Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422008, РТ, Арский район, д. Кошлауч, ул. Тукая, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-665-03-07 |
| E-Mail: | Sksl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кошлаучская ООШ" |
| Руководитель: | Аюпова Рания Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кошлаучская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Cоциаль-экологик проект 23.11.2019

"Добрые Крышечки" - социаль-экологик проект. Ул үсешләре үзенчәлекле булган балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия прокты булып тора. Шулай ук әлеге акция планетаны чистарту дип тә карала. Безнең мәктәптә дә бу чара башланып китте. Укучыларның активлык арта бара.
-
"Әниләр көне" уңаеннан акция... 22.11.2019

Тиздән ноябрь аеның иң матур бәйрәме – Әниләр көне җитә. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.
Кичә укучыларыбыз республика күләмендә үткәрелгән "Незабудка РДШ" акциясе кысаларында незабудка (күгәрчен күзе) чәчәген ясадылар. Күгәрчен күзе чәчәге - Әниләр көненең төп символы ул. Эшләнмә бик матур килеп чыкты. -
Тәрбия эше буенча очрашулар 20.11.2019

Бүген мәктәбебезгә яшүсмерләр эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Усманова Э.С., Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының яшүсмерләр арасында хокук бозуны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече Хабирова Р.Г., яшүсмерләр һәм аларның хокукларын яклау эшләре буенча төп белгеч Яруллина А.А., Арча үзәк больницасыннан акушерка Галимова Г.Г. укучылар белән очрашуга килделәр. Һәр белгеч үз юнәлеше буенча укучылар алдында чыгыш ясадылар, төпле киңәшләрен бирделәр. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
-
"Җәлил укулары"нда призёрыбыз 19.11.2019

18 ноябрь көнне Арча район мәдәният йортында II Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең район этабы үтте. Безнең мәктәптән З.Мингазова Муса Җәлилнең "Серле йомгак" шигырен сөйләде. Ул үз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап бәйгенең район турында дәрәҗәле II урынга лаек булды. 20 ноябрь көнне ул Кукмарада узачак зона этабында катнашачак. Аңа уңышлар телибез!..
-
Дәрестән тыш... 19.11.2019

Кичә укучылар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча "Интеллектуаль уен кичәсе" булып узды. Ике командага бүленеп белемнәр һәм интеллект дәрәҗәсе тикшерелде. Укучылар бик актив булды. Тарихи сорауларга да, әкият белән бәйле кызыклы сорауларга да җавап бирә алдылар. Юлларда сак булырга, белемнәрне даими ныгытып торырга киңәш ителде.
-
Зона ярышларында беренчеләр!.. 18.11.2019

16 нчы ноябрьдә Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярышлар уздырылды. Бу спорт чарасының зона ярышлары Арча муниципаль районының Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбендә бик оешкан төстә барды. Безнең Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбеннән дә 4 укытучысы: Әхмәтова Гүзәл, Әюпова Рания , Бикчәнтәев Рәдис һәм Мингазов Алмаз катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Физик тәрбия укытучысы Мингазов Алмаз бадминтон ярышында 1 нче, инглиз теле укытучысы Әхмәтова Гүзәл өстәл теннисы ярышында 1 нче урынны яуладылар. Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз, аларга тагында уңышлар телибез.
-
Яктылык кайтаргыч элементлар 15.11.2019

Җәяүлеләр бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр я һәлак булалар. Гаҗәеп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә мизгел генә була бит.
Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юллары бар. Әйтик, өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын кире чагылдыра. Нәтиҗәдә машина йөртүче җәяүлене 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа ниндидер карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала.
Яктылык кайтаргычларны киемгә алга да, артка һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршы килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак.
Тәрбия сәгатьләрендә даими рәвештә яктылык кайтаргыч элементлар куллану турында сөйләнелә.Укучыларыбыз яктылык кайтаргыч элементларны сумкаларында да, өс киемнәрендә дә йөртәләр. -
Республикакүләм белемнәрне тикшерү 13.11.2019

12 нче, 13 нче ноябрьдә мәктәбебезнең 8 нче класс укучылары республика күләмендә инглиз теленнән, тарихтан, математикадан тест эшләделәр. Укучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен тикшерделәр. Биремнәрне тырышып эшләделәр. Нәтиҗәсе уңай булыр дип ышанабыз.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту дәвам итә 11.11.2019

Без һәркөн иртән яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген югары сыйныф укучылары белән, юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан, уен-ярыш үткәрдек. Юл билгеләрен таныдык, табышмаклар, “ярый-ярамый” уены аркылы төрле кызыклы сорауларга җавап бирдек.
Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын! -
Тәрбия сәгатьләрендә 08.11.2019

Безнең татар халкында бик матур бер гадәт бар: бездә юлга чыгучыларны: “Хәерле юл!” – диеп озатып калалар һәм: “Исән-сау кайттыңмы?” – диеп каршы алалар. Әйе, хәзерге заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Шуңа күрә без кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә тиеш.
Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту, урамда йөргәндә игътибарлы булырга өйрәтү, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү максатыннан укучыларга тәрбия сәгате үткәрелде. Балалар юл билгеләре, светофор , транспорт чаралары, юлны аркылып чыгу турындагы белемнәрен искә төшерделәр.Табышмакларга җаваплар таптылар, “Юлда йөри беләсеңме?” дигән эчтәлекле, кызыклы презентация карадылар.













