Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
"Тамшы-шоу"... 22.04.2019

"Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,
Нәрсәдән бу? мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген..."
Мәктәбебездә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган атна старт алды. Бүген аның иҗатына нигезләнгән "Тамшы-шоу" интеллектуаль уены уздырдык. Уенда ике команда көч сынашты. Егетләр командасы "Шүрәлеләр", кызлар "Күбәләкләр" исеме астында чыгыш ясады. Г.Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап, шигырьләрен тану, рәсемнәр буенча бәйге, мәкальне дәвам ит кебек ярышта укучылар бик актив катнашты. Укучыларны зирәклектә, тапкырлыкта сынадык. Кызлар командасы ике очко белән өстен чыгып, җиңүче исеменә лаек булды. -
Саннар дәресе/ Урок цифры 22.04.2019

Онлайн чыганаклар кулланып "Саннар дәресе" "Проект белән идарә итү" ("Урок цифры" "Управление проектами") үткәрдек. Укучыларыбыз өчен кызыклы, файдалы дәрес булды дип уйлыйбыз. Шулай ук укытучылар өчен дә махсус дәрес үткәрелде...
-
“Без күрмәгән җирләр күрер өчен, юл тамгасын кирәк белергә!” 20.04.2019

Юллар кешеләрне очраштыручы да, бер-берсеннән ерагайтучы да. Әмма ялгышларны гына гафу итми, берәүне дә аямый. Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Мәктәпләрдә, иң беренче балалар бакчасында балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла. Безнең балалар бакчасында да , мәктәбебездә дә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эш эшләнә.
Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, игътибарлылыкларын, мөстәкыйль эзләнүләрен, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан Кушлавыч балалар бакчасында мәктәп укучылары белән берлектә “Без күрмәгән җирләр күрер өчен, юл тамгасын кирәк белергә!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә Арчадан “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау” бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Э.Г. килде. Балалар табышмакларга да җаваплар бирделәр, үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дә исбатладылар. Энҗе Газиз кызы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырдан мәктәп укучылары белән велосипедта йөрү, юл йөрү куркынычсызлыгы, яктылык кайтаргыч билгеләре буенча бик эчтәлекле әңгәмә уздырды. -
Рәсәй полиграфиясе көне 19.04.2019

Дөнья никадәр генә алга китмәсен, ләкин китапларның тылсымы, технологияләр гасыры булуга карамастан, аларны һаман да кызыклы, кирәкле итә. Бер генә планшет, ноутбук, хәтта электрон китап та басма китап-журналларның исен алыштыра алмый. Кешеләр яңалыклар белән газета-журналлар аша танышырга, яраткан китапларын яңадан укырга, буш вакытларында кроссворд һәм сканвордлар чишәргә күнекәннәр.
19 нчы апрельдә бик матур бәйрәм билгеләп үтелә – Рәсәй полиграфиясе көне.
Полиграфия – промышленностьнең бер өлкәсе, ул басма матбугатны бастырып чыгару өчен әзерли, китаплар, журналлар, газеталар, этикеткалар, төргәкләр һәм башкалар. Аны типография белән бутарга ярамый. Типография – ул полиграфик оешма, ул әзерләнгән продукцияне бастырып чыгара.
Без бүген шушы көн уңаеннан, класс сәгатьләрендә укучылар белән, “Рәсәй полиграфия көне” дигән видеоролик карадык. Әлеге видеоролик аша, китап-журналларның басылу тарихы, станоклары белән таныштылар. Ахырдан белемнәрне гомумиләштерү максатыннан, ике командага бүленеп, тест үттеләр. Соңыннан “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының яңа чыккан саннарына күзәтү ясалды, аларга язылу тәртипләре аңлатылды. -
Картинг ярышлары 18.04.2019

Бүген беренче тапкыр Арча районы мәктәп директорлары арасында картинг ярышлары узды. Ир-атлар арасында Сикертән мәктәбе, хатын-кызлар арасында Иске Ашыт мәктәбе директорлары беренче урында. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!!!
Тулырак һәм финал ярышының видеосы белән (мәктәп интернетында блоклана) монда.
-
Котлыйбыз!.. 18.04.2019

Г.Тукайның 133 еллыгы уңаеннан уздырылган районкүләм шигырь укучылар бәйгесендә 9нчы сыйныф укучыбыз Бикчәнтәев Р. II дәрәҗә дипломга лаек булды...
-
Әдәби викторина 16.04.2019

Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган айлык кысаларында, бүген югары сыйныф укучылары арасында, “Без Тукайны яратабыз” исемле әдәби викторина уздырдык. Шагыйрь Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйттек, таныш шигырьләрне төрле юллар аша таныдык. Укучыларда иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе, телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләдек. -
"Әй, мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?.." 15.04.2019

Бүген 15 нче апрель бөек татар шагыйре Г.Тукайның вафат булган көне. Шушы уңайдан укучыларыбыз "Тукай безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән музей дәресендә катнашты. Бакча балалары Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Бик матур тәрбияви-искә алу чарасы килеп чыкты. Шундый ук чаралар бүген Казанда да үткәрелә. Татарның киң җәмәгатьчелеге Тукай каберенә зиярат кыла, чәчәкләр сала...
-
Республикакүләм "Тукай укулары" 13.04.2019

Кичә Габдулла тукай мирасын өйрәнүгә багышланган VIII Республикакүләм "Тукай укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда безнең мәктәптән туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучысы Әюпова Р.Ф. һәм 8 сыйныф укучыбыз Хәбибуллина И.Ә. да катнаштылар һәм үз эшләрен уңышлы тәкъдим иттеләр. Дәрәҗәле дипломнар белән беррәттән "Ситилинк" электрон кибет-дискаунтерына сертификатларга да лаек булдылар. Котлыйбыз!..
-
Космонавтика көне!.. 12.04.2019

12 апрель – Космонавтика көне. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру максатыннан бүген укучыларга презентация күрсәтелде.
Юрий Алексеевич Гагарин 1934 елның 9 мартында Смоленск өлкәсенең Гжатск районында Клушино авылында колхозчы семьясында туган. Юраның әти-әнисе-гади колхозчылар. Әтисе, Алексей Иванович Гагарин (1902—1973), - балта остасы, әнисе, Анна...













