Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 ( 256 ) 257 258 259 260 >>
-
Өстәмә белем түгәрәкләренең чираттагы уңышы 27.11.2015

Йошкар-Олада “Туган йорт” төбәкара фестиваль-бәйгесе булды. Анда Татарстан районнары, шул исәптән арчалылар да катнашты. Арча сәнгать мәктәбенең филиалына йөрүче 5 нче класс укучысы Айбулат Харисов халык уен коралы булган курайда уйнау буенча беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Айбулатның сәнгатьтәге уңышлары көннән-көн артып торсын. Мәктәп укучылары аның уңышына соклана да, горурлана да.
-
Бүген әниләр көненә чара үткәрдек 26.11.2015

Бүген башлангыч класс укучылары һәм аларның аналары катнашында әниләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне башлангыч класс укытучылары Хәйретдинова В.Р., Шиһабиева Л.Р. алып барды. Балалар әниләренә багышлап концерт куйдылар. Аннары соң, ике командага бүленеп, әниләр һәм аларның балалары тапкырлыкта һәм зирәклектә көч сынаштылар. Ике кеманданың да көче тигез булды. "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылар хөкемдарлар сыйфатында булдылар, аналар өчен акция уздырдылар. Кичә ахырында әниләргә сүз бирелде. Алар, бәйрәм белән котлап , барлык аналарга матур теләкләрен җиткерделәр. Ә балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Чара бик эчтәлекле узды, дирекция кичне уздыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.
-
Укучылар КВН куя 24.11.2015

Район мәктәпләре укучылары КВН куя, безнең укучылар да бу чарада актив катнаштылар. Мәктәп данын яклап чыгыш ясаганнары өчен активистларыбызга зур рәхмәт.
-
22.11.2015

Бүген безнең мәктәпнең “Дуслык” дружинасының “Карлыгач” оешмасы тагын биш укучыга арта.Укучылар карлыгач оешмасы кагыйдәләрен, биеклекләрен, өндәмәләрен искә төшерделәр, үзләренең нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрсәттеләр. Алар республика балалар оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән "Классное содружество программасы буенча беренче чыныгулар алырга да өлгерделәр инде. Туган ягыңның истәлекле урыннарын читтән торып өйрәнү, Россия составына кергән шәһәрләрнең үзенчәлекләре белән танышу аларда кызыксыну уятты. Карлыгач югарыга, биеклеккә үрли, һәр баскычта ниндидер яңа белемнәр үзләштерелә, без укучыларга киләчәктә тырышлык, зур белемнәргә ия булуларын теләп калабыз.
-
Халыкара балалар көне 20.11.2015

20 нче ноябрь - халыкара балалар көне . Башлангыч класс укучылары белән белешмә сәгате уздырылды. Аларга республика буенча балалар хокукын яклау өлкәсендә башкарылган эшләр турында белемнәр бирелде. Ахырдан укучылар, үз куллары белән могҗизалар тудырырга сәләтле булуларын раслап , кулдан матур әйберләр ясадылар.
-
Укучылар баскетбол ярышында 18.11.2015

9-11 нче класс егетләре физкультура укытучысы Җәләлиев И.И. җитәкчелегендә район буенча оештырылган баскетбол ярышына киттеләр. Аларга бу хезмәттә зур уңышлар телибез.
-
ГТО нормаларын тапшырырга хәзерләнәбез 17.11.2015

Президенты Указы нигезендәилебездә “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) нормативлары - физкультура –спорт комплексы гамәлгә кертелде. Аның нигезендә һәркем өчен бик тә кирәкле булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ята. Спорт белән шөгыльләнү һәркем өчен дә бик кирәкле гамәл. Безнең мәктәп укучылары да ГТО нормалары тапшырырга хәзерләнә.
-
"Кул эшләре" түгәрәгендә 16.11.2015

Мәктәптә укучыларны өстәмә белем түгәрәгенә җәлеп итү өчен бар мөмкинекләр дә бар. Атнаның беренче уку көнендә "Кул эшләр" түгәрәге эшли. Бу түгәрәккә 4-6 нчы класс кызлары йөри. Укучылар түгәрәктә көндәлек кирәк-яракларны үз куллары белән эшләргә өйрәнәләр. Түгәрәк программасы эчтәлегенә ашарга пешерергә өйрәнү, бәйләү, тегү бүлекләре кергән . Сез укучыларны гади башмак бәйләргә өйрәнү вакытында күрәсез.
-
Кеше хезмәт белән матур 14.11.2015

14 нче ноябрьдә Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә хезмәте белән хөрмәтле, үз авылының үсеше өчен мәгънәле эшләр башкарган Фәсәхиев Даниял Шакир улы катнашында “Кеше хезмәт белән матур” дигән һөнәри юнәлеш бирү кичәсе үткәрелде. Бүгенге көндә “Арча региональ техник үзәк” ябык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе-Даниял Шакир улы - гомере буена тимер белән эш иткән кеше. Үз куллары белән авыл хуҗалыгы өчен кирәкле җайланмалар уйлап тапкан кеше ул.
Бүгенге төр профессия кешесе белән очрашу да һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан, туган ягыбызның алдынгылары белән горурлану максатыннан оештырылды. Хөрмәтле кунагыбыз укучыларга изге теләкләрен җиткерде: “Киләчәк- сезнең кулда, тирән белем, эшкә теләк булганда, яңа технологияләрне кулланып, әллә ниләр эшләргә мөмкин...”-диде ул.
-
Ата-аналар җыелышы 13.11.2015

13 нче ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-Тәрбия үсеше стратегиясе кысаларында мәктәптә патриотик тәрбия бирүнең торышы;
-1 нче чирек нәтиҗәләре буенча укыту сыйфатының торышы;
- ата-аналар комитетының составын яңарту;
-укучыларны җылы ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе.
Җыелышта район мәгариф бүлеге методисты, куратор Хәбибуллин Илшат Альфредович катнашты. Ул ата-аналарны укучыларны хәрби уку йортларына урнаштыру тәртибе белән таныштырды. Ата-аналар эшне классларда дәвам итәргә дип таралышты.








