Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Хөрмәтле коллегабыз - Гайнетдинова Нурисә Гыйльмулла кызының 55 яшьлек юбилее. 18.03.2015

Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмегез белән котлыйбыз! Киләчәктә Сезгә тыныч тормыш, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, тормыш иптәшегез белән тигез гомер итүегезне телибез.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең ,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
-
Сыерчык ояларыннан күргәзмә төзелде. 17.03.2015

Мәктәптә “Җиңүнең 70 еллыгына 70 сыерчык оясы” акциясе узды . Акциядә укучылар бик теләп катнаштылар.Башка елларда да укучылар канатлы дусларыбызны оялы итүгә битараф булмадылар. Сыерчык ояларының иң яхшы дип саналганнары күргәзмәгә куелды. Тиздән аңа нәтиҗәләр ясалыр. Ә канатлы дусларыбыз безнең укучылар зур теләк белән ясаган ояларны үз итәр , әлбәттә.
-
Социаль белем бирү академиясе укучылары -бездә кунакта 16.03.2015

Профориентация айлыгында төрле уку йортлары белән очрашулар оештырыла. Арча районы социаль белем бирү академиясеннән студентлар килеп, 9-11 нче класс укучылары каршында уку йортына керү тәртибе, сайланган белгечлек буенча уку мөмкинлекләре, студентлар тормышы турында чыгыш ясадылар. Чыгыш ясаучылар уку йортына яңалыкка омтылган, укырга теләге булган укучыларны чакырып калдылар, буклетлар тараттылар.
-
Арский бал 14.03.2015

Учащиеся нашей школы Шигабиева Эндже, Маннанов Фангиз, Шаяхметова Сафия, Шарафиев Инсаф, Зиннатуллина Рузиля, Хайрутдинов Ильдус, Хасанова Зульфия, Салимов Рузиль приняли участие в районном конкурсе «Арский бал» посвященный к году Литературы . Руководителем группы была учитель английского языка Исмагилова Гузель Альбертовна. Нам была вручена грамота в номинации «Сюжетный танец».
-
Язучы Гөлсинә Галимуллина белән очрашу 13.03.2015

“Китапка мәхәббәт кайдан башлана?”соравына бүген ге көн укучысына китапханә, авыл җирлеге, мәдәният йортлары белән берлектә кулга-кул тотынып эшләгәндә генә җавап табып булыр. Түбән Мәтәскә мәдәният йортында укучылар белән берлектә Саба районында яшәп иҗат итүче күпсанлы китаплар авторы, китап укучылар үз итәргә өлгергән сөйкемле ханым – язучы, журналист Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу кичәсе оештырылды. Очрашуны Иске Кырлай авылы китапханәчесе Венера Хәмзина алып барды. Безнең укучыларыбыз музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар.Гөлсинә Галимуллина, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирү белән беррәттән, журналист, язучы һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплылык таләп итә торган хезмәт икәнлегенә дә тукталды. Язучы ханым җирлектә урнашкан халыкның китап белән кызыксынуына битараф кала алмый , әлбәттә. Иң күп укучыларга аның бүләге дә бар: рәхмәт хатлары тапшыру -үзе күңелле мизгел булды. Укучыларыбызга үтемле, тирән эчтәлекле чара оештырулары өчен Түбән Мәтәскә китапханәсе мөдире Рәмзия Хәсәнова, җирлек башлыгы Фәргать Гарәфетдин улы Сираҗетдиновка зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Китапка булган мәхәббәт тукталмасын, язучыларга иҗат дәрте килеп торсын, диясе килә бүгенге кичәне караганнан соң.
-
Район башлангыч класс укытучылары семинары 12.03.2015

