Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
Укытучылар спорт ярышында 28.09.2015

Республикабызда ГТО нормаларын үтәү буенча зур эш алып барыла. Район җитәкчелеге дә моңа бик зур игътибар бирә. Мәктәбебезнең укытучы һәм хезмәткәрләре районда оештырылган бу ярышларда бик актив катнаша . Бүген алар тагын бер тапкыр үзләренең көчләрен сынап карый.
-
Дуслык елмаюдан башлана 24.09.2015

Бүген 5 нче класс укучылары "Дуслык емаюдан башлана" исемле ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр. Тәрбия сәгатендә төрле халыкларның яшәү рәвешләре, традицияләре турында сүз алып барылды. "Милләтләр арасында татулык мөнәсәбәтләре урнаштырылган илдә тынычлык яшәр",- девизы астында төгәлләнде әлеге сөйләшү. Сыйныф җитәкчесе укучыларның шушы темага багышлап ясалган рәсемнәренә дә анализ ясады. Иң матурын сайлап, республикада уза торган конкурсның муниципаль этабына тапшырылачагын да җиткерде ул балаларга . Балалар матур киемнәрдә җырладылар, биеделәр, сәнгатьле сөйләмгә осталыкларын да күрсәттеләр. Барысы да шат, елмаюдан күңелләр дә күтәренке.
-
Акция "Поделись улыбкой" 22.09.2015

Участники проекта "Самостоятельные дети"провели акцию «Поделись улыбкой». В сопровождении руководителя вышли на главную дорогу нашего села, выбрали многолюдное место . Установили плакаты, прохожим раздавали заранее подготовленные буклеты на антинаркотическую тематику , а также листовки в форме улыбки «смайла» с призывом вести ЗОЖ. Участники нашей акции поддержали нас, с ними был составлен однодневный контракт об отказе от вредных привычек. Розданных и собранных материало было 34. Все участники проекта остались довольны .
-
Бүген бездә өмә 21.09.2015

Район буенча 19 нчы сентябрь көнне өмә игълан ителгән иде. Әлеге чарадан без дә читтә калмадык. Мәктәп территориясе коелган яфраклардан, кипкән үләннән чистартылды. Көн дә безгә карата мәрхәмәтле булды.Укучыларыбызга эшләргә кочаулык китермәде. Мәктәбебез тирәсе чистарды, күңелләргә дә башкарган хезмәттән ямь өстәлде.
-
Г.Ахуновка 90 яшь 19.09.2015

18 нче cентябрьдә якташыбыз, күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның тууына 90 яшь булды. Китапханәче, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәгъдиева Халисә Камилевна югары класс укучыларын түгәрәк өстәл янында сөйләшүгә чакырды. Укучылар язучының тормыш юлына , иҗатына кагылышлы төп фактларга тукталдылар, чыгышлар ясадылар. Китапханәдә язучы иҗатын яктырткан ачык күргәзмә эшли. Рәхим итегез!
-
Көзге урманга сәяхәт 18.09.2015

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Ә менә бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары табигатьтәге көзге үзгәрешләрне күзәтү өчен экскурсиягә барды. Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт. Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Ямь-яшел наратларга, чыршыларга гына көз кагылмаган. Алар берни булмагандай, тагын да купшыланып, гамьсез генә утыралар. Рәхәт тә инде көзге урманда.
-
“Ышаныч телефоны” акциясе буенча ачык класс сәгате 17.09.2015

Бүген 8нче класста “Ышаныч телефоны” акциясе буенча ачык класс сәгате күрсәтелде. Класс җитәкчесе Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовна укучыларга тема буенча тәкъдим ителгән видеоролик күрсәтте, аның буенча фикер алышынды. Телефон белән кулану техникасы слайдларда яктыртылды һәм аларга аңлатма бирелде. Дәреснең нәтиҗәлелеген билгеләү өчен аноним анкета уздырылды. Укучылар бу дәрестән күп яңалык алдылар
-
Көзге муллык 16.09.2015

16 нчы сентябрь көнне Казиле башлангыч мәктәбендә көзге мәрхәмәтлелек атналагы кысаларында өмә үткәрелде. Уңыш мул булды , һәркемнең күңеле күтәренке.
-
Акция "Мы за здоровую Россию" 15.09.2015

Сегодня в школе в рамках проекта «SаМоSтоятельные дети» провели акцию «Мы за здоровую Россию» Участники проекта организовали массовую акцию с раздачей тематических информационных материалов. Потом с учащимися старших классов смотрели видеоролики о вреде алкоголизма.
-
Һөнәр сайлаучыга ярдәмгә 14.09.2015

Бүген бездә районны хезмәт белән тәэмин итү бүлеге аркылы килгән белгечләр хезмәт базарының бүгенгесе һәм киләчәге турындагы кызыклы һәм файдалы әңгәмә оештырдылар. Укучылар белән сөйләшү вакытында иң кирәкле һөнәрләр турында бәхәс корылды. Укучылар белгечләр чыгышыннан һөнәр сайлау буенча урынлы киңәшләр алдылар, хезмәт базарының бүгенге көне турындатулы күзаллау тудырылды .








