Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 ( 264 ) 265 266 267 268 269 270 >>
-
Рус теленнән ЕГЭ 28.05.2015 Бүген 11 класс укучылары рус теле фәне буенча Арчаның икенче номерлы мәктәбендә урнашкан имтихан тапшыру пунктына бердәм дәүләт имтиханы бирергә киттеләр. Кызларыбызга уңышлар телибез.

-
Туристлар икенче урында
28.05.2015
Район күләмендә 25-26 мвйда туристик слет булып узды. Слетта район мәктәпләреннән 19 команда катнашты. Безнең команда 2 урынга лаек булды. Төрле каршылыкларны үтү, теоретик белемнәрне тикшерү, стенгазета чыгару, сәнгать конкурсларында катнашу бик күңелле булды. Туритларыбыз Гайнетдинова Илзия. Рәхимҗанова Айзирә, Сабиров Азат, Фазылҗанов Ришат һәм Фазылҗанов Адельгә рәхмәт белдерәбез! Җитәкчеләре Җәләлиев Илфат Илсуровичка һәм Исмәгыйлова Гүзәл Альберт кызына уңышлар телибез!
-
Акция нәтиҗәләре 27.05.2015

Бердәм Россия оешмасының Арча районы бүлекчәсе Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Үз шәмеңне кабыз" исемле акция үткәрде. Акция кысаларында укучылар Бөек Ватан сугышы елларында үз гаиләләре белән булган вакыйгалар турында төрле эчтәлектәге иҗади эшләр башкарып тапшырдылар. Безнең укучылар арасында Нәбиуллина Камилә 1 нче , Гаффарова Әнисә 2 нче, Мөндеш башлангыч мәктәбеннән Гыйбадуллин Инсаф 2 нче урынга лаек булдылар. Бу укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Катнашкан укучылар рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Татарстан варислары" берлегенә кабул итү 26.05.2015

4нче класс укучыларын «Татарстан варислары» берлегенә кабул иттек. Өлкән варислар үз алмашчыларын варисларның законнары, кагыйдәләре белән таныштырдылар, бию - җырга осталыкларын тикшерделәр. Варис галстугы муеннарга тагылганнан соң , укучылар Арча районы музейлары буенча сәяхәткә чыгып киттеләр. Бу көннән алар бик канәгать калдылар.
-
Укучылар кыр походында 25.05.2015

Бүген туризм түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Җәләлиев И.И., Исмәгыйлева Г.А. җитәкчелегендә район күләмендә оештырылган 2 көнлек туристик слетка киттеләр. Укучыларрга күңелле ял һәм зур җиңүләр теләп калабыз. Арча район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә район мәктәпләренең 10 нчы класс укучылары хәрби хезмәт нигезләрен өйрәнү буенча 5 көнлек полевой сборга баралар. Безнең мәктәптән бу чарада Фазылҗанов Г.Г.җитәкчелегендә 8 егет катнашачак. Укучылар алган белемнәрне практик рәвеште уңышлы гамәлгә ашырыр дип уйлыйбыз
-
"Соңгы звонок" бәйрәме 23.05.2015

Республика мәктәпләрендә истә калырлык вакыйга-"Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Бү уку елында мәктәпне тәмамлаучылар бездә бишәү. Класс җитәкчеләре-Фазылҗанова Наимә Мәхмүтовна. Укучылар унбер ел буена, бар тырышлыкларын эшкә җигеп, белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, тәрбияләп үстергән ата-аналарына , чисталыкка һәм пөхтәлеккә өйрәткән техник хезмәткәрләргә , тәмле ашлар белән сыйлаган пешекчеләргә, бар җаваплылыкны тоеп,мәктәпкә йөрткән автобус шоферларына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бездә кунакта район мәгариф бүлегеннән килгән Гисматуллина Альфира Шайхулловна да булды. Ул бар укучыларны уку уелын уңышлы гына тәмамлау белән котлады, чыгарылыш класс укучыларына матур теләкләрен җиткерде.
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый.
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
Якты юллар теләр, Матурлыкка өндәп,
Саубаллаша көмеш кыңгырау.
-
"Парклар маршы" конкурсының нәтиҗәләре 22.05.2015

Парк һәм скверлар елы уңаеннан Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәргән "Парклар маршы" конкурсына нәтиҗә ясалды. Нәбиуллина Камилә һәм Гаффарова Әнисә бу конкурста җиңүче булдылар. Катнашкан укучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт җиткерелде. Укучыларыбыз ел саен бу конкурста актив катнашалар. Иҗат итүгә сәләт кирәк. Сәләтле укучылар күп булу безне куандыра гына.
-
"Тәмәкедән башка бер көн" акциясе 21.05.2015

"Мөстәкыйль балалар" төркеменә йөрүче укучылар"Тәмәкедән башка бер көн" акциясе үткәрде. Башта проектта катнашучылар югары класс укучылары белән "Правда о табаке" исемле документаль фильм карадылар. Аннары укучылар белән тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә корылды. Укучыларга буклетлар таратылды. Аннары проектта катнашучылар урамда өмә оештырдылар. Җирлектә яшәүчеләрдән"Тәмәкесез бер көн" исемле бер көнлек килешү төзү турында куллар җыелды.
-
WordSkills Russia 2015 . 20.05.2015 В целях повышения престижа рабочих профессий, привлечения молодежи в производственные секторы экономики, а также совершенствования стандартов по рабочим профессиям и специальностям профессионального образования МО и Н РТ организует ярмарку профессий. Сегодня наши учащиеся участвуют на чемпионате по профессиональному мастерству WordSkills Russia 2015 .

-
“Наркотикларга “юк” дибез!” 19.05.2015 Республика буенча «Наркотикларсыз тормыш» исемле бер айлык акция барачак . Акция үз эченә күп чараларны алган. Алар арасына төрле конкурсларны, җирлектә яшәүче халык белән очрашулар үткәрүне, ышаныч телефоннарының эшләп торуын , стендларга белешмәләр элүне планга кертү таләп ителә. Безнең мәктәп бүгеннән шушы акция кысаларында “Наркотикларга “юк” дибез!” исемле рәсем конкурсы игълан итте. Рәсем конкурсында барлык укучылар катнаша ала.