Мәктәпкә килгән кунаклар арасында укытучыларның белемен күтәрү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы укытучысы Сәгъдиева Илсия Тәлгать кызы, “Мәгариф” журналы сайты мөхәррире Римма Вәли кызы Гатина, район мәгариф идарәсенең информацион-методик үзәк методисты Роза Гарапшовна Яхина һәм район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
Мәктәпнең музыка укытучысы Раил Рәшит улы һәм инглиз теле укытучысы Ләйсән Альберт кызы кунакларга осталык дәресләре күрсәттеләр, сингапур методикасын куллану серләренә төшендерделәр. Кунаклар үзләре дә бу алымнарны кулланып карадылар, киләчәктә үз эшәрендә файдалану өчен өлге алдылар
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 оя. 12.03.2015 Мөндеш башлангыч мәктәбендә район буенча игълан ителгән "70 еллыкка-70 оя! " бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Укучылар бәйгедә актив катнаштылар.Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде.Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана",- ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

-
Бүген бездә бәйрәм 07.03.2015

Җиһанга Яз килде. Яз ул - җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.
Хатын-кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та ... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул - хатын-кыз.
М әктәбебез егетләре бүген кызларыбызны, укытучы, хезмәткәрләрне котлап, бәйрәм оештырдылар. Чараны алып баручы егетләр - 10 нчы класс укучылары Лотфуллин Самат, Вәлиәхмәтов Фәрит. 5-11 нче класстан берәр кыз төрле уеннар аркылы үз осталыкларын күрсәтте. Финалда 9 нчы класс укучысы Фәсхетдинова Әнисә җиңүче булды.
" Көннең яктылыгы-кояшта,
Күкнең матурлыгы-йолдызларда,
Җирнең гүзәллеге-безнең мәктәпнең кызларында",- дигән шигырь юллары белән тәмамланды бәйрәм кичәсе.
-
“Җиңү килде, җирне нурга күмеп ”кичәсе 06.03.2015

Башлангыч класслар методик берләшмәсенең планы буенча бүген ата-аналар каршында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү килде, җирне нурга күмеп ”исемле әдәби –музыкаль кичә куелды. Укучылар маршировка ясадылар, “Журавли” музыкасына музыкаль композиция күрсәттеләр, 3 нче класс укучысы Нәбиуллина Әдилә бабасына багышлап төзегән проект эше белән уңышлы чыгыш ясады. Укучылар бу чарадан хәрби һөнәрләр турында башлангыч белемнәр дә алдылар.
Физкультура укытучысы Җәләлиев И.И. балаларга өйрәткән күнекмәләр бәйрәм барышында уңышлы тормышка ашырылды. Арча сәнгать мәктәбе филиалы укытучылары Чулпан һәм Рәдис Харисовлар, мәктәпнең музыка укытучысы Хәбибуллин Р.Р. укучыларның музыкаль сәләтләрен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Мәктәп коллективы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Балаларны әлеге бәйрәмгә хәзерләп, алар да үз алларында торган бурычларны үтәделәр, класс җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Профессиональ белем бирү айлыгы 05.03.2015

Мәктәптә укучыларыбызга профессиональ белем бирү буенча айлык башланып китте. Айлык кысаларында төрле чаралар тормышка ашырыла. Башкарган хезмәте аркылы танылган кешеләр белән очрашулар, уку йортларында ачык ишекләр көнендә булу укучыларда сайлаган һөнәр буенча кызыксынуларны тагын да арттыра, җаваплылык хисе тәрбияли. Бүген 9-11 нче класс укучылары класс җитәкчеләре Мәннанова Л.Р., Фазылҗанова Н.М. белән район мәгариф бүлеге аркылы оештырылган Казан аграр университеты һәм Казан ветеринария академиясеннән килгән белгечләр белән очрашуда булдылар. Бүген - укучы, күпмедер вакыттан соң югары уку йорты студенты булырга әзер торган укучыларыбыз, яшьтәшләре белән ирекле аралашу вакытында, үзләрен борчыган сорауларга җавап та таптылар. Мондый очрашуларны оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.








