Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
11 нче класс укучылары беренче сынау үтә 18.05.2015

Бүген 11 нче класс укучылары татар теле фәненнән мониторинг эше башкардылар. Укучыларның 11 ел дәвамында үткән белем һәм күнекмәләрен бәяләү эше булды бу . Укучылар үзләре укыган әсәрдән китерелгән өзек буенча сочинение да язарга тиешләр. Сынау эшен көтелгән нәтиҗәләр белән башкарып чыгуларын теләп калабыз.
-
Бүген мәктәптә өмә 16.05.2015

Бүген мәктәптә өмә узды. Бакчада күләмле эш башкарылды. Барлык орлыклар чәчелде, территория чистартылды, чәчәк үсентеләре утыртылды. Өмәдә барыбыз да актив катнаштык.
-
Итоги участия на конференции "Нобелевские надежды-2015 16.05.2015

Ученики и учителя Нижнеметескинской средней школы ежегодно участвуют в конкурсе « НОБЕЛЕВСКИЕ НАДЕЖДЫ». Конкурс проводится для учащихся 7 - 11 классов общеобразовательных организаций, студентов профессиональных образовательных организаций СПО в целях создания условий для формирования интереса к познавательной, творческой, экспериментально – исследовательской, проектной, интеллектуальной деятельности учащихся и студентов, для оказания поддержки талантливой молодежи в социальном и профессиональном самоопределении.
Первый этап конкурса был письменный заочный. Второй финальный этап предполагал очное участие и защиту работы в одной из номинаций финалистов.
Ученица 9 класса Рахимзянова Диляра по номинации «Древисина» (руководитель-учитель татарского языка и литературы Юсупова Роза Киямутдиновна), ученица 8 класса Зиннатуллина Рузиля по номинации «Экология» (учитель химии и биологии Маннанова Лилия Равилевна) прошли на второй тур, получили сертификат. Ученица 8 класса Шаяхметова Сафия (руководитель – учитель математики Аскарова Резеда Ахатовна) стала лауреатом по номинации «Математика», ученик 7 класса Сабиров Айнур по номинации «Мененджмент» (руководитель – учитель истории и обществознания Якупова Ханифа Зиннатовна) занял 2ое место.
-
Укучылар экскурсиядә 15.05.2015

11 нче класс укучылары В. П. Энгельгард исемендәге Атрономия обсерваториясендә экскурсиядә булдылар. Обсерватория Казаннан ерак түгел, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә урнашкан. Экскурсия планетарий бинасында слайдлар күрсәтүдән башланган, аннары йолдызлы күк йөзенә сәяхәт ясаганнар, планеталар, аларның иярченнәре белән, йолдызлы күкнең тәүлеклек әйләнеше белән танышканнар. “Космик эраның башлануы” дигән 3D-фильм карау да бик кызыклы булган. Космик аппаратларга утырып очу, Ай өслегеннән йөгерү - күңелдә калырлык мизгелләр . Экскурсия соңрак башка биналарда дәвам иткән. Укучылар китапларда язылмаган яңалыклар белән танышканнар. Экскурсияне оештыручы физика, информатика укытучысы Фазылҗанова Н.М. бу чараның бик файдалы булуын хәбәр итте.
-
Экскурсиядә 14.05.2015

Тормыш иминлеге нигезләре программасында каралган практик дәресләрне гамәлгә ашыру максатында, 8 нче класс укучылары экскурсиягә чыгып киттеләр. Алар бүген ел буена туризм буенча алган белемнәренең ныклыгын сынап караячак. ТИН укытучысы Фазылҗанов Г.Г. – ка һәм 8 нче класс укучыларына уңышлы эш көне телибез.
-
Сәламәт яшьләр - сәламәт киләчәк 13.05.2015

Сәламәт яшьләр-сәламәт киләчәк. Районыбызда яшьләр арасында спортны үстерүгә бик нык игътибар ителә. Мәктәпнең спорт ярышларында теләп катнаша торган сәләтле укучылары күп. Физкультура укытучылары ярышларга ныклы хәзерлек белән чыгалар. Бүген дә бер төркем укучылар Фазылҗанов Г.Г., Җәләлиев И.И. җитәкчелегендә районга спорт ярышына киттеләр. Аларга яхшы нәтиҗәләр телибез.
-
Бердәм Республика тесты 12.05.2015

Бүген укучылар татар теле буенча бердәм республика тестында катнаштылар. 9 ел буе алган белемнәрне гомумиләштереп, белем нәтиҗәлелеген бәяләү максаты куела алар алдына. Укучыларның көтелгән уңай билгеләргә ия булуларын теләп калабыз.
-
Җиңү көне 11.05.2015

Җиңүнең 70 еллыгын матур чаралар белән каршыладык . Җирлектә яшәүче сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын чакырып, митинг үткәрдек. Сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган олы буын вәкилләренең чыгышын тыңлау укучыларыбызга тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген тагын бер тапкыр искәртте.
9 нчы май көнне мәктәпнең “Туган як” музее үз экспонатлары белән Җиңү парадында катнашты. Музей җитәкчесе Закирова Лилия Әхәтовна, “Тыл” станциясендә тукталып, тарихи материаллар белән кызыксынучыларның берсен дә игътибарсыз калдырмады.
-
"Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык" 08.05.2015 Сугыш... Бу биш хәрефле сүздә купме күз яшьләре, кешеләр күңелендәге аяныч, сагыш, ятим балалар, тол әниләр, ачлык вакыты чагыла. Сугыш кырында купме кешенең әтиләре, абыйлары, ирләре һәлак булган.Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, һәлак булган авылдашларны искә алу максатыннан, тантаналы митинг булды. Митингта мәктәп укучылары чыгыш ясады.Бүгенге көндә авылыбызда исән-сау булган бердән-бер сугыш ветераны Җамалиева Бибисара апа, сугыш чоры баласы Гарипов Канафи абый үзләренең башларыннан үткәннәрен сөйләделәр,укучыларга теләкләрен җиткерделәр, балаларны бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә өндәделәр. Килгән кунакларны Иске Кырлай авыл җирлеге рәисе Сираҗетдинов Фәргат Гәрәфетдин улы һәм Төхфәтуллин Дамир Илдар улы бәйрәм белән котладылар. Яу кырында ятып калган авылдашларны 1 минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок салынды.

-
Туган көнегез белән! 07.05.2015

Бүген тарих фәннәре укытучысы Якупова Хәнифә Зиннәтовнаның туган көне.
Хезмәттәшебезне юбилее белән котлап, район мәгариф бүлегенннән Кәлимуллина Зөлфия Рифовна да килде.
Туган көнең котлы булсын,
Тыныч үтсен көннәрең.
Язлар кебек наз китерсен
Җәйләрең һәм көзләрең.
Гомер буе хәсрәт күрми,
Аяз булсын күкләрең.
Шатлык нуры чәчеп торсын
Елмаюлы күзләрең.








