Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Районара бәйгедә I урын 06.12.2019

Мәктәбебез укучылары һәрдаим конкурсларда катнашып торалар. 9 нчы класс укучысы Хәбибуллина Илүзә «Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган "V Районара Мәһдиев укулары” ның “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 1 урын алды. Афәрин, Илүзә!
-
Тәрбия сәгатьләрендә 05.12.2019

Бүген, 5 декабрь көнне, бөтендөнья “Халыкара волонтёрлар” көне («Международный день добровольца”) билгеләнеп үтелә. Бу уңайдан, мәктәбебездә “Яхшылык дәресләре” акциясе узды. Шушы акция кысаларында, без “Киләчәк волонтерлары” дигән фильм карадык. Бу фильмда балаларның ирекле рәвештәге эшчәнлеге чагыла. Алар кыргый табигатьне саклауга, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең җәмгыятькә ярашуларына, иясез эт-мәчеләрне кайгыртуга, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалучылар турындагы мәгълүматларны табуга өлеш кертәләр.
-
Cоциаль-экологик акция дәвам итә 04.12.2019

Мәктәбебездә “Игелекле капкачлар“ акциясе дәвам итә. Әлеге чарада башлангыч класс укучылары да актив катнаша. Исегезгә төшерәбез: арт-объектка тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыеп барырга кирәк. Шушы гади генә гамәлебез белән мөмкинлеге чикле балага ярдәм кулы алабыз икән, нигә аннан файдаланмаска?!
-
Билгесез солдат көне 03.12.2019

Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә түбәндәге сүзләр язылган... -
Сыйныф сәгатьләрендә 02.12.2019

Коррупция - дәүләт вазыйфаларын биләүче, шулай ук дәүләт граждан хезмәте яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның, үз вазыйфаи вәкаләтләреннән һәм шул вәкаләтләргә бәйле мөмкинлекләрдән файдаланып, үз мәнфәгатьләрендә, шулай ук башка затлар мәнфәгатьләрендә, шәхсән үзләре яисә арадашчылар ярдәмендә законсыз рәвештә мөлкәти байлыклар һәм өстенлекләр алуы йә алардан файда күрүе, шулай ук әлеге затларны физик һәм юридик затлар тарафыннан шушы байлыкларны һәм өстенлекләрне законсыз бирү юлы белән сатып алу. Бүген сыйныф сәгатендә әнә шул хакта сөйләштек. Укучылар фикере тыңланды. Укучылар белән төрле эчтәлекле казуслар чиштек. Һәрбер укучы үз фикерен әйтте.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 30.11.2019

Сәләтле балалар белән эшләү өчен мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли. Укучылар драмтүгәрәккә бигрәк тә яратып йөриләр. Кичә укучылар "Дус булыйк без мәңгегә" исемле әкияте белән балалар бакчасына кунакка керделәр. Балалар нәни артистларны бик яратып кабул иттеләр.
-
Әниләр көне 29.11.2019

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.
Кичә без мәктәбебез укучыларының әниләрен бәйрәмгә чакырдык. Укучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, спектакльдә катнаштылар. Әниләргә үзләре ясаган чәчәкләр бүләк иттеләр. Әниләрне дә тик тотмадык, күңелле уеннарда катнаштырдык. -
Бәйрәм бәйгесе 27.11.2019

Мәктәбебездә Әниләр көненә укучылар арасында бик күләмле рәсем конкурсы уздырылды. Бу бәйгедә 1-4 сыйныф укучылары бик теләп катнаштылар. Иң уңышлы дип табылган рәсемнәрдән мәктәп фойесында күргәзмә дә оештырылды. Аеруча матур ясалган эшләр Яңа Кенәр балалар сәнгать мәктәбенә җибәреләчәк.
-
Тәрбия сәгатьләрендә 26.11.2019

Ел да көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында, дистәләрчә кешенең, шул исәптән балаларның да, гомере фаҗигале төстә өзелә. Шушындый күңелсезлекләрне кисәтү максатыннан, без бүген укучылар белән “Бозда сак бул!” дигән темага әңгәмә үткәрдек, тагын бер тапкыр кагыйдәләрне искә төшердек.
Тормышның кадерен белегез, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз! Елгалар, күлләр, буалар һәм сулыклар өстендәге боздан чыкканда сак булыгыз! -
Бөтенрәсәй ирекле интернет-акциясе 25.11.2019

“Юлларда балалар куркынычсызлыгы” Бөтенрәсәй ирекле интернет-акциясендә мәктәбебез укучылары бик теләп катнашалар. Чараның төп максаты: укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм үзләштерү дәрәҗәсен арттыру. “Юл билгеләре”, “Юл йөрү кагыйдәләре”, “ППД билетлары” рубрикалары көн саен төрле мәгълүматлар, тестлар белән тулыландырылып торыла. Атна саен актив укучыларга призлар бирелә. Балаларның активлыгы портфолиодостижений.рф сайтында шәхси портфолиода чагылдырыла. Юлларыбыз имин булсын!..













