Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 ( 259 ) 260 >>
-
Көзге уңыш бәйрәме 13.10.2015

Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән көзге уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучылар көче белән оештырылган бу чара бик матур килеп чыкты. Укучылар көз турында җырлар җырлады. шигырьләр сөйләде. Көзге табигать материалларыннан матур итеп композиция дә төзегәннәр . Укучыларның сәләте шушындый чаралар вакытында күбрәк ачыла. Оештыручы башлангыч сыйныф методик оешмасына рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Түгәрәккә йөрүчеләрнең уңышлары 12.10.2015

Безнең мәктәптә Сәнгать мәктәбе аркылы өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшләп килә. Укучылар халык уен коралларында да теләп уйныйлар. Республика, район буенча үткәрелгән конкурсларда теләп катнашалар. 5 нче класс укучысы Харисов Айбулат, Республикада Мәдәният министрлыгы аркылы үткәрелгән халыкара "Этномириада" фестивалендә катнашып, "халык уен кораллары" номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат дипломына ия булды. Җитәкчесе Рәдис Рафисовичка укучыларыбызны кызыксындыра алганы һәм чираттагы уңышы өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Чәчәклекләрдә көзге эш 10.10.2015

Бүген укучылар технология дәресләрендә чәчәклекләрдә көзге эшләр башкардылар. Чүптән арындырып, туфракны казып кую-язга хәзерлекнең бер баскычы.
-
"Алтын көз"-туризм буенча ярыш 09.10.2015

Кичә бездә Укучылар сарае белән берлектә район мәктәпләреннән килгән туризмга йөрүче укучыларның туристик слеты үткәрелде. Ярышта 6 команда көч сынашты. Безнең мәктәп командасы 1 нче урынга лаек дип табылды. Районда туризмның үсешенә күп көч куйган Минхәеров Фәрит Фәтхиевич бу уку елында башкарыласы эшләр турында сөйләде, җиңүчеләрне котлады. Туризм буенча түгәрәк җитәкчесе Җәләлиев Илфат Илсуровичка рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 08.10.2015

Бүген бездә план буенча районның балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче оешмаларыннан килгән белгечләр 8-11 нче класс укучылары өчен түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Сөйләшү барышында укучылар белән җанлы әңгәмә корылды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Белгечләр яшьләр тормышындагы кабул ителмәгән күңелсез гамәлләрне ачык сурәтләгән видеороликлар күрсәттеләр, укучыларны тәртипле тормыш рәвеше алып баруга чакырдылар.
-
Музей хезмәткәрләре бездә кунакта 06.10.2015

"2015 нче ел-Әдәбият елы" уңаеннан, Арча районы тарих-этнография музее белгечләре бездә кунакта булды. Алар Арча ягы язучыларының музейда сакланган китапларына презентация ясады. Китапның борынгысы һәм бүгенгесе турында тарих битләре буйлап сәхифә үткәрелде. Музей хезмәткәрләре киләчәктә безнең укучыларыбыз арасыннан да йолдызлар кабынуын теләде. Эчтәлекле чыгышлары өчен без аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Гражданнар куркынычсызлыгы буенча эвакуация пунктларында эшнең үтәлеше. 05.10.2015

Бүген безнең мәктәптә гражданнар куркынычсызлыгы буенча эвакуация пунктларында эшчәнлекне оештыруга корылган укулар булды. Районның 8 нче номерлы авакуация пунктында эш тиешле күрсәтмәләр нигезендә вакытында үтәлде. Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгына караган Арча районы бүлекчәсеннән килгән вәкилләрдән Кадыров Р.М. коллектив каршында бу укуның кирәклеге турында чыгыш ясады, пункт эшчәнлегенең җитешмәгән якларына төзәтмәләр кертте
-
"Укытучым, якты кояшым син..." 03.10.2015

Бүген безнең мәктәптә хөрмәтле укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлау кичәсе оештырылды. Һәр ел саен бу эшне традиция буенча 5 нче класс укучылары башкара. Зур аудиториядә беренче тапкыр чыгыш ясау алар өчен зур сынау булса да, укытучылар һәм укучыларга бу чара бик ошады. Укучылар бар сәләтләрен эшкә җиккәннәр. Матур итеп шигырь сөйләүчеләр дә, җырлаучылар да, уен коралында уйнаучылар да, биючеләр дә булды әлеге чарада. Класс җитәкчесе Йосыпова Р.К.-га укучылары белән берлектә эчтәлекле кичә хәзерләгәне өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Конкурстан мизгелләр 02.10.2015

9 нчы класс укучысы Әхмәдуллин Ришат Яшел Үзән шәһәрендә уздырылган бочча буенча ярышларда 1 нче урынны алды. Аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Пенсия фонды белгечләре белән очрашу 30.09.2015

Бүген пенсия фондыннан килгән белгечләр укучылар һәм укытучылар өчен түгәрәк өстәл янында сөйләшү уздырдылар. Алар картлык буенча лаеклы ялга чыкканда исәпкә алына торган тарифлар һәм интернет челтәрендә һәр кеше өчен шәхси кабинет аша пенсия взносларының керемен карап бару мөмкинлеге турында сөйләделәр. Белгечләр чыгышы һәр ике як өчен дә файдалы булды.








