Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Икенче районара Мәһдиев укулары"нда призёрыбыз бар... 14.12.2016

Язучы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туган. Күп еллар Казан университетында эшләгән, ә 60 нчы елларда укыту эше белән беррәттән әдәби әсәрләр дә яза башлаган. Беренче әсәрләре басылып чыгуга ук, ул меңәрләгән укучыларының иң яраткан язучысына әверелгән. 13 декабрь көнне Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә икенче районара Мәһдиев укулары узды. Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. һәм методист Мостафина Э.Г.катнашты. Сикертән мәктәбе коллективы М.Мәһдиев иҗатына багышлап мероприятие күрсәтте. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллин Ильяс “М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучы образы” номинациясендә 3 нче урын алды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр дипломнар тапшырылды.
-
Рәсәй Конституциясе көне... 12.12.2016

1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Узган еллар дәвамында дәүләт хакимиятенең какшамас демократия нигезләрен гарантияли торган тотрыклы конституция системасы барлыкка килде.
РФ Дәүләт Думасы туган илебезнең рухи яңарыш стратегиясен һәм халыкара абруен үстерүне дәвам итәр, модернизацияне, законлылык һәм хокук тәртибен алга таба ныгытуны тәэмин итәр, россиялеләр алдындагы йөкләмәләрен һичшиксез үтәр, дип ышанабыз. Арчалылар Россия халыкларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле. -
"От вашего «нет» зависит многое..." 09.12.2016

Коррупция – это одна из серьезнейших проблем нашего общества, которая требует немедленного решения. Радует, что борьба против коррупции начата очень серьезная. Еще в 2003 году была принята Конвенция ООН против коррупции, и теперь ежегодно 9 декабря мы отмечаем Международный день борьбы с коррупцией. "От вашего «нет» зависит многое"»…
Несмотря на предпринимаемые меры, коррупция является неизбежным следствием избыточного администрирования со стороны государства и по-прежнему серьёзно затрудняет нормальное функционирование всех общественных механизмов, препятствует проведению социальных преобразований и повышению эффективности национальной экономики. Коррупция вызывает в серьёзную тревогу и недоверие к государственным институтам, создаёт негативный имидж на международной арене и правомерно рассматривается как одна из угроз безопасности. И борцом против этого недуга должна стать именно молодежь.
И именно поэтому, в нашей школе с 1-8 декабря прошли различные мероприятия, посвященные ко дня борьбы с коррупцией. Были проведены во всех классах классные часы, сделан стенд с плакатами. -
"Ватан Каһарманнары Көне"/ "День Героев Отечества" 07.12.2016

2007 елның 26 январендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы “Ватан геройлары көне” исемле истәлекле дата кертергә тәкъдим итә, әлеге закон проектына РФ презеденты В.В.Путин 28 февральдә кул куя. Шул көннән башлап безнең илдә 9 нчы декабрь көнне әлеге истәлекле дата билгеләп үтелә.
Бу көн юкка гына сайлап алынмаган. 1917 елга кадәрле 9 декабрьдә Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләп искә алганнар. Хәзерге вакытта исә Советлар Союзы геройларын, Социалистик Хезмәт геройларын, Россия геройларын , Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын котлыйбыз.
Батырларга бай ул безнең заман
Адым саен бездә батырлык
Матурлыкка бай ул безнең заман
Адым саен бездә матурлык!
Бүгеннән безнең мәктәбебездә дә “Ватан каһарманнарыр көне” уңаеннан сыйныф җитәкчеләре тарафыннан шушы датага багышланган класс сәгатьләре үткәрелә башлады. Беренче чараларда укучыларга хәзерге заман геройлары турында эчтәлекле презентацияләр күрсәтелде. Укучылар Олег Пешков һәм Серик Султангабиев кебек геройлар белән таныштылар. Аларның батырлыклары турында белделәр... -
Әзерлек эшләре башланды... 06.12.2016

Яңа ел бәйрәме һәр бала өчен көтеп алынган көн. Мәктәптә бәйрәмгә әзерлек эшләре башланып китте. Сыйныф бүлмәләре укучылар тырышлыгы белән бизәлде. Урамнарда кардан сыннар ясау өчен әзерлек эшләре бара. Шулай ук бәйрәм өчен яңа җырлар, шигырьләр өйрәнәләр.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 02.12.2016

