Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
-
Мөһим сөйләшүләр. Россиянең халык кәсепләре 16.11.2026

Мөндеш башлангыч мәктәбендә 2–3 нче сыйныф укучылары өчен «Мөһим сөйләшүләр» сәгате «Россиянең халык кәсепләре» темасына багышланды. Дәресне Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы алып барды. Дәреснең максаты — укучыларның Россиянең халык сәнгать кәсепләре турындагы күзаллауларын киңәйтү, бу кәсепләрнең күптөрлелеген һәм аларның безнең халыкларның мәдәни мирасын саклаудагы әһәмиятен аңлату. Шулай ук традицион һөнәрләрнең тарих белән бәйләнешен ачу һәм халык кәсебе эшләнмәләренең кыйммәтләрен аңлауга ирешү максат итеп куелды. Дәрес барышында укучылар Гжель, Хохлома, Жостово росписе, Дымково уенчыгы, Вологода челтәре, Оренбург яулыгы кебек данлыклы кәсепләр белән таныштылар. Балалар бу һөнәрләрнең гасырлар тирәнлегенә барып җитүен, яулыкларның, уенчыкларның һәркайсында матурлыкка омтылышны һәм халыкның рухи дөньясы сизүен аңладылар. Мөһим урынны заманча тормыш белән бәйләнеш алды: укучылар борынгы техниканың бүгенге көндә дә яшәп кенә калмавын, ә заманча тенденцияләр белән берләштереп, актив рәвештә үсә, киңәя баруын төшенделәр. Бу — тарихи хәтеребезнең өзелмәвен һәм халык осталарыбыз эшенең дәвамлылыгын күрсәтә.
-
Мөһим әңгәмәләр. Россия халыкларының кәсепләре 16.11.2026

Бүген "Мөһим әңгәмәләр" дәресендә 2А классы укучылары белән "Россия халыкларының кәсепләре" темасына әңгәмә үткәрелде. Укучылар кәсеп һәм һөнәр төшенчәләрен аерырга өйрәнделәр, элек-электән Россия халыкларының нинди кәсеп белән шөгыльләнүләре турында белделәр.
-
Мөһим әңгәмәләр. Хыялдан - ачышларга 09.11.2026

Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән "Мөһим әңгәмәләр" дәресе "Хыялдан - ачышларга" темасына багышланды. Укучылар М.В. Ломоносовның тормыш юлы, аның фәнне үстерүгә керткән өлеше турында тыңладылар. "Күп көч куйган очракта, хыяллар чынга аша" дигән нәтиҗә ясалды.








