Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Бәйрәм белән! 06.11.2019

Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстан — демократик дәүләт. Анда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.
Республикабызда барлык гражданнар да тигез хокуклы һәм тигез бурычлы. Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка... -
Каникулда да әзерлек бара 05.11.2019

Каникуллар башланды! Тик имтиханнарга әзерлекне туктатырга ярамый. 9 нчы сыйныф укучыларыбыз, гадәти уку көнендәгечә, мәктәпкә килделәр. Дәресләр булмау сәбәпле, бик иркенләп экзаменнарга әзерләнә алдык.
-
Халыклар бердәмлеге көне! 03.11.2019

4 ноябрь- халыклар бердәмлеге көне. Ә менә бу бәйрәм яңа бәйрәмме ,әллә инде күптәннән килгән бәйрәмме икән? “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге бәйрәм уңаеннан укучыларга тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы 29.10.2019

Кичә мәктәбебездә I чирекне йомгаклау буенча ата-аналар җыелышы булды. Әти-әниләргә һәр сыйныф җитәкчесе балаларның тәртибе, уку буенча өлгереше турында мәгълүмат бирде. Шулай ук бүгенге җыелышта Арча муниципаль районының гаилә хәлләре һәм яшьүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгеч-инспекторы Хабирова Рамилә Гомәр кызы да катнашты. Рамилә Гомәр кызы укучылар белән дә аерым әңгәмә үткәрде. Көзге каникул вакытында үзеңне юлларда ничек тотарга, хокук бозу очраклары турында эчтәлекле мәгълүмат бирде. Җыелыш бик эчтәлекле һәм файдалы үтте.
-
Котыру чиреннән саклану 26.10.2019

Бүген укучыларга котыру авыруы турында тулы белешмә бирелде. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты уктучысы Әюпова Рания Фирдүс кызы әлеге тема буенча эчтәлекле презентация күрсәтте. Агымдагы елның 28 сентябре Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) инициативасы белән котыру авыруына каршы көрәш көне буларак билгеләнде. Котыру авыруы 150ләп илдә теркәлгән. Ел саен аңардан җир шарында 55 мең кешенең гомере өзелә. Ул нигездә Азия һәм Африка илләренә туры килә.
Татарстанда 2019 нчы елның сигез аенда йорт хайваннары котыру чире йоктыруның 14 очрагы теркәлгән. Йорт хайванын бу куркыныч авырудан ничек сакларга? Үз-үзен тотышындагы нинди үзгәрешләр котыру чирен эләктерү турында аңлата? Кыргый яки урамда йөрүче җәнлек тешләсә нишләргә? Укучыларга бу хакта кирәкле мәгълумат бирелде.
-
"Сөмбелә" бәйрәме 25.10.2019

Тышта алтын көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу-бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да.
Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак») — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.
Сөмбелә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.
Без бүген мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Балаларның яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Бәйрәмдә укучыларыбыз матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Сөмбелә бәйрәме бик күңелле узды. -
Дәрестән тыш... 24.10.2019

"Олы шәхес - Мостай Кәрим". Мостай Кәримгә 100 ел тулу уңаеннан бүген авыл китапханәсендә "Өченче көн тоташ кар ява", "Третий день подряд идет снег" исеме астында, түгәрәк өстәл үтте. Укучылар татар һәм рус телләрендә шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.«Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар» кебек шигырь җыентыклары , «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» повестьлары балаларга бик ошады. Әлеге китапларны укырга өйләренә дә алдылар. -
"Без бит - Арча яклары" 23.10.2019

"Җире - җәннәт, суы-ширбәт, халкы - талант Арчамның", чыннанда без үз районыбыздан чыккан талантлы шәхесләр белән горурланып яшибез. Укучылар белән һәрдаим якташ язучылар, шагыйрьләр, артистлар турында фикер алышабыз. Бүген дә "Без бит - Арча яклары" җыентыгына кергән шәхесләрне өйрәнү буенча әдәби круиз үткәрдек. Әлеге чарада клуб мөдире Хәнәфиева Ф.Н., китапханәче Фәттәхова Р.Г. белән укытучылар һәм укучылар арасында җанлы әңгәмә узды.
-
Мостай Кәримгә - 100 21.10.2019

Бүген тәрбия сәгатендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим турында әңгәмә үткәрдек. Мостай Сафа улы Кәримов 1919 нчы елның 20 нче октябрендә Чишмә районы Келәш авылында крестьян гаиләсендә туган. 1941 нче елны Башкорстанның педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Каты җәрәхәтләнә:мина ярчыгы күкрәгенә эләгеп аздан гына йөрәгенә...
-
Татарча диктант 19.10.2019

"Татарча диктант " белем бирү акциясе "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү " Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Бүген 19 нчы октябрь көнне безнең Кушлавыч мәктәбендә дә әлеге акция оешкан төстә үтте. Анда егерме кеше катнашты. Әлеге чарада катнашучылар саны елдан-ел арта гына бара. Белемле булыйк, грамоталы языйк!..













