Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Тәрбия сәгатьләрендә 26.11.2019

Ел да көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында, дистәләрчә кешенең, шул исәптән балаларның да, гомере фаҗигале төстә өзелә. Шушындый күңелсезлекләрне кисәтү максатыннан, без бүген укучылар белән “Бозда сак бул!” дигән темага әңгәмә үткәрдек, тагын бер тапкыр кагыйдәләрне искә төшердек.
Тормышның кадерен белегез, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз! Елгалар, күлләр, буалар һәм сулыклар өстендәге боздан чыкканда сак булыгыз! -
Бөтенрәсәй ирекле интернет-акциясе 25.11.2019

“Юлларда балалар куркынычсызлыгы” Бөтенрәсәй ирекле интернет-акциясендә мәктәбебез укучылары бик теләп катнашалар. Чараның төп максаты: укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен һәм үзләштерү дәрәҗәсен арттыру. “Юл билгеләре”, “Юл йөрү кагыйдәләре”, “ППД билетлары” рубрикалары көн саен төрле мәгълүматлар, тестлар белән тулыландырылып торыла. Атна саен актив укучыларга призлар бирелә. Балаларның активлыгы портфолиодостижений.рф сайтында шәхси портфолиода чагылдырыла. Юлларыбыз имин булсын!..
-
Cоциаль-экологик проект 23.11.2019

"Добрые Крышечки" - социаль-экологик проект. Ул үсешләре үзенчәлекле булган балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия прокты булып тора. Шулай ук әлеге акция планетаны чистарту дип тә карала. Безнең мәктәптә дә бу чара башланып китте. Укучыларның активлык арта бара.
-
"Әниләр көне" уңаеннан акция... 22.11.2019

Тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне җитә. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Кичә укучыларыбыз республика күләмендә үткәрелгән "Незабудка РДШ" акциясе кысаларында незабудка (күгәрчен күзе) чәчәген ясадылар. Күгәрчен күзе чәчәге - Әниләр көненең төп символы ул. Эшләнмә бик матур килеп чыкты. -
Тәрбия эше буенча очрашулар 20.11.2019

Бүген мәктәбебезгә яшүсмерләр эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Усманова Э.С., Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының яшүсмерләр арасында хокук бозуны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече Хабирова Р.Г., яшүсмерләр һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча төп белгеч Яруллина А.А., Арча үзәк больницасыннан акушерка Галимова Г.Г. укучылар белән очрашуга килделәр. Һәр белгеч үз юнәлеше буенча укучылар алдында чыгыш ясадылар, төпле киңәшләрен бирделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
-
"Җәлил укулары"нда призёрыбыз 19.11.2019

18 ноябрь көнне Арча район мәдәният йортында II Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең район этабы үтте. Безнең мәктәптән З.Мингазова Муса Җәлилнең "Серле йомгак" шигырен сөйләде. Ул үз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап бәйгенең район турында дәрәҗәле II урынга лаек булды. 20 ноябрь көнне ул Кукмарада узачак зона этабында катнашачак. Аңа уңышлар телибез!..
-
Дәрестән тыш... 19.11.2019

Кичә укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча "Интеллектуаль уен кичәсе" булып узды. Ике командага бүленеп белемнәр һәм интеллект дәрәҗәсе тикшерелде. Укучылар бик актив булды. Тарихи сорауларга да, әкият белән бәйле кызыклы сорауларга да җавап бирә алдылар. Юлларда сак булырга, белемнәрне даими ныгытып торырга киңәш ителде.
-
Зона ярышларында беренчеләр!.. 18.11.2019

16 нчы ноябрьдә Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярышлар уздырылды. Бу спорт чарасының зона ярышлары Арча муниципаль районының Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбендә бик оешкан төстә барды. Безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән дә 4 укытучысы: Әхмәтова Гүзәл, Әюпова Рания , Бикчәнтәев Рәдис һәм Мингазов Алмаз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Физик тәрбия укытучысы Мингазов Алмаз бадминтон ярышында 1 нче, инглиз теле укытучысы Әхмәтова Гүзәл өстәл теннисы ярышында 1 нче урынны яуладылар. Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз, аларга тагында уңышлар телибез.
-
Яктылык кайтаргыч элементлар 15.11.2019

Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр я һәлак булалар. Гаҗәеп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә мизгел генә була бит.
Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юллары бар. Әйтик, өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын кире чагылдыра. Нәтиҗәдә машина йөртүче җәяүлене 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа ниндидер карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала.
Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак.
Тәрбия сәгатьләрендә даими рәвештә яктылык кайтаргыч элементлар куллану турында сөйләнелә.Укучыларыбыз яктылык кайтаргыч элементларны сумкаларында да, өс киемнәрендә дә йөртәләр. -
Республикакүләм белемнәрне тикшерү 13.11.2019

12 нче, 13 нче ноябрьдә мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары республика күләмендә инглиз теленнән, тарихтан, математикадан тест эшләделәр. Укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен тикшерделәр. Биремнәрне тырышып эшләделәр. Нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанабыз.













