Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Уңышлар сиңа, Әлфис! 16.01.2016 16 нчы январьда Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында район башлыгы призына мәктәп укучылары арасында татарча көрәш ярышы булды. Иртәнге сәгать 10да башланган ярыш кичке сәгать 5кә кадәр барды. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мәгариф бүлеге җитәчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты. Үз авырлыгында безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Мәннанов Әлфис батыр калды. Уңышлар сиңа, Әлфис!

-
"Ватан сагында" конкурсы 15.01.2016

Балалар оешмаларының эшчәнлеген тормышка ашыру максатында, республика буенча "Ватан сагында" исемле рәсем конкурсы игълан ителде. Бу конкурста башлангыч класс укучылары бик актив катнаштылар. Иң яхшы рәсемнәр сайлап алына, район Укучылар сараенда үтәчәк икенче турга тапшырыла.
-
Олимпиадаларга хәзерләнәбез 14.01.2016

10 нчы класс укучысы Хәбибуллин Илмир бүген олимпиадаларга әзерләү буенча Республика үзәгенә экономика фәненнән укулар узарга китте.
-
Әдәбият елына йомгак ясалды 12.01.2016

Әдәбият елын инде йомгакладык. Нәтиҗәләр чыгарыр вакыт та җитте. Китапханәче Халисә Камилевна "Иң күп китап укучы", "Иң күп китап укучы класс", "Иң кечкенә китап укучы бала" номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләде. Бүген китапханә балалар бакчасына йөрүче нәни кунакларны үзендә кабул итте. Балалар китап белән куллану кагыйдәләрен тыңладылар.
-
Укучылар БДИ консультацияләрендә
09.01.2016
Бүген 11 нче класс укучылары математика һәм рус теле фәне буенча фән укытучыларыннан консультацияләр ала.
-
Награждение учителей
08.01.2016
Заместитель директора по учебной работе Закирова Лилия Ахатовна заняла III место в соревнованиях по шашкам среди членов профсоюза учреждений образования Арского района РТ. Поздравляем!
-
Профсоюзлар эшчәнлеге 05.01.2016

4 нче ноябрь көнне безнең мәктәптә профсоюзларның чираттагы ярышы узды. Укытучылар һәм хезмәткәрләр шашка, шахмат буенча көч сынаштылар. Әлеге чарада Курса разъезды, Урта Курса, Иске Чүриле, 5 нче гимназия, үзебезнең мәктәп укытучылары, 1нче балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты. Безнең мәктәп укытучылары арасында шашка буенча Закирова Л.Ә -1 нче урын, Хәбибуллин Р.Р.-3 нче урын, шахмат буенча Фазылҗанов Г.Г.-3 нче урынга ия булдылар.
-
Профсоюзлар эшчәнлеге 29.12.2015

Бүген бездә профсоюз оешмасы членнарының балалары өчен елка бәйрәме оештырылды. Балаларның күңелен күрүчеләр - үз укучыларыбыз. 9 нчы класс укучысы - Хәсәнова Зөлфия, 10 нчы класс укучылары-Шиһабиева Энҗе, Рәхимҗанова Рәзилә, Хәбибуллин Илмир. Хезмәткәрләрнең балаларына шундый матур бәйрәм оештырган өчен, профсоюз рәисе Мәннанова Лилия Равил кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
2 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик утырыш
28.12.2015
Бүген бездә 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик совет утырышы узды. Педагогик советта 2нче чирек нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләренең анализы тыңланды, укучыларның яртыеллык буенча уңышлары турында мәгълүматлар җыелды. "Яңа технологияләргә нигезләнеп укучыларның белем сыйфатын һәм иҗади сәләтләрен үстерү" темасына Рәхмәтуллина А.А. чыгыш ясады. Фикер алышуларда Шакирова Г.К., Әскәрова Р.Ә., Муллагалиева Г.Н. катнашты. Мәктәп директоры Ибраһимов А.Р. мәктәпнең республикакүләм тәҗрибә мәйданчыгын оештыру турында сөйләде.
-
Башлангычларның балалар иртәсе 26.12.2015

Башлангыч сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәмен каршылау кичәләре ел да бик яхшы үтә. Укучыларның сәхнә осталыгын үстерүдә Сабирова Р.Г., Хәйретдинова В.Р., Шиһабиева Л.Р. күп көч куя. Музыкаль бизәлеш өчен үзләрендә җаваплылык тоеп эш иткән Сәнгать мәктәбе җитәкчеләре Харисов Рәдис Рафисовичка , Чулпан Фердантовнага һәм балаларын шушы бәйрәмгә хәзерләгән ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Яңа ел барыбызга да тынычлык, гаилә иминлеге һәм сәламәтлек алып килсен!








