бирелде. Презентацияләр күрсәтелде.
Укучылар зур тырышлык белән "Сөмбелә" бәйрәменә әзерләнәләр. Фотомизгелләрне соңрак күрерсез.
-
Мәдәни көндәлек 22.09.2016

Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшыру матур традициягә әйләнде. Быел да укучылар көндәлекләрне бик шатланып кабул иттеләр. Без сәяхәтебезне әлбәттә үз авылыбыздагы Габдулла Тукай музей-йортыннан башлап җибәрдек. Уку елы дәвамында бик күп сәяхәтләргә йөрербез, бик күп музейларда, истәлекле урыннарда булырбыз дип ышанып калабыз.
-
Елмаюың белән бүлеш!.. 21.09.2016

"Самостоятельные дети" проектында катнашучылар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, "Елмаюың белән бүлеш!" акциясендә катнаштылар. Укучылар тәмәке тарту, наркотиклар, алкогольле эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләделәр. Ахырдан, барлык укучыларга да яхшы кәеф, яхшы көн теләп, елмаю төшкән смайликлар да бүләк иттеләр.
-
Ярминкә... 19.09.2016
"Мәрхәмәтлелек атналыгы" матур гына төгәлләнеп килә. Шул уңайдан мәктәбебездә "Көзге муллык" ярминкәсе уздырдык. Әниләре пешергән тәм-томны балалар бик теләп саттылар. Мәктәп бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешне дә килгән кунаклар арзанайтылган бәядән алып бетерделәр. Ярминкәдән бар да канәгать калды. -
Без бит Арча яклары... 16.09.2016

15 нче сентябрь көнне Арчаның сәнгать мәктәбендә "Без бит Арча яклары" дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе булып узды. Әлеге чарада район башлыгы Нуриев И.Г, депутат Гыйлметдинов И.И. һәм бик күп язучылар, шагыйрьләр, журналистлар катнашты. Шулай ук Г.Ахунов премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Чарага районның башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучылыры чакырылган иде.
-
Спорт сөюче Татарстан!.. 15.09.2016

Мәктәбебездә "Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында "Спорт сөюче Татарстан!" дигән исем астында спорт ярышлары үтте. Укучылар мәктәбебездә үткәрелгән кичәләрдә, төрле ярышларда актив катнашалар. Бүген дә алар спорт ярышларында үзләренең көчләрен сынаштылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар. Ярыш бик кызык һәм истә калырлык булды.
-
Г.Тукаевлар музей-йортында... 14.09.2016

"Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында Г.Тукаевлар музей-йортында кичә уздырылды. Музей диреторы Мөхәммәтшинә Ләйлә музей тарихы турында сөйләде. Укучылар бөек язучыбыз Г.Тукай язган шигырьләрен укыдылар. Кичә бик күңелле узды...
-
Атналык... 10.09.2016

Мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында берничә төркемгә бүленеп ветераннарга ярдәм итү оештырдык. Иске Җөлби, Яңа Җөлби, Кушлавыч авылларында ярдәмгә мохтаҗ картларга тимурчылык рейдлары узды.













