Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Яңалыклар/ Новости
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе(+фото)
Опубликовано: 27.08.2017Кичә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Укытучыларның гамәли киңәшмәләре август уртасыннан ук башланды. Ә монысы йомгаклау конференциясе. Пленар утырышта Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвапович Фаттахов та катнашты. Ул Арча муниципаль районының кайбер мәктәпләрендә булды, яңа төзелеп килүче Арча 6нчы номерлы мәктәбендә эш торышы белән танышты. Пленар утырыштан соң капиталь ремонт узган Сеҗе урта мәктәбен ачуда катнашты...
Август киңәшмәсе узган, район мәдәният йорты урнашкан Арчаның үзәк мәйданы иртәдән бәйрәм чаралырыннан гөрләп торды. Кунакларны район мәктәпләре ярминкәсе, чәчәк композицияләре күргәзмәсе, район укучыларының чыгышлары, җыр-биюләр, район мәктәпләре эшчәнлекләрен яктырткан шәхсән күргәзмәләр каршы алды.
Пленар утырышны Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы ачып җибәрде һәм алып барды.
"Район мәгариф системасының белем бирү, тәрбия һәм этномәдәни потенциялы" доклады белән Арча муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Ибраһимов Алмаз Ринат улы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап алга бурычлар билгеләде. Шушы ук юнәлештә район башлыгы Ильшат Габделфәртович та уңай якларны да, кимчелекләрне дә ачып нәтиҗәләр ясады һәм күрсәтмәләр бирде...
Тулырак һәм фотомизгелләр белән: qushlawich.ruда.
Источник: http://qushlawich.ru
К списку новостей













