Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
“Туган тел” атналыгы. 22.02.2016 Мәктәбебездә “Туган тел” атналыгы булып узды. Февраль аенда ел саен «Туган тел» атналыгы билгеләп үтелә.Башта методик берләшмә утырышында татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештыру планын карадылар.Һәм бүген , ягъни 21 нче февраль көнне “Газиз туган телем” дигән темага “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены үткәрелде.Класслар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Бәйге музыкаль тәнәфесләр белән үрелеп барылды.“Җырларымда рәхмәт әйтәм, туган телем, мин сиңа!” дигән тема астында туган тел турында җырлар да җырладылар.

-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. 20.02.2016 Билгеле булганча,21 нче февраль – Туган тел көне. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары Туган тел көнен китапханә, мәдәният йорты җитәкчеләре белән берлектә үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Төрле сынауларда катнаштылар: тел турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар белүләрен күрсәттеләр. Син тугач та, ана сөте белән Иренеңә тамган туган тел. Туган телең җуйсаң, әнкәеңне Онытуың булыр, балам, бел!

-
Семинарның соңгы көне. 19.02.2016 "Укыту-тәрбия процессына яңа иннвацион технологияләрне кертү тәҗрибәсеннән" темасы астында үткән семинарның соңгы көнендә мәктәп Кукмара мәктәбе директорлары белән беррәттән үз районыбыз директорларын, мәгариф идарәсе начальнигы Дәүләтбаев З.М.ны, "Арча хәбәрләре" корреспонденты Фәттәхов И.С.ны кабул итте. Мәктәп директоры Ибрагимов Алмаз Ринатович мәктәпнең "Электронное образование" сайты аша эшләнгән проекты белән таныштырды. Эшлекле уеннар аша кунаклар бу проектның уңай һәм тискәре якларын бәяләделәр. Ата-аналар, җәмәгатьчелек, укытучылар фикере тыңланылды.

-
Республика семинарының икенче көне. 18.02.2016 Мәктәп директорларының республика семинары эшен дәвам итте. Бүген мәктәпнең педагогик "капиталы" белән таныштылар. География укытучысы Гаффарова Дамира Вакилевна милли-региональ компонентны исәпкә алып төзелгән электрон дәреслеген тәкъдим итте. Химия-биология укытучысы Маннанова Лилия Равилевна имтиханнарга әзерләнгәндә Яндекс-ЕГЭ дан ничек файдалану турында информация бирде. Укытучылар Закирова Л.А., Гыйбадуллина З.Ш., Шигабиева Л.Р., Потехина Л. А. үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәрович үткәргән мастер-класс кунакларны бигрәк тә җәлеп итте.

-
Директорларның республика семинары 17.02.2016

Бүген мәктәптә Кукмара һәм Арча мәктәпләре директорлары өчен "Укыту-тәрбия процессында яңа инновацион технологияләр куллану" темасына семинарның беренче көне булды.
-
Уңышлар телибез! 16.02.2016

Бүген башлангыч класс укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы "Класс җитәкчесе-2016" конкурсына катнашырга китте. Уңышлар телибез!
-
Муса Җәлилгә багышланган чара. 15.02.2016

15 февраль татар халкының бөек улы , герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне иде. Шул уңайдан бүген мәктәп китапханәсендә М.Җәлилнең тууына 110 еллыкка багышланган чара булып узды.Башлангыч сыйныф укучылары өчен бөек шагыйрьнең аянычлы тормыш юлын , иҗатын чагылдырган презентациясе күрсәтелде. Кайбер укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ахырдан китапларына күргәзмә дә оештырылды.
-
“Юл билгеләләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...” 13.02.2016

Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар. Юлга чыкканда “Хәерле юл!”,- дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?”,- дип каршы алу. Әйе шул, безнең заманда юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый. Шуңа күрә, балалар кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш. Моны истә тотып, Мөндеш башлангыч мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичә узды. Кичә укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен тикшерүне максат итеп куйды. Әлеге чарада юл хәрәкәте иминлегенең пропаганда бүлеге хезмәткәре Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы да катнашты, укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатты, бүләкләр тапшырды.
-
"Неудержимые" командасына уңышлы көн телибез 12.02.2016

Район буенча игълан ителгән "Зарница" уенында безнең мәктәп укучылары да катнашачак. Җитәкчеләре Фазылҗанов Г.Г. команда белән максатчан эш алып барды. Ярыш нигезләмәсендә каралган этаплар зур белем, җитезлек, хәрби әзерлекнең нык булуын таләп итә. Безне укучылар бу ярышта да сынатмаслар дип уйлыйбыз. Уңышлар сезгә!
-
Мәктәптә методик эш 11.02.2016

11 нче февраль көнне укытучылар дәресләрдән соң методик утырышка җыелды. Утырышны мәктәп директоры Ибраһимов А.Р. алып барды. Әлеге утырышта киләсе семинарда күтәреләсе актуаль тема буенча сөйләшү алып барылды.








