Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 28.01.2016

Бүген бездә, Арча районы кулланучылар хокукын яклау җәмгыятеннән килеп, белгечләр 9 -11 нче класс укучылары белән сөйләшү үткәрделәр. Кулланучы буларак товар сатып алганда һәм аның сыйфаты белән килешмәгәндә, һәр кеше ризасызлык белдерергә хаклы. Ул законда каралган пунктларга бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла. Конфликтлы вакыйгаларны белгеч киңәше белән генә хәл итеп була. Укучылар өчен бу сөйләшү бик файдалы булды. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар. Белгечләрне шушындый файдалы дәресләр үткәрергә кабат үзебездә көтеп калабыз.
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 27.01.2016

О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха
В связи с установившейся морозной погодой в Республике Татарстан Министерство образования и науки Республики Татарстан напоминает о
том, что при низкой температуре воздуха отменяются учебные занятия:
Параллель
Сельские школы
Городские школы
1-4 классы
-23 C
-25 C
5-9 классы
-25 C
-27 С
10-11 классы
-30 С
-32 С
Проведение занятий по физической культуре в зимний период на открытом воздухе допускается при следующих погодных условиях (СанПиН 2.4.2.2821-10):
Возраст учащихся
Температура воздуха и скорость ветра, при которых допускается проведение занятий на открытом воздухе
Без ветра
При скорости ветра до 5 м/сек
При скорости ветра 6-10 м/сек
При скорости ветра более 10 м/сек
До 12 лет
-9 C
-6 C
-3C
Занятия не проводятся
12-13 лет
-12C
-8 C
-5 C
14-15 лет
-15 C
-12 C
-8 C
16-17 лет
-16 C
-15 C
-10 C
Одновременно с этим Министерство образования и науки Республики Татарстан считает необходимым приостановить перевозку детей школьными автобусами и выезды детей за пределы муниципальных образований при температуре наружного воздуха -25 C и ниже.
-
Укучылар оешмаларында эш 26.01.2016

Башлангыч класс укучылары республика тарафыннан игълан ителгән "Детство без границ" конкурсына хәзерләнәләр. Әлеге рәсемдә сез 1нче класс укучысының эшен күрәсез. Җитәкчесе-Шиһабиева Л.Р.
-
Г.Ахунов премиясе лауреатлары-Арча тарих-этнография музеенда әдәби чарада 25.01.2016

23 нче гыйнвар көнне Арча районы үзәк китапханәсе тарих-этнография музеенда, Г.Ахунов премиясе лауреатларын җыеп, әдәби кичә үткәрде. Анда төрле елларда шушы премиягә ия булган укучылар, сәнгать җитәкчеләре катнашты. Әдәби кичәдә иҗат кешеләренең әсәрләре тупланган китап тәкъдим ителде. Бу чарада безнең мәктәпкә караган чыгарылыш класс укучылары Мостафина Фәнзилә Рамил кызы һәм Шәкүрова Динә Данис кызы(бүгенге көндә республикабызның төрле газета -журналларында журналист булып эшлиләр), Гаффарова Әнисә(9 нчы класс укучысы), Сибгатуллина Илүзә(8 нче класс укучысы) катнашып кайттылар.
-
Чаңгы ярышы 23.01.2016

23 нче гыйнвар көнне Иске Кырлайда Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышы үткәрелде. Безнең мәктәптән Нәбиуллина Әдилә, Йосыпов Тәбрис,Мәннанов Әлфис чаңгы ярышында катнашып кайттылар.
-
2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы 22.01.2016

2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда түбәндәге көн тәртибе каралды:
1)2 нче чирек йомгаклары белән таныштыру: белем сыйфаты; укучыларның төрле конкурсларда катнашулары буенча чыгарылган нәтиҗәләре;алга куелган бурычлар-директор Ибраһимов А.Р.;
2)Дәүләт имтиханнарына куелган яңа таләпләр, әзерлек мәсьәләсе-укыту эшләре буенча директор урынбасары Закирова Л.Ә.;
3)тәрбия темасына чыгыш: "Балаларыбыз тәрбияле булсын!"-башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирова Р.Г.;
4) участок инспекторы Рәхмәтуллин Р.Г. чыгышы: "Районда укучы яшъләр арасында тәртип бозуларның торышы. аларга каршы көрәш";
5)укучыларны җылы ризык белән тәэмин итүнең торышы-хуҗалык эшләре өчен җаваплы Гыйбадуллина З.Ш.;
6)классларда эш, укыту-тәрбия эшенең торышы, ата-аналар комитеты утырышлары.
-
"Иң культуралы класс" 21.01.2016

9 нчы класс укучылары район буенча игълан ителгән "Иң культуралы класс" конкурсында катнаштылар. Район Укучылар сарае нигезләмә буенча нәтиҗәләр чыгарды. 9 нчы класс укучылары үз яшь категорияләрендә 1 нче урынга ия булдылар. Бу җиңү класс җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Камилевнаның эш нәтиҗәсе һәм 9 нчы класс укучыларының активлыклары аркасында яуланды. Молодцы!!!
-
Г.Бәшировны искә алу кичәсендә 20.01.2016

Бүген Казан арты тарих-этнография музеенда күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировны искә алу кичәсе үтте. Бу кичәдә безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче катнашты. Без кабат Г.Бәшировның бөеклегенә тукталдык, ул йөргән юллардан атладык. Язучының туганнары сөйләгән истәлекләрне тыңлап, рухи азык алдык. Ул язган әсәрләр бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый, киләчәк буыннар өчен югалмас хәзинә китап киштәләрендә саклана.
-
Укучылар катокта 19.01.2016

Мәктәп янында укучылар өчен көн дә катокка килеп шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган, теләк кенә булсын. Саф һавада йөреп кайту сәламәтлек өчен дә файдалы. Балалар аны үзләре кардан чистартып та тора. Катокта эшчәнлек буенча җаваплылыкны физкультура укытучысы Җәләлиев И.И. контрольдә тота.
-
"Тукай эзләреннән" бәйгесенең нәтиҗәләре 18.01.2016

Күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Тукай эзләреннән" бәйгесе үтте. Бу бәйгедә безнең укучылар бик актив катнаштылар. Безнең мәктәптән 1 нче класс укучысы Якупов Рүзәл 2 нче (җитәкчесе Шиһабиева Л.Р.),Казиле башлангыч мәктәбеннән 1 нче класс укучысы Йөзлекәев Айназ 3 нче урын (җитәкчесе Арсаева Л.Р.) яулады.








