Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Гигиеник тәрбия 24.02.2016

Бүген мәктәбебездә гигиена көне булып узды. Шул уңайдан барлык классларда тематик тәрбия сәгатьләре, тәнәфесләрдә уеннар үткәрелде.
-
Чаңгы ярышы 18.02.2016

Кичә Арча шәһәре үзәк стадионында Арча районы белем бирү оешмалары профсоюз хезмәткәрләренең чаңгы ярышы булып үтте. "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" шигарен истә тотып безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе укытучылары да ярышта бик теләп катнаштылар...
-
Профориентация... 17.02.2016

Мәктәбебезгә Г.Тукай исемендәге Әтнә совхоз техникумыннан укытучылар килеп, чыгарылыш сыйныф укучыларына профориентация буенча дәрес үткәрделәр. Экономика, инженерия, ветеренария, поварлык белгечләре әзерләү курслары барлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр, техникум тормышы белән таныштырдылар...
-
Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне... 16.02.2016

1989 елның 15 февралендә Советлар Союзы Герое генерал Борис Громов җитәкчелегендәге совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Сугышның шаукымы анда катнашкан солдат һәм офицерларга гына түгел, бөтен ил халкына да кагылды.
Традиция буенча, бу истәлекле датаны без ел саен сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтәбез. Без Совет һәм Россия солдатлары, офицерларының кылган батырлыкларын бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз һәм кулларына корал тотып интернациональ бурычларын намус белән үтәгәндә һәлак булган ватандашларыбызны мәктәпкүләм чараларда хөрмәт белән искә алабыз. 15 февраль ул исән-имин илгә әйләнеп кайтучыларга рәхмәт хисләре белдерү көне дә.
Тугыз елдан артыкка сузылган Әфган сугышы меңнәрчә кешенең гомерен өзде, яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга әйтеп бетермәслек кайгы-хәсрәт китерде. Вакыт тузаннары Әфган, Чечен һәм башка бәрелешләрдә катнашучыларның якты истәлеген каплый алмас. Хәрби антларына тугры калып гомерләрен биргән батырларның данлы исеме күңелләребездә мәңге сакланыр. -
Муса Җәлил. 110... 15.02.2016

Буген “Әдәби җәүһәрләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар, татар халкының бөек улы, герой шагыйрь-Муса Җәлилгә 110 ел тулу уңаеннан, түгәрәк өстәл артында җанлы әңгәмә оештырдылар, шигырьләрен укыдылар, презентация дә карап уттеләр. Муса Җәлил диюгә, татар халкы, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Бу түгәрәк өстәлдән укучылар язучының киң кырлы шәхес икәнлеген белделәр, үзләренә бик бай мәгълүмат алдылар.
-
"Зарница" - зональный этап 14.02.2016

12 февраля на базе МБОУ «Лесхозская СОШ» прошел зональный этап районной военно-патриотической игры «Зарница», в которой приняли участие команды Лесхозская СОШ, Н.Метескинская СОШ, АСОШ №7, Арская гимназия №5, Ст.Кырлайская ООШ, Ср.Пшалымская ООШ, Казанбашская ООШ, Кошлаучская ООШ, Училинская ООШ, Нижнеатынская ООШ, Утар-Атынская ООШ .
Команды приняли участие в интеллектуальном конкурсе «Ратные страницы истории России», стреляли из пневматической винтовки, разбирали автомат Калашникова, метали гранаты, искали мины, выносили раненого из-под обстрела, двигались по азимуту, подтягивались, одевали противогазы, показали строевую подготовку. Команда "Ялкын" из нашей школы тоже приняла активное участие в военно-патриотических играх «Зарница». -
Сәламәт булыйм дисәң... 13.02.2016

Бүген 13 нче февраль көнне мәктәбебездә "Лыжння Татарстана" кысаларында массакүләм ярыш булып узды. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең барлык укучылары, укытучылары бик актив ктнашты. Бу чара иртәгә район күләмендә дә үткәреләчәк. Барлык катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
Хезмәт төбе - хәзинә... 12.02.2016

Безнең укучылар хезмәттә дә сынатмыйлар. Дәрестән соң эшчәнлек, тимурчылык эше дә актив бара. "Балкыш" отряды укучылары Г.Тукайга куелган һәйкәлне вакытында кардан арындырып торалар...
-
Тукай безне кабат очраштырды... 11.02.2016

Бүген Г.Тукаевларның музей-йортында “Таттелеком” элемтә компаниясенең Арча һәм Әтнә бүлекчәләре хезмәткәрләре белән безнең мәктәп укучылары арасында җылы очрашу үтте. Кичәне танылган җырлар авторы шагыйрь Рөстәм Закуан ачып җибәрде. Ул “Таттелеком” компаниясенең алдагы елларда башкарган эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды. Килгән кунаклар Г.Тукай шигырьләрен, җырлар башкардылар. Безнең укучыларыбыз да матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Килгән кунаклар Әхтәм Зарипов җитәкчелегендә төшерелгән “Каргышлы балачак” фильмыннан өзекләр карады. Кичә эчтәлекле, укучылар өчен бик файдалы булды.
-
А.С.Пушкинны искә алу көне 10.02.2016

10 февраль - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинны искэ алу көне. Нәкъ 179 ел элек шушы көнне А.С.Пушкин дуэльдә алган яралардан вафат була. Әлеге уңайдан, рус теле укытучысы Гыймадиева Г. Н. 6 нчы сыйныфта рус әдәбияты дәресендә ачык дәрес үткәрде.













