Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 ( 255 ) 256 257 258 259 260 >>
-
Укучылар классларны бизи 11.12.2015

Табигать без теләгәнчә булмаса да, күңелләрне төшермибез, Яңа ел бәйрәменә хәзерләнәбез. Укучылар классларны бизәделәр. Нинди генә мөмкинлекләр юк бит! Класс бүлмәләре сихри дөньяга охшап калды!
-
Вожатыйлар башлангыч сыйныф укучылары белән 10.12.2015

6 нчы класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Гаффарова Д.В.1 нче класс укучыларына "Табигать-тиңсез хәзинә"исемле ачык чара күрсәттеләр. 6 нчы класс укучылары , балалар оешмаларында вожатый буларак, кыш бизәге булган чыршы ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
-
День героев России. 09.12.2015

-
"Коррупциягә каршы көрәш" айлыгы 08.12.2015

"Коррупциягә каршы көрәш” айлыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә . Китапханәче Сәгъдиева Х.К укучыларга белешмә сәгате уздырды. 9-11 нче класс укучыларына “Сез кррукциягә ничек карыйсыз?” исемле анкета сораулары таратылды. Җаваплар буенча әңгәмә корылды. Ә менә 9 нчы класс укучысы Гаффарова Әнисә һәм Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче класс укучысы Хөсәенова Фирүзә Республика буенча игълан ителгән укучылар иҗаты конкурсының муниципаль этабына үз эшләрен тапшырдылар.
-
Шигырь яздым утырып 07.12.2015

Республика буенча яктылык бүләк итүчеләрне зурлау, хөрмәтләү темасына укучылар иҗаты конкурсы игълан ителгән иде. 9 нчы класс укучысы Гаффарова Әнисе әлеге конкурска “Лампочка турында төш” исемле шигырен юллады һәм җиңү яулады. Җитәкчесе Фазылҗанов Г.Г. белән берлектә алар 17 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә оештырыласы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачаклар. Афәрин Әнисә!
-
Укучылар кардан сыннар ясый башлады 05.12.2015

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитәр. Бәйрәм булгач, аны күңелле итеп үздырырга да кирәк бит. Әзерлек эшләре дә бик күп: кардан сыннар ясарга, классларны бизәргә, елка уенчыкларын барларга, булмаганнарын булдыру өстендә эшләргә, ярты елга йомгак ясап, газеталар чыгарырга... Санап бетергесез эшләр көтә алда. Тик шулай да барысы үзебез өчен, күңелле булсын инде ул. Башлап йөрүчеләр - үзебез- укучылар. Һәр класска эш бүлеп бирелде. Инде кар сыннары ясый да башладык.
-
11 нче класс укучылары сынау уза 03.12.2015

11 нче класс укучылары рус теле буенча булган белемнәренең ныклыгын сыныйлар . 2 нче декабрь көнне алар, бврлык укучылар белән берлектә, сочинение яздылар. Укучыларга үзләре көткән нәтиҗәләр телибез.
-
02.12.2015

1 нче декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көн буларак игълан ителгән. 8 нче класс җитәкчесе Исмәгыйлева Г.А., укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, класс сәгатендә әңгәмә оештырды. Бүгенге көндә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар буларак, 8 нче класс укучыларына бу көннең бөтендөнья күләмендәге урынын аңлатты. Укучылар белән видеороликлар каралды.
-
Иң-иң... 01.12.2015 Салкын көз ахырында күңелләрне җылытырлык бәйрәм бар-Әниләр көне. Әни! Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез.Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез.Әлеге бәйрәм уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Иң-иң кадерлеләребез”исеме астында кичә үтте. Әниләргә 1-4 нче класс укучылары көче белән әзерләнгән зур концерт күрсәтелде, балаларының күңел җылысы белән эшләнгән бүләкләр тапшырылды.

-
30.11.2015

6 нчы класс укучысы Нәбиуллина Камилә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сабантуй" газетасы һәм Арча укучылар сарае оештырган иҗади эшләр конкурсында катнашкан иде.Үз хезмәте белән 1 нче дәрәҗәле дипломга ия булды сәләтле укучыбыз. Ул җитәкчесе белән бергә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып кайтты. Үз яшьтәшләре белән очрашып, мәртәбәле балалар язучылары кулыннан бүләк алу анда тагын да зуррак иҗади омтылышлар тудырыр дип ышанып калабыз.








