Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Мәктәп тормышы 13.04.2015

Бүген безнең мәктәбебез яңалыкларга бик бай булды.
Татар-башкорт көрәше буенча “Ватан” агрофирмасы призына үткәрелгән шәхси беренчелектә 8 нче класс укучысы Хәйретдинов Марсель –II урын , 9 нчы класс укучысы Минҗанов Салават – III урын, 5 нче класс укучысы Мәннанов Әлфис, 9 нчы класс укучысы Хәйретдинов Салават IV урынны яулап кайттылар.
10 нчы класс укучысы Лотфуллин Самат баскетбол ярышында район командасы составында катнашты, команданың III урын алуында аның да өлеше бар.
13 нче апрель-мәктәптә космоавтика көне үткәрелде. Информатика һәм физика укытучысы Фазылҗанова Н.М. “Безне галәм чакыра” исемле чара үткәрде.
“Бердәм Россия” партиясе оештырган “Бөек Җиңү җырлары “ исемле патриотик җырлар конкурсында 9 нчы класс укучысы Шиһабиева Энҗе , 7 нче класс укучысы Фазылҗанов Ришат II урынны яуладылар. Җитәкчеләре- сәнгать фәннәре укытучысы Хәбибуллин Р.Р.
-
"Зирәк тиен" уен-бәйгесе 11.04.2015

Кичә мәктәптә тел һәм әдәбиятка битараф булмаган укучылар катнашында "Зирәк тиен" бәйгесе үткәрелде. Безнең укучыларыбыз бу елны да сынатмадылар, катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Сорауларына җавап бирер өчен баш ватарга кирәк икәнен аңлый укучылар. Без укучыларның тел өлкәсендә булган белемнәрен уңышлы файдалануларына ышанабыз, аларның җиңү яулаларын телибез.
-
“Туган як” музее 10.04.2015 Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Туган як” музее эшли. Музей туган ягыбызга караган күмәк хуҗалыклар, мәктәп, мәдәният учаклары, җирлекнең күренекле кешеләре тарихын тирәнтен өйрәнү макстыннан 1994 нче елда оеша. “Туган як” музееның җитәкчесе- укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Закирова Лилия Әхәт кызы. Музейга 1980 нче елдан ук тарихи экспонатлар җыела башлый. Хәзерге көндә анда 600 дән артык тарихи-мәдәни мирас тупланган. Материалларны җыю, туплау буенча укучылар, төбәктә яшәүчеләр дә кызыксынып китәләр. Арча шәһәре Әдәбият һәм сәнгать музее җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович һәм “Казан арты” музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгизович та музей эшенә югары бәя бирделәр. Музей материалларын файдаланып укучыларның фәнни-гамәли эшен оештыру тәҗрибәсен уңай бәяләделәр.

-
Әнәс Галиевны искә алу кичәсе 10.04.2015 3 нче апрель көнне «Казан арты» тарих-этнография музее үзенең әдәбият сөючеләрен Арча районы Кушлавыч авылында туган фронтовик язучы Әнәс Галиевның тууына 95 ел тулуга багышланган хәтер кичәсенә җыйды. Бу кичәгә килгән барлык кунаклар да үзләренә рухи азык алып кайтып киттеләр.

-
Ата-аналар җыелышы. 09.04.2015 9 нчы апрельдә мәктәбебездә ата- аналар җыелышы булды. "Сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү – төп бурыч” темасына тарих укытучысы Закирова Лилия Әхәтовна чыгыш ясады. Директор Т.И. Сәгъдиев III чирек нәтиҗәләренә анализ ясады, IV чиректә мәктәп алдында торган бурычлар, максатларга тукталды. Җыелышның икенче өлешендә әти-әниләр класс җыелышларында булдылар. Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре балаларның имтиханга әзерлек эшләренең торышы, яңалыклар-үзгәрешләр, имтиханнарның якынча даталары белән таныштылар.

-
“Фән һәм без” исемендәге VIII фәнни-гамәли конференция 08.04.2015 7 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Фән һәм без” исемендәге муниципаль VIII фәнни-гамәли конференция үтте. Укучылар 10 секциягә бүленеп эшләделәр. Математика һәм информатика буенча секциядә безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Шаяхмәтова Сафия чыгыш ясады һәм II дәрәҗәдәге дипломга ия булды. Җитәкчесе математика укытучысы Әскәрова Резеда Әхәт кызына һәм Сафияне уңышлары белән котлыйбыз!

