Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
Мөндеш башлангыч мәктәбендә - гаилә бәйрәме 05.03.2016

Гаилә ул- иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.”Әти - әни аның тоткасы булса , балалар – гаиләнең көзгесе . Әгәр тотка купмасын , көзге ватылмасын дисәң, бер- берегезне саклап , рәнҗетми , хөрмәт белән яшәргә кирәк”,-дигән фикер бик күптәннән яши.
Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән гаилә бәйрәменең кунаклары - шул юлдан матур итеп атлап килүче гаиләләр. Кичәдә әниләр, аларның балаларны катнашты. Һәр гаилә- бер команда.Ул ярыш формасында үтте. Гаиләләр үзләрен төрле яктан күрсәтте. Жюри, шуны истә тотып, аларга “Күркәм гаилә”, “Җитез гаилә”, “Тырыш гаилә” һәм “Зыялы гаилә” исемнәре бирде, бүләкләр тапшырды.
-
"Кызларның уңганнары, булганнары" 05.03.2016

5 нче март көнне 5-7 нче класс укучыларының кызлары арасында "Кызларның уңганнары, булганнары" исемле конкурс узды. Исеменнән күренгәнчә, бу конкурста кызлар үз осталыкларын күрсәтеп бирергә тиеш иделәр. Конкурста Сабирова Азалия, Арсаева Зөһрә, Сөнгатева Диләрә, Барыева Эльвина, Зиннәтуллина Динә, Арсаева Чулпан көч сынашты. Чараны педагог-оештыручы Муллагалиева Г.Н. алып барды. Конкурс 8 этапта үтте:шигърият дөньясында,уңган хуҗабикәләр, кайсы халык ничек киенә,хатын-кызларны котлыйбыз(сәнгатьле сөйләм), җырны дәвам итәбез,ребуслар чишәбез,мәкаль әйтеш,чәчләрнең дә үз матурлыгы. Ярыш булгач, җиңүче дә, җиңелүчеләр дә бар. Хөкемдарлар-Гаффарова Д.В., Йосыпова Р.К.-бик гадел булдылар. Зур көрәштән соң 6 нчы класс укучысы Зиннәтуллина Динә , 20 очко җыеп "иң булган һәм иң уңган кыз" исеменә лаек булды. Катнашучыларның барысына да кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
-
Җирдә әниләр кояштай озын гомерле булсын 04.03.2016

Бүген башлангыч класс укучылары һәм аларның әниләре, әбиләре катнашында зур бәйрәм алды чарасы үтте. Укучылар, якыннарын котлап, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Әниләр, әбиләр дә төрле кызыклы уеннарда катнашып, күңелләрен күтәреп алдылар. Үз балаларының кулларыннан ясалган бүләкләрне алу зур шатлык булды.Бәйрәмне оештырган башлангыч методик оешмасына рәхмәтебезне җиткерәбез
-
Укучылар әниләрне котларга хәзерләнә 03.03.2016

Тиздән 8 нче март - хатын-кызлар бәйрәме. Балалар әбиләрне, әниләрне, апа-сеңелләрне котларга ашыгалар. Башлангыч сыйныф укучылары елдагыча, үзенчәлекле итеп, кулдан матур әйберләр ясыйлар. Йөзләрдә - елмаю, ә күңелдә - канәгатьлек хисе. Ничек шулай булмасын?.. Иң якын кешеләреңне шатландыру-үзе зур бәхет!
-
Бүген түгәрәкләр көне 02.03.2016

Бүген мәктәптә түгәрәкләр көне. Укучылар "Туризм", "Кул эшләре", "Пневматик мылтыктан ату" тәгәрәкләренә йөриләр. Югары класс укучылары имтиханнарга хәзерләнү буенча фән укытучыларыннан консультацияләр алалар. Ә өлгеррәк укучылар Сәнгать мәктәбе филиалы түрәкләрендә шөгыльләнергә дә вакыт табалар
-
Биатлон ярышы 01.03.2016

"Патриотик тәрбия" бирү айлыгына йомгак ясар вакыт та җитте. Бүген 8-11 нче класс укучылары катнашында биатлон ярышы оештырылды. Ярыш буенча чыгарылган нәтиҗәләр киләсе укучылар линейкасында игълан ителәчәк.
-
Безнекеләр- сынатмыйлар! 26.02.2016 Кичә, 26 нчы февральдә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында мәктәп укучылары арасында “Мәңгәр беренчелегенә” көрәш булып узды.Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Мәннанов Әлфис һәм 11 нче сыйныф укучысы Мәннанов Фәнгиз үз үлчәүләрендә 1 урынны алдылар. Бертуган Мәннановларны бу зур уңышлары белән котлыйбыз. Аларга алга таба да сәламәтлек, зур уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 25.02.2016 Район мәктәпләре арасында чаңгы ярышында беренче урынны алып кайткан 10 класс укучысы Камалиева Эльмираны котлыйбыз!

-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 24.02.2016

Мәктәпнең көрәшчеләре - Маннанов Фәнгиз һәм Маннанов Әлфис Балтач районында үткән көрәш буенча зона ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Үз авырлыкларында 2, 3 урыннарны яуладылар. Уңышлар, сезгә!
-
Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2016 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтте. 1 класс укучылары укытучылары Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы җитәкчелегендә әтиләргә сувенир ясадылар, матур итеп классташларын котладылар.