Бүген 8-9нчы сыйныфлар белән тәрбия сәгате тәмәке, наркотик, исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында булды. Әңгәмә презентация белән үрелеп барды. Шулай ук кешелек проблемасы булган коррупция хакында да сөйләштек. Укучылар коррупциягә нинди сәбәпләр китерүен, ришвәт алган чиновникларга каралган җәзалар турында белделәр. Үз фикерләрен белдерделәр.
-
СПИД - гасыр афәте... 01.12.2016

СПИД - гасыр афәте. СПИД белән авыручылар саны артып тора. Авыру акрынлап шәһәрләрдән авылларга да үтеп керә бара.СПИД - җирдә яшәүчеләргә азгынлык, тотнаксызлык, әхлаксызлык өчен бирелгән җәзадыр, бәлки. 1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.
Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән. Тормышка куркыныч янаучы аянычлы хаталар ясаудан сак булырга кирәк. Шушы максаттан чыгып, мәктәбебездә СПИДка каршы көрәш дәресе үтте. Укучыларга наркомания, токсикомания, СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатуны максат итеп куйган бу чара бик эчтәлекле үтте. Укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр. -
Белемнәрне тикшерәбез 30.11.2016

Бүген мәктәптә 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән бердәм дәүләт тестына әзерлек йөзеннән сынап карау эшләрен башкардылар. Әлеге чара район күләмендә оештырылды. Укучыларны икенче укытучы алдында эшләргә күнектерү һәм нәтиҗәләрнең актуальрәк булуы максатыннан һәр мәктәп укытучысы билгеләнгән график буенча башка мәктәптә эшләде.
-
Ачык дәрестә... 28.11.2016

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Егерменче-утызынчы елларда Кәрим Тинчуринның иҗаты чәчәк аткан чор. Бу вакытларда ул үзенең иң уңышлы драма әсәрләрен иҗат итә. Башлангыч чор иҗатында үзен комедия остасы итеп танытса, егерменче ел урталарында Кәрим Тинчурин иҗатында төп урынны музыкаль драмалар били. К. Тинчурин белән С. Сәйдәшев кебек ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә “Зәңгәр шәл“, “Ил“, “Кандыр буе“, “Сүнгән йолдызлар“ исемле әсәрләр туа. Бу әсәрләр һәм алар өчен махсус язылган җырлар - татар театр сәнгатенең һәм музыкасының җәүһәрләренә әвереләләр.
Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге киң колачлы. Ул үзенчәлекле режиссер, артист, оста хикәяче, педагог буларак та билгеле.
Бүген мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары да ачык татар әдәбияты дәресендә Кәрим Тинчурин иҗаты белән таныштылар. Укытучы Әюпова Рания Фирдүсовна аларга драматургның иҗат үзенчәлекләрен төшендереп, аның төрле юнәлештә иҗат итүен күрсәтте. Шулай ук дәрестә шәхес культы корбаннары булган әдипләр турында да мәгълүмат бирелде. Дәрес ахырында "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек карадылар.Дәресләрдә куллану өчен әлеге спектакльне мәктәп интернетында да ачыла торган итеп Кулланмалар каталогыбызга да куячакбыз.
-
"СМС" балалар хәрәкәте "Сәламәт ана - сәламәт бала!" 25.11.2016

Хөрмәтле, әниләр! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм тәүфыйклы балалар телибез.
Мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан 25нче ноябрьдә "СМС" балалар хәрәкәте "Сәламәт ана - сәламәт бала!" дип аталган акция үткәрде. Балалар сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы викторина уздырдылар. Әниләр белән бер көнлек контракт төзелде. Һәр әни, зыянлы гадәтләрне булдырмыйча, витаминнар белән генә тукланып, режимны үтәп, көнемне файдалы үткәрәм дип, контрактларга кул куйды. Катнашучы әниләрнең кулларына кояш, активлык, шатлык төсендә ленталар бәйләделәр, теләкләр язылган йөрәкләр өләштеләр. Соңыннан истәлекле фотога төштек.













