Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Җиңү паркында экскурсиядә 12.09.2015

11 нче сентябрь көнне безнең укучылар, район мәктәбе укучылары белән берлектә, Җиңү паркында экскурсиядә булдылар. Балалар өчен махсус уен программасы да төзегәннәр. Укучылар, командаларга бүленеп, конкурсның төрле этабында көч сынаштылар.Парк белән якыннан таныштырып, укучыларның ялын файдалы оештырганнары өчен район мәгариф бүлегенә рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Изгелек" акциясе 11.09.2015

Бүген китапханәче Сәгъдиева Х.К. "Изгелек кыл" акциясе кысаларында 1 нче класс укучыларына информацион-белешмә сәгате уздырды. Ул укучыларны китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. Китап белән эш иткәндә үтәлергә тиешле кагыйдәләрне сөйләде. Укучыларны китапка карата игътибарлы булырга, өйрәтте." Бүген мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ныграк ярдәм итү көне дә . Әгәр дә сез аларны көндәлек яңалыклар белән таныштырып торсагыз, үзегез яраткан китаптан бер өзек укып китсәгез, алар зур рәхмәт җиткерер сезгә, балалар",-дип, тәмамлады ул чыгышын.
-
Акция «Спортивный Татарстан» 10.09.2015

С 7 по 14 сентября в республике проходит добровольческая акция «Осенняя неделя добра – эстафета добрых дел», которая призвана служить продвижению идеи совершения благих поступков .
Сегодня среди начальных классов провели «Веселые старты». Среди старшеклассников был проведен товарищеский матч по баскетболу. Все учащиеся проявили активность .
-
"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы 08.09.2015

"Балалар куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында бүген мәктәптә эвакуацияләнү планы тормышка ашырылды. Укучылар, укытучы, хезмәткәрләр билгеләнгән вакыт аралыгында тиешле урынга барып җитә алдылар. Куркыныч туганда югалып калмау,тирә-ягыңдагыларны барлау күнекмәләренә ия булуның никадәр җаваплы әйбер икәненә төшенде укучыларыбыз.
-
День финансовой грамотности 07.09.2015 5, 7 сентября 2015 г. в школе проводилось очень важное мероприятие, посвященное «Дню финансовой грамотности». Проведение данного мероприятия является ответом на вызов времени. Акция «Дни финансовой грамотности в учебных заведениях» направлена на повышение осведомленности учащихся о российском финансовом рынке, его структуре, функциях, инструментах и продуктах. Её девиз: «Успешные молодые граждане – успешная страна!» В ходе открытых занятий, проводимых учителем истории и обществоведения Закировой Лилии Ахатовны, ученики знакомились с основами страхования и грамотного потребительского поведения в отношении розничных финансовых услуг. Занятия прошли в игровой форме. По отзывам учеников, данное мероприятие им очень понравилось, много полезной информации было получено в простой доступной форме.

-
"Экстремизмга каршы көрәш" айлыгы 04.09.2015

4 нче сентябрь көнне 8 нче класс җитәкчесе Исмәгыйлева Г.А. “Экстремизм,терроризм безне читләп үтсен!” исеме астында ачык класс сәгате үткәрде. Класс сәгатендә укучыларда терроризм, экстремизмга каршы тискәре мөнәсәбәт ачыкланды. Укучылар халыклар дуслыгын яклап чыктылар.
-
"Яшел Россия" акциясе 03.09.2015

3 нче сентябрь көнне табигать фәннәре укытучысы Гаффарова Дамирә Вәкилевна "Яшел Россия" акциясе буенча класс сәгате үздырды. Укучылар туган як, аның табигате буенча күзаллауларын рәсемнәрдә сурәтләделәр. Бу атнада экологик өмә оештырырга планлаштырабыз.
-
Без талантлылар 02.09.2015

1 нче сентябрь көнне “Без талантлылар” исеме астында класс сәгатьләре узды. 10 нчы класс җитәкчесе Мәннанова Л.Р.-ның класс сәгатендә, безнең мәктәпне тәмамлап, Казан федераль университетының журналистика факультетында белем алган бүгенге көндә “Безнең гәҗит” газетасында, “Сөембикә” журналында махсус хәбәрче булып эшләүче Мостафина Фәнзилә Рамилевна катнашты. Ул укучыларны журналист булу серләренә төшендерде, эштә килеп чыгарга мөмкин кыенлыклар белән таныштырды.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2015

1 нче сентябрь. Бу айга аяк басу белән шатлыклы да бераз мәшәкатьле дә көннәр башлана. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган , кызыклы вакыйгаларга бай булган , яңа уку елы башланды. Бүгенге бәйрәм белән котларга безнең мәктәпкә кунаклар да күп килде. Район Cоветы депутаты, шәхси эшмәкәр Төхбәтуллин Динар Илдарович, җирле үзидарә рәисе Сираҗетдинов Фәргать Гарәфетдинович, шәхси эшмәкәр Сабиров Айдар Фәритович укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Мәктәп директоры Ибраһимов Алмаз Ринатович бу уку елында мәктәп алдында торган бурычларны атады. Үз чыгышында килгән яшь белгечләр белән таныштырды, ветеран укытучыларның хезмәтен бәяләп, бүләкләр тапшырды. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык, бары тик 4 һәм 5 билгеләре генә алып килсен.
-
Көзге ярминкә 31.08.2015

29 нчы август көнне районыбыз мәктәпләре укучылар ярминкәсендә катнашты. Бу чарада безнең мәктәп коллективы да активлык күрсәтте. Җәй буена укучылар һәм укытучылар, хезмәткәрләр көче белән үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә сатуга куелды.Һава торышы бераз комачаулап торса да, сату уңышлы булды. Район халкы алып килгән продукциядән канәгать калды.








