Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Класстан тыш чараларда... 13.01.2017

Кичә, 12 нче январь - күренекле француз язучысы Шарль Перронын туган көне иде. Ул балаларга "Красная шапочка", "Кот в сапогах", "Золушка", "Мальчик-с-пальчик", "Спящая красавица" һәм башка шундый кызыклы әкиятләр аша таныш. Аның әкиятләрен укымаган яки телевизор экраннарыннан карамаган бала сирәктер.
Без дә башлангыч сыйныф укучылары белән Шарль Перроның туган көне уңаеннан класстан тыш чара үткәрдек. Балаларны язучының биографиясе белән таныштырдык, әкиятләреннән өзекләр карадык. Ахырдан әкият геройларын сурәтләп рәсемнәр ясадык. -
"Тыюлыклар һәм милли парклар көне" 12.01.2017

Кичә мәктәбебездә югарыда күрсәтелгән темага махсус әзерләнгән сыйныф сәгатьләре үтте. 11 нче гыйнвар - илебездә тыюлыклар һәм милли парклар көне итеп билгеләп үтелә.
Тыюлыклар - саклык чаралары көчәйтелгән табигый территорияләр - бүгенге көндә, кыргый табигать һәм хайваннар дөньясын, аз гына өлешен булса да, үлемнән саклап калуның бердәнбер чарасы.
Шушы вакыйга өчен 11 нче гыйнвар көне юкка гына сайланмаган. Нәкъ 100 ел элек шушы көнне беренче тапкыр илебездә Баргузин тыюлыгы ачыла.
Хәзерге көндә илебездә 33 миллион гектар мәйданны биләп торучы 100 тыюлык һәм 7 миллион гектар мәйданны алып торучы 35 милли парк бар.
Укучылар сыйныф сәгатьләрендә шушы көннең тарихы, илебездәге кайбер тыюлыклар һәм милли парклар белән таныштылар. -
Салкын тисә... 10.01.2017

Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да салкын тиеп авырмаган кеше юктыр. Шунлыктан аның клиник симптомнарын һәрберебез яхшы беләбез: тамак төбе авырту, күзләр кызару һәм яктылыктан курку барлыкка килү, томау төшү, тән температурасы күтәрелү. Гриппның да симптомнары шундый ук, тик организмның агулануы бу очракта көчлерәк була (баш һәм буыннар сызлый, йөрәк кага, тән температурасы 40 градуска кадәр җитәргә мөмкин)...
-
Каникуллар тәмам!.. 09.01.2017

Каникуллар тәмамлануга карамастан табигать шартлары ялларны озайтырга карар итте ахрысы. Тышта 30-32 градус салкынлык. Укучыларыбыз мондый шартларда укырга йөрү турындагы Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә бүген укырга килмәделәр. Һава шартлары бераз җылыта төшсә дә калынрак киенеп, һавада булуның вакытын да исәпкә алып сак булырга киңәш итәбез!..
-
Ялларда... 06.01.2017

Кышкы каникуллар чорында да мәктәбебездә төрле ярышлар, мероприятиеләр булып торды. "Барыбыз да чаңгыга" да, "Барыбыз да бозга" да бастык. Шулай ук район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының шашка һәм шахмат буенча зана ярышлары да бездә үтте. Киеренке көрәш шартларында җиңүчеләр билгеләнде. Ә 5нче гынйвар көнне зона ярышында шахмат уенчы җиңүчесе, мәктәп директорыбыз Гайнуллин И.И. район турында призлы 3нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!..
-
Яңа ел бәйрәме!.. 26.12.2016

Бүген бик матур яңа ел маскарады үткәрдек. Бәйрәм чарасын ачып мәктәп директорыбыз уку, иҗат, спорт алдынгыларына рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырды. Аннан соң тамаша музыкаль-әкият белән дәвам итте. Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел да укучыларыбыз белән ял иттеләр. Төрле күңелле уеннар, матур җыр биюләр бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде... Ахырдан Яңа ел лотереясы уйнатылды.
-
Президент чыршысы... 25.12.2016

25нче декабрь көнне Казан шәһәре "Татнефть-Арена" боз сараенда Президент чыршысы үтте. Әлеге бәйрәм чарасына Республиканың барлык районнарыннан уку алдынгылары, төрле конкурсларда җиңүче иң актив, иң булган укучылар чакырулы иделәр. Арча районы төркемендә әлеге тамашада безнең мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы, халыкара бәйсез "Глаголица" әдәби премиясе лауреаты, рәсәйкүләм "Илһам" әдәби конкурсы дипломанты И.Әюпова да катнашты. Укучылар әлеге чарадан рәхәтләнеп ял итеп, тәмледән-тәмле бүләкләр алып кайттылар. Мондый грандиоз бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!..
-
"Түгәрәк өстәл"... 22.12.2016

Бүген мәктәбебездә Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы специалисты Нигъматуллин Нил Камбил улы һәм Арча үзәк район хастаханәсенең психиатр-наркологы Әхмәтҗанов Рөстәм Әдһәм улы катнашуында укучылар белән түгәрәк өстәл узды. Алар укучыларга бүгенге көндәге яшьүсмерләр арасында тәртип бозу очраклары һәм наркомания афәте, алкоголь, тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр. Укучылларның төрле проблемалы сорауларына төгәл җаваплар бирделәр.
-
СМС-балалар хәрәкәте. "Могҗиза бүләк ит!" акциясе 21.12.2016

Менә СМС-балалар хәрәкәтенең яңа - "Подари чудо!" акциясе старт алды. Безнең мәктәп укучылары да бу акциядә актив катнашты. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында листовкалар өләштеләр, плакатлар ясадылар. Соңыннан укучыларга матди ярдәм йөзеннән яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Акцияне уздыруда ярдәмнәре тигән барча кеше белән истәлекле фотога төштек.
-
"Икенче районара Мәһдиев укулары"нда призёрыбыз бар... 14.12.2016

Язучы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 нче декабрендә Арча районы Гөберчәк авылында туган. Күп еллар Казан университетында эшләгән, ә 60 нчы елларда укыту эше белән беррәттән әдәби әсәрләр дә яза башлаган. Беренче әсәрләре басылып чыгуга ук, ул меңәрләгән укучыларының иң яраткан язучысына әверелгән. 13 декабрь көнне Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә икенче районара Мәһдиев укулары узды. Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. һәм методист Мостафина Э.Г.катнашты. Сикертән мәктәбе коллективы М.Мәһдиев иҗатына багышлап мероприятие күрсәтте. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллин Ильяс “М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучы образы” номинациясендә 3 нче урын алды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр дипломнар тапшырылды.













