Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
"Фән фестивале" 10.11.2015

5 нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр безнең укучылар Вәлиев Азамат, Шәяхмәтова Сафия, Хәбибуллин Ильмир Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Фән һәм иҗат" фестивалендә катнашып кайттылар. Укучыларны фестивальгә физика укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхакович хәзерләде. Безнең укучылар энергия табу чыганагы проекты белән чыгыш ясадылар һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Музыка сәнгате өлкәсендәге уңышлар 09.11.2015

Сәнгать мәктәбе филиалының музыка уен кораллары түгәрәгенә йөрүче укучылар Республика буенча оештырылган Mira-Bella халык-уен кораллары фестиваль-конкурсында катнаштылар. 5 нче класс укучысы Харисов Айбулат , ансамбльгә йөрүче Гыйлаҗиев Рамил, Ситдиков Булат, Харисов Айбулат гран-прига ия булдылар. Җитәкчеләре Харисов Рәдис Рафисовичка рәхмәтебезне җиткерәбез. Укучыларның сәнгатьтә югары баскычларга ирешүләрен телибез.
-
Всероссийская акция "Детская волна мира" 06.11.2015

Наследники и следопыты дружины "Дуслык" приняли активное участие во Всероссийской акции "Детская волна мира"
-
Районда көзге бал 03.11.2015

3 нче ноябрь көнне район мәгариф бүлеге укучыларның каникуллар чорында ялын файдалы оештыруны күздә тотып, "Осенний фьюжн" исемле чара үткәрде. Укучылар төрле станцияләрдә көч сынаштылар, 80 нчы еллар стилендә дискодекада чыгыш ясадылар. Безнең мәктәптән әлеге чарада 8 нче класс укучылары Вәлиев Азамат, Фазылҗанов Ришат, Фазылҗанов Адель, Харрасова Ләйсән, Сибгәтуллина Илүзә, Рәхимҗанова Айзирә катнашты.
-
Укучылар кул көрәшендә 02.11.2015

8 нче класс укучысы Гайнетдинова Миләүшә Татарстан буенча оештырылган кул көрәше ярышында үз үлчәү категориясендә 1 нче урынны яулады. Миләүшәне районга алып кайткн әлеге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм рәхмәт җиткерәбез.
-
Түгәрәкләрдә эш 29.10.2015

Безнең укучылар өстәмә белем түгәрәкләрендә теләп шөгыльләнә. Түгәрәккә йөрүче укучылар, район буенча барган ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә дә ирешә. Сез туризм га йөрүче укучыларны күрәсез.
-
Классный час на тему "Информационная безопасность детей в сети Интернет» 28.10.2015

В рамках Единого урока по безопасности в сети в 8,9 классах был проведен классный час на тему "Информационная безопасность детей в сети Интернет». Цель данного мероприятия: углубить представление учащихся о влиянии компьютера на детей, ознакомить с признаками зависимости от компьютера, воспитывать уважение к собственному здоровью. В ходе классного часа учащиеся просмотрели видеоролики по темам: «Безопасность школьников в сети интернет» «Защита от вредоносных программ», «Безопасность аккаунтов», «Безопасные онлайн - платежи». На завершающем этапе классного часа учащиеся разработали памятки «Свод правил поведения в сети Интернет». Во время осенних каникул учащимся было предложено пройти курс от Академия Яндекса, в котором затрагиваются основные вопросы информационной безопасности.
-
Укучылар татар теленнән тест эшләде 27.10.2015

Бүген 4, 6, 8 нче класс укучылары татар теленнән мониторинг эше башкардылар. Булган белемнәрне гамәлдә куллана ала осталыгы бәяләнә бу тест аркылы. Укучылар тиешле вакыт аралыгына сыештылар. Хәзер инде нәтиҗәләрне көтәргә , белмәгәннәрне уртага салып хәл итәргә кирәк.
-
Мәдәни көндәлек тапшыру 26.10.2015

Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче класс укучыларына "Мәдәни көндәлек" тапшыру тантанасы булды. Укучылар туган авылларының тарихы, Арча һәм Казан шәһәрендәге мәдәният белән бәйле биналар, вакыйгалар турындагы презентация карадылар. Китапханәче Шәмсетдинова Миләүшә укучыларны "Мәдәни көндәлекне" тутыру кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Укучылар ГТО нормалары тапшыра 23.10.2015

Сәламәтлек һәр кешенең үз кулында. Республикада, районда укучыларның сәламәтлеген үстерү буенча максатчан эш алып барыла. Чыныгу, спорт белән шөгыльләнүнең киләчәк тормыштагы әһәмияте турында кече яшьтән аңлату кирәк. Укучылар ГТО нормалары тапшыруда катнашалар. Нормаларны тапшыруның җаваплы эш икәненә ышанып кайта алар.