-
"Бөек Җиңү юллары" конкурсы. 07.04.2015

Март аенда район мәрхәмәтлелек үзәге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Бөек Җиңү юллары" дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы уздырган иде. Әлеге конкурста мәктәбебез укучылары да актив катнашты. 8 нче класс укучысы Зиннатуллина Рузилә грамота белән бүләкләнде.
-
Башлангыч класс укытучыларының республика семинары 06.04.2015

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты башлангыч класс укытучылары өчен Арча педагогия көллиятендә “Яңа стандартларны тормышка ашыру шартларында башлангыч класс укытучыларының педагогик осталыкларын үстерү” темасына курслар алып бара. Шушы уңайдан, бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч класс укытучыларының республика семинары үзды. Тәҗрибәле укытучыларыбыз үз дәресләрендә Сингапур системасының структураларын куллану буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Мәктәп укытучыларыннан табигать фәннәре укытучысы Гаффарова Дамира Вәкилевна 1 нче класста әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресеннән “Тырыс тотып гөмбәгә” темасына , инглиз теле укытучысы Потехина Ләйсән Альбертовна 3 нче класста “Увлечения. Простое продолженное время”, Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовна 4 нче класста “Рассказываем истории. Простое прошедшее время” темасына, башлангыч класслар укытучысы Хәйретдинова Венера Рөстәмовна 3 нче класста “Җитмәгән саннарны ничек табарга” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәрес биргән укытучыларның үзанализы тыңланды. Дәресләргә семинарда катнашучылар да анализ ясады. Курста катнашучылардан- Арча районы Иске Кырлай мәктәбе укытучысы Фазлыева Эльмира Вәкиловна- мәктәп , анда белем һәм тәрбия бирүче укытучылар коллективы турында җылы фикерләр җиткерде. Укучыларның фән олимпиадаларында ел саен призлы урыннар алуларын, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, республика күләмендә җиңү яулап килүләрен атап әйтте . Башлангыч класс укытучысы Гайнетдинова Нурисә Гыйльмулловна укучылар белән “Җиңү язы килде, җирне нурга күмеп” дигән әдәби кичә уздырды. Кусларны җитәкләгән Фәйзрахманова Бриллиант Имаметдиновна чарада чыгыш ясаган укучыларның сәхнәдә үз-үзләрен тиешле югарылыкта тота белүләрен, укучыларда сәнгатьлелек күнекмәләренең формалаштырылуын атап әйтеп узды. Cеминарда катнашучы укытучылар һәрберсе киләчәк эшләренә яңа бурычлар куеп кайтып киттеләр.
-
“Сәлам фронттан!” район фәнни-практик конференциясе 04.04.2015

Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм «Казан арты» тарих-этнография музее укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, туган төбәкне өйрәнүчеләр арасында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сәлам фронттан!” дип исемләнгән бәйге оештырды. Сугыш хатлары, сугыш фотолары, фронтовикларның үзләре белән сугыш кырыннан кайткан шәхси әйберләре, киемнәре һ.б., тыл һәм сугыш ветераннарының, фронтовикларның язмышына нисбәтле документлар, фронтовик-укытучыларга багышланган темалар буенча бәйгедә катнашырга мөмкин иде. Бәйгегә килгән биш дистәгә якын эшнең 12се безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары эше иде. Конкурс йомгаклары буенча укучыларның “Сәлам фронттан!” район фәнни-практик конференциянең беренче өлеше безнең мәктәптә үтте. 3 класс укучысы Нәбиуллина Әдиләнең эше 1урын, укытучы Йосыпова Роза Кыяметдин кызының эше 2 урын, 7 класс укучысы Гайнетдинова Миләүшә эше 3 урын белән бәяләнде. Жюри әгъзалары Арча шәһәре Әдәбият һәм сәнгать музее җитәкчесе Гарипов Шәфигулла Зәйнуллович һәм Арча шәһәренең “Казан арты” музее хезмәткәре Гобәйдуллин Ленар Илгизович мәктәп укучыларың эзләнү-тикшерү эшләрен югары бәяләделәр.
-
Укучылар һәрчак эзләнүдә. 03.04.2015

Яшел Үзән шәһәре оештырган “Каюм Насыйри исемендәге укучыларның иҗади эзләнү эшләре конкурсы”на безнең мәктәп укучылары да эшләр тапшырган иде. Күпсанлы эшләр арасыннан 8 нче класс укучысы Гаффарова Әнисәнең хезмәте, уңай бәяләнеп, конкурсның йомгаклау турында катнашу хокукына ия булды. 3 нче апрель көнне аңа зур залда чыгыш ясарга кирәк булачак. Без Әнисәнең, җитәкчесе татар теле һәм әдәбият укытучысы Йосыпова Роза Кыяметдиновнаның бу конкурста уңышка ирешүләрен телибез.








